Шәһри Казан

«Татнефть» бар һәм булачак!

(«Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов белән булган матбугат конференциясеннән)

- Татарстан икътисадын «Татнефть»тән башка күзаллап булмый. Аңлашыла, мондый зур компания күпләрне кызыктыра. Тагын да зуррак компанияләр «Татнефть»не «юк итмәсләрме»? Ул безнең Татарстаныбызда сакланып калырмы?
- Бер ай элек белдергән позициямне үзгәртерлек сәбәпләр күрмим. Читтән ниндидер куркыныч яный дип тә әйтмәс идем. Безгә бернинди дә тәкъдимнәр килмәде, компания үзе андый перспективаны карамады.
- Димәк, «Татнефть» Татарстан компаниясе булып кала.
- «Татнефть» «Татнефть» булып калачак.
- Татарстан җирлеген тулысынча өйрәнелеп беткән дип әйтеп буламы? Запасларны яңа җирләрне өйрәнү исәбенә күпмегә тулыландырып булыр иде?
- Татарстан - без үсә, эшли торган төп төбәк. Авыр һәм үзле нефть - безнең чимал базасының стратегик өлешенең берсе. Бу юнәлештә без 2005 елдан бирле актив эшлибез, аның программасы үсештә. Беренче этапта 1 миллион тоннага чыгу булса, алдагы елда ул геологияне өйрәнү нигезендә дәвам итәчәк. Геологик эзләнүләргә өстәмә акча бүленеп биреләчәк.
Икенче мөһим юнәлеш - сланец нефте. Аның да киләчәге бар, сланец нефте табу мөмкинлекләрен, яңа технологияләрне өйрәнәбез. Без бүген үк өстәлгә бер шешә сланец нефте куя алабыз.
- Түбән Камада урнашкан зур сәнәгать предприятиеләре китергән экологик зыянны азмы-күпме каплауны күздә тотып, «Татнефть» шәһәр программаларында, социаль проектларда катнашамы? Һәм икенче сорау: «Нижнекамскшина» ел дәвамында берничә тапкыр туктап торды, бүген дә хезмәткәрләрнең күбесе ялда. Моның сәбәбе нидә һәм ул быел да кабатланырмы?
- Түбән Кама халкы безнең шәһәр өчен нинди социаль проектларны гамәлгә ашырганны белми булып чыгамыни? Балалар бакчалары, хастаханәләр, яңартылган урамнар, торак йортлар.... Моны безнең тарафтан мәгълүмат җиткерелеп бетмәгәнгә шелтә дип кабул итәргә кирәктер. Без, пәрдәләр корып, тәрәзәләрне ябып, аның артында ни булса шул булыр, дип, «Танефть»тә генә яшәмибез. Мондый нәрсә юк бездә. Без бу дөньяда, җирдә кешеләр белән яшибез. Башкарган эшләребез барлык кешеләр өчен дә кирәк...
Экологиягә килгәндә, «Татнефть» бик зур җаваплылыкны тоеп эшли. Бу юнәлештәге югары техник җиһазлар, приборлар, технологияләр - бар да бездә. ТАНЕКОны гына алыйк. Угандадан бертөркем делегация килгән иде. Заводка аерым бер саклык белән, мазутка, нефтькә буялырбыз дип барган булганнар. Соңыннан, без хәйран калдык, сездә яшел чирәм, нефть исе бөтенләй юк, диләр. Мин уйлыйм: ТАНЕКО - бәяләп бетереп булмаслык хезмәтебез. Аның аша без экологиягә караш нинди булырга тиеш икәнлекне күрсәтә алдык. Барлык предприятиеләр дә шушы югарылыкка күтәрелә алса, Түбән Кама иң югары экологияле шәһәр дип аталып, бирегә саф һава суларга килерләр иде.
Шиннар комплексы... Монда төп каршылык - базар мөнәсәбәтләре. Россия базары күпләр өчен кызыклы. Дөньяның барлык почмакларыннан сыйфатлы һәм сыйфатсыз, матур наклейкалар, исемнәр белән шиннар китерәләр. Кая барасың, күтәрелүләр дә, төшүләр дә була. Шулай да иң мөһиме - оптимизмыбыз бар. Безнең заводта «Түбән Кама шины» гына чыгарылмый, бу елда гына да 100 төрле яңа шиннар эшләнде. Безнең корылмалар, безнең эшчеләр белән, инженерлар күзәтүендә чит ил машиналарына шиннар ясала. Алар югары сыйфатта, сынау өчен кабат чит илгә чыгарабыз. Килгән хисапларны карыйм, нинди генә грантлар юк. Иң мөһиме - бу турыда инженерларга, конструкторларга әйтсәң, ул аларны шаккатырмый, шулай булырга тиеш тә, дип кабул итәләр, чөнки чыгарылган продукциянең югары сыйфатлы, нәрсәгә лаек икәнлеген беләләр. Менә шуны ничек кулланучыларга җиткерергә? Әгәр бу эштә матбугат чаралары да булышса, бик рәхмәтле булыр идек.
- Заправкалар бизнесы турында берничә сүз әйтеп китмәссезме икән?
- Заправкалар буенча бик кискен үсеш булмас дип уйлыйм. Кайбер елларны без 120-140 заправка ача торган идек. Планлы үсеш - 25-30 заправка. Төп игътибар кулланучыларыбызның сервисын яхшыртуга биреләчәк. Сыйфатлы хезмәт күрсәтү, булганны тәртипкә китерү алгы планга куелачак. Хезмәттәшләремнең өчьеллык шундый программасы бар. Аннан соң нәтиҗәләр ясарбыз һәм карарбыз.
- Өч ел кайчаннан башлана?
- 2014 елдан.
- Россия буенча күпме заправка булуы көтелә?
- Апрель аенда киләчәккә үсешебезне ачыклап бетерербез дип уйлыйм. Гомумән, «Татнефть»нең киләчәккә планнары, үсеше саннар белән биреләчәк. Ул тамырдан үзгәрми, бары тик кайбер төзәтмәләр генә кертеләчәк.
- ТР Фәннәр академиясе әгъзалары, Татарстан Президентының нефть һәм нефть ятмаларын табу мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов белдерүенчә, Татарстанда нефть тагын 200 елга җитәчәк. Сез моның белән килешәсезме?
- Сүз ничек итеп табу турында. Ул нинди темплар белән үзләштерергә уйлый икән?
- Әгәр дә бүгенге көндәге темплар белән тапсак?
- Әйдәгез, болай карыйк: рәсми расланган запаслар, рәсми нефть табу темплары бар. Үзебезнең запасларыбызны үстермәсәк, мондый темплар белән 35 ел яшәячәкбез. Ләкин компания запасларны актив рәвештә үстерә, безнең портфельдә төрле категориядәге запасларыбыз бар, без аларга технологияләр сайлыйбыз, бүген, иртәгә, берсекөнгә ничек табарга кирәк икәнлеген билгелибез. Сланецлы, авыр табыла торган нефтьләр - боларны без 5-10 елдан соң сәнәгать тармагына җәлеп итәчәкбез. Бүген үзебезнең технологияләр китапханәсенә ничек моны аз чыгымнар белән нәтиҗәле итеп эшләү запасын өстисебез килә. Нинди чыгымнар, нинди күнекмәләр, нинди корылмалар белән эшләячәкбез. 15-20 елдан соң нинди технологияләр буласын фаразларга теләмибез. Бар да мөмкин, ләкин нәкъ менә шулай булыр дип кистереп әйтеп тә булмый. Шуңа күрә, 200 елдан нәрсә буласын да, нефтькә ихтыяҗ нинди булачагын да сезгә әйтмим. Якындагы 25-30 елда нефтькә булган ихтыяж үзгәрмәячәк. Бу чорга «Татнефть»нең тотрыклы запасы бар, без аны нинди ысуллар, ресурслар белән табасын беләбез. 200 ел, әлбәттә, бер уйласаң, яхшы инде, ләкин икенче яктан карасаң, глобаль җылынулар, тагын нәрсәләрдер турында уйласаң... Шулкадәр үк кирәкме икән?!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: