Шәһри Казан

“Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов: “Без халыкны энергия, газ, ягулык белән тәэмин итәргә тиеш”

Дистә еллардан соң да хәтердә барлап, әһәмияте тагын да югары бәяләнәсе эшләр бар. Аларны башкаручылар әллә кайлардан килгән мифик затлар түгел, безнең арада яшәүче, безнең кебек үк гап-гади кешеләр.

Коронавирус дигән афәт Җир йөзенә җәелеп, кешелекне тагын бер зур сынау алдына куйгач, күп кенә оешма-предприятиелар эшләүдән туктап, тынып калды. “Татнефть” акционерлык җәмгыяте исә шундый шартларда да җитештерү темпын югалтмады, барлык тармакларында вирус таралуга каршы чаралар үткәрелде, аларда эш тукталмады. Республикада беренчеләрдән булып, компаниянең бер өлеш хезмәткәрләре читтән торып эшләү режимына күчерелгән иде. Әмма һәркөнне җитештерү объектларына чыгып хезмәт куючылар да бар – бу хакта компаниянең генераль директоры Наил Мәганов: “Без аларны махсус билгеләнүчеләр дип атыйбыз, алар аерым режимга күчеп, җитештерү объектларында яшәп эшли, чөнки без халыкны энергия, газ, ягулык белән тәэмин итәргә тиеш”, - дигән иде.

Баеткан да су, яшәткән дә су
Тормыш өчен үтә мөһим әйберләрнең тагын берсе – су. Аннан башка тереклек юк, ул – яшәү чыганагы. Быел ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә торган “Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” җәмгыятенең кайбер объектлары пандемия вакытында гадәти булмаганча – казарма режимында эшли.

Нефть табу тармагы белән якыннан таныш булмаганнар өчен аңлатып китү урынлы булыр – кеше эшчәнлеге нефть белән суны һәрдаим үзара элемтәгә керергә мәҗбүр итә. Кара алтынны табудан башлап, аны транспортировкалау, эшкәртү, калдыкларын утильләштерү барышында нефть продуктларын аеру, һәр ике сыеклыкны да чистарту эшләре башкарыла. Бу эшләрнең нәтиҗәлелегенә керем алу, төбәкнең үсеше генә түгел, әйләнә-тирәнең торышы, тормыш дәрәҗәсе, кешеләрнең сәламәтлеге дә бәйле. Кара алтынны җир куеныннан чыгару өчен дә су кирәк – республикада бу максаттан узган гасырның 50нче елларында тиз арада сусаклагыч корылмалар төзелә. Әмма нефть табу күләме югары темплар белән үсә баруы сәбәпле, әлеге сулыкларның мөмкинлеге генә канәгатьләндерми, 1970 елда нефть катламнарындагы басымны саклау өчен бердәм технологик сыеклык әзерләү идарәсе оеша. Ул үзенең канаты астына моңарчы булган су чистарту станцияләрен, суүткәргечләрне ала.

Реклама

Технологик сыеклык әзерләүдән тыш, әлеге идарәнең тагын бер бурычы – халыкны эчә торган сулы итү. Сиксәненче еллар башында Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә шәһәрләре, Җәлил бистәсе су белән тәэмин ителсә, бераздан соң ул Азнакай белән Актүбәгә хәтле барып ирешә. Идарә башлыгы Булат Зәкиев сүзләренчә, чиста суга чыгу юлы булу – кешенең олы хокукы, шуңа күрә оешма сәнәгати генә түгел, ул социаль-икътисади бурычларны да хәл итә.
Бүген идарә республиканың 11 районында урнашкан  100дән артык оешманы һәм биш торак пунктын су белән тәэмин итә. Барлык насос станцияләре һәм сусаклагыч корылмалар автоматлаштырылган, су җиде чистарту баскычы аша уза, әлеге технологик схема ультрашәмәхә лампалар ярдәмендә зарарсызландыруны да үз эченә ала. Идарә алдында торган төп бурычларның берсе - әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурсларга сакчыл булу. Оешма ябык циклда эшли – файдаланылган суның бер генә литры да киредән Камага агып төшми. Елга ләме киптерелгәннән соң утильләштерелә. Елгадан су алу андагы тереклеккә зыян салмый – сусаклагычтан алынган су күләме табигый рәвештә парга әйләнгәненнән өч тапкырга кимрәк.

Коллектив ныклыгына имтихан
Шундый мөһим бурычларны башкаручы идарәнең Кама һәм Бигәш су чистарту станцияләре пандемия вакытында 49 көн дәвамында ябык режимда эшли. Болай буласын беркем дә күзалдына китереп карамаган, мондый эш тәҗрибәсе дә юк, әмма гадәти чорда да җаваплы эш башкаручылар бу хәлне аңлап кабул итә. Казарма режимы булгач, эш урынына кереп-чыгып йөреп булмый, гаилә, якыннар белән элемтә телефон-интернет аша гына. Кама су чистарту станциясенең инженер-технологы Фәрхәд Сафин сүзләренчә, бу әлбәттә рухи һәм психологик яткан да зур сынау, бигрәк тә яшь балалары булган гаиләләр өчен. Әмма илдә, дөнья күләмендә шундый хәл булгач, хезмәткәрләр моңа җаваплы карады, ди ул. Беренче төркем өч атна ябык режимда булса, икенче төркемнең казарма тибында эшләү вакыты дүрт атнага сузылган. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималын истә тотып, ремонтлаучылар өчен алдан ук мероприятиелар әзерләнгән.
Бигәш су чистарту станциясендә шундый ук режимда машинистлар, аппаратчылар, лаборантлар, инженер-техник хезмәткәре, кизү торучылар, авария бригадасы алышынып хезмәт куйган. Әлеге станциянең мастеры Флюр Сираев әйтүенчә, “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан шунда торып эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган: ашау-эчү, юыну бүлмәләре, ял иткәндә шөгыльләнү өчен спорт инвентарьлары белән тәэмин ителгән. Җитәкчелек хезмәткәрләрнең гаиләләре белән даими элемтәдә булып, аларның хәлләрен белешеп торган. Ябык режимда эшләүчеләр белән компаниянең генераль директоры Наил Мәганов һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның видеокүпер аша аралашуы да оешманың нинди мөһим эш башкаруын ассызыклый. Шундый шартларда эшләү – анда булучылар гына түгел, ә бөтен коллектив өчен имтихан һәм алар аны уңышлы үтеп чыккан.

Тормыш сынауларсыз гына булмый, ул Адәм баласының каршына төрле авырлыклар китереп куя. Сынучылар бар, нык ихтыяр көчле булып, җиңүчеләр бар - соңгылары бик күп күркәм гамәлләр кылып, киләчәк буыннар өчен ныклы нигез салып калдыра. Алда атап үтелгән хезмәт ияләре – нәкъ менә шундыйлардан.

Моңардан тыш, “Татнефть” компаниясе пандемия башлану белән сәламәтлек саклау өлкәсендә, республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә ярдәм итү йөзеннән төрле эшләр башкарды: ягулык станцияләрендә ашыгыч ярдәм машиналарына бушлай хезмәт күрсәтү, “ТАНЕКО” заводында антисептика җитештерү, медицина битлекләре һәм саклагыч костюмнар тегү, волонтерларның өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек китерүе, ярдәмгә мохтаҗларга игелеклек җыелмалары тарату – бу әле тулы исемлек түгел. Генераль директор Наил Мәганов әйткәнчә: “Бу бит безнең ил. Без шунда яшибез. Безне саклап фронтның беренче линиясенә баскан табиблар өчен күбрәк эшли алабыз икән, без аны эшләргә тиеш”. “Татнефть” кебек җитди оешмалар халыкка ярдәм итүнең, афәтләрдән саклауның алгы сызыгына баскан икән, таҗлы вируслар да җиңелер әле. Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе хезмәткәрләре сынауларны җиңеп чыккан кебек, безгә барыбызга да  имтихан тотасы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: