Шәһри Казан

Тау ягының талант иясе

Башкалабыз Казан шәһәре танымаслык булып үзгәргән: зурайган, матурланган. Элекке авыл өйләреннән торган урамнарда ун, ундүрт катлы йортлар калкып чыккан.

Реклама

Казан университеты. Студент еллары, яшь вакытлар... Кем уйлаган озак еллардан соң Казанга кайтырмын, университетта бергә укыган төркемдәш кызларны очратырмын дип?! Очрашу шатлыгын сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмас, мөгаен. Университетны тәмамлауга быел - 56 ел. Безне укыткан хөрмәтле укытучыларыбыз, тантаналы кичәләр, концерт-театрларга йөрүләр, күренекле сәнгать әһелләре белән очрашулар, язучыларыбыз белән якыннан танышулар - онытылмаслык бәхетле, яшьлек елларының якты хатирәләре бит алар.
Төркемдәш дусларым белән яшьлек елларын искә төшереп, Казан урамнарында үзебезчә «экскурсияләр» үткәреп йөрдек. Урамнарга милләтебезнең күренекле шәхесләре исемнәре бирелүен, мемориаль такталар куелуын күреп шатландык, сокландык, моны оештыручыларга һәм башкарып чыгучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
Озак йөргәннән соң ашханәгә кереп утырдык... Шактый вакыт башларыбызны аска иеп утырганнан соң, сүз башладым:
- Карагыз әле, дусларым, үзенең җыры, моңы, кояшлы сәнгате белән милләтебезне данга күмгән Фәхри ага Насретдиновның Казан шәһәрендә ни музее, ни аның исеменә багышланган урам, ни яшәгән йортына мемориаль такта куелмаган. Ә бит музыка сәнгате өлкәсендәге зур казанышлары өчен аңа Россиянең һәм Татарстанның халык артисты исеме бирелде, җырчылардан беренче булып Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде. Иң мөһиме - халкыбызның иң яраткан җырчысы, иң талантлы шәхесләрнең берсе иде ул.
Төркемдәшләрем белән аның якын туганнарын эзләп табып, мәгълүматлар тупларга аның якын танышларына да мөрәҗәгать итәргә дигән фикергә килдек. Бу теләгебез әкренләп тормышка ашты. Үзебез дә ул катнашкан операларга, концертларга бик теләп, яратып йөри идек. Әйе, Фәхри Насретдиновның актерлык талантына сокланып сөйлиләр. Ул илебезнең бик күп җирләрендә була. Чит илләрдә дә - Кытайда, Вьетнамда, Бирмада зур уңыш белән җырлый. Концертларда операдан, оперетталардан арияләр, совет композиторларының һәм классикларының романсларын, җырларын, татар халык көйләрен бик оста, халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкара. Ул татар музыка культурасын актив пропагандалаучы иде. Җырчының матур тавышы, сәхнә осталыгы һәм һәр әсәрнең эчтәлеген ачып бирә белүе республика композиторларын аның өчен махсус яңа әсәрләр язарга илһамландырып торган. Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне башкара. Бу - Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җик-Мәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым») һәм башкалар. Артистның 40 елдан артык сәхнә чорында аларның саны исәпләп бетергесез. Фәхри Насретдиновның геройлары күбесе - саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән ул концертларда да дан казана. Аның һәрбер җыры тыңлаучыларны әсир итә, концерт тәмамлангач та, халыкның залдан чыгасы килми, басып аңа рәхмәт белдерә.
«Миңа да Фәхри ага белән концертлар куеп йөрү бәхете насыйп булды. Фәхри аганың тавышы беркемгә дә охшамаган, челтерәп торган чишмәне хәтерләтә, йомшак кына итеп җырлый. Бөтен гомерен халыкка багышлаган кешеләр беркайчан да онытылырга тиеш түгел», - дип искә ала Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев.
Казанда төркемдәшләрем белән йөргәндә бик күп кешеләр белән элемтәгә керергә туры килде. Халык Фәхри аганы сагынып искә ала, бигрәк тә өлкән буын кешеләре. Ветеран укытучы туганы Рузилә Тукманова: «Фәхри Насретдинов исемен еллар тузаны каплый, Казанда аның исемендә урам да, яшәгән йортында мемориаль такта да юк, хәтта музее да юк, без моңа бик борчылабыз», - ди. Шәмбалыкчы авылында Фәхри Насретдинов һәм сеңлесе - Башкортстанның танылган артисты Бану Вәлиевага багышланган музей оештырылган өчен Рузилә ханым Зиннәт Хәйруллинга бик рәхмәтле.
Рузилә Тукманова сөйләгәнчә, абыйсы Шәйхетдин Фәхрине Мәскәүгә алып китә, ул консерваториягә укырга керә һәм шунда Муса Җәлил белән дуслашалар. Спорт белән шөгыльләнгәндә Фәхри салкын тидергәч, Муса Җәлил Оренбургка барып, кымыз алып кайтып, аны дәвалый. Мәскәү консерваториясен кызыл диплом белән тәмамлап, Казанга кайткач, Ф.Насретдинов Муса Җәлил исемендәге опера театрында төп рольләрне башкара. 40 елдан артык сәхнәдә чыгыш ясаган искиткеч талант иясе Фәхри Насретдиновтан Рузилә ханым: «Фәхри абый, шыгрым тулы тамашачылар каршына сәхнәгә чыкканда нинди хисләр кичерәсең?» - дип сорагач: «Һәр җырымны беренче мәртәбә башкарган кебек хис итәм», - дип җавап биргән ул.
Ни кызганыч, вакыт үтү белән, милләтебезнең мәдәниятенә, музыка сәнгатенә нигез салучыларның исемнәрен бик сирәк искә алабыз, хәтта бөтенләй оныта барабыз.
Киләчәктә Фәхри ага Насретдинов исеме мәңгеләштерелер: музей да булыр, ул яшәгән урамга аның исеме бирелеп, мемориаль такта да куелыр дип ышанасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: