Шәһри Казан

Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре ачыкланды

Кичә Казан Ратушасында «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясалды. Һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» программасы җиңүчеләрен билгеләделәр.

"Россиянең 100 иң яхшы товары" федераль программасы 19 ел дәвамында уңышлы эшләп килә һәм уздырыла торган бәйгеләр арасында ул зур әһәмияткә ия. Татарстанда җитештерелгән товарларның иң яхшыларын 50 дән артык белгеч катнашындагы жюри әгъзалары сайлап ала.

- Күп еллар дәвамында Россия субъектлары арасында Татарстан бу өлкәдә әйдәп баручылар рәтендә тора. 2004 елда федераль программаның төбәк этабы башланганнан бирле "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесендә 2,5 мең оешма катнашты. Алар биш мең төрле исемдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим итте. Федераль этапка аларның 1,5 меңе чыгарылды. Шуларның 600е лауреат исеменә лаек булды. Әлеге бәйге оешмаларда җитештерелгән продукциянең һәм хезмәтнең көндәшлек сәләтен арттыра, җитештерү эшенең камилләшүенә китерә, аларны яңа технологияләр куллана башлауга этәрә, - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тантана ачылышында.



Илдар Халиков әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларның саны да арта, георграфиясе дә киңәя. Оешмаларның 70 проценты ел саен катнашса, 30 проценты беренче тапкыр гариза тапшыра икән. Шунысы да бар, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арасында да бәйгенең популярлыгы елдан-ел арта. 2016 елда, мәсәлән, алар барлык катнашучыларның 40 процентын тәшкил иткән.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлап: «Бәйгенең максаты - республика предприятиеләрендә җитештерелүче продукциянең һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру һәм көндәшлеккә сәләтне үстерү", - диде.

Бәйгенең популярлыгында шик юк. Чөнки катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. 2004 елда 242 гариза тапшырылган булса, 2016 елда аларның саны 447гә җиткән.

«Россиянең 100 иң яхшы товары" "Инновация-2016" программасы карары нигезендә инновацион эшчәнлекне үстергән өчен "ТАИФ-НК" ААҖ бүләкләнде. Моннан кала, бәйгенең иң югары бүләгенә - "Татарстанның сыйфат лидеры" призына ия булучылар түбәндәгеләр: "Производство-техник билгеләнешле продукция" номинациясендә - "Түбән Кама нефтехим", "Халык өчен сәнәгать товарлары" номинациясендә - "Алсу" Әлмәт оек фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте, "Азык-төлек" номинациясендә - "Майский" теплица комбинаты, "Хезмәт" номинациясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе", "Халык һөнәрчеләре эшләнмәләре" номинациясендә Мәдинә Мәхмүтова бүләкләнде.

Реклама

Фото: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: