Шәһри Казан

Тавышының иң матур чагында китеп барды

Күптән түгел ТР Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның халык артисты Нәфисә Василованың тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып үтте. «Дуслар җыелган җирдә...» дип аталган бу чара Н. Василова бөтен гомерен, иҗатын биргән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, аның белән бергә эшләгән җитәкчеләр, дуслары, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор...

Реклама

Нәфисә Василова (Анастасия Васильева) Теләче районының Субаш авылыннан Казанга килеп, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1956 елда, җырчы булу өмете белән, үзен сынап карарга була. Ул елларда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, хормейстер Җәвид Котдусов була. Алар Нәфисәнең түбән регистрда бик матур, бай яңгыраган тавышын ошатып, ансамбльгә алалар.
Ул чакларда артистларга кунакханәдә тору мөмкинлеге булмый. Икешәр, өчәр ай вагоннарда яшәп, илне гизеп кайталар алар. Ансамбльнең артистлары да, бу газаплы юлларда түзә алмыйча, еш алышынып торалар. Җитәкчеләр дә алышына. Тормыш авырлыкларын күп күреп чыныккангадыр, Нәфисә түзә, өстәвенә анда сәнгатькә-җырга бирелгәнлек тә көчле була. Гомумән, бу чор артистларында ансамбльнең нигезен ныгытуга ныклы омтылыш яши. Андыйлардан Ш. Әхмәтҗанов, М. Садыйков, М. Зәкиева, X. Хәсәнова, Т. Якупов һәм тагын берничә артист исемен атарга мөмкин.
Нәфисә, эстрадада эшләү нияте белән, Уфа, Казахстан, Алма-Ата филармонияләренә китеп карый, әмма Казан, ансамбль сагындыра. Ул кире кайта.
Казахстанда эшләгәндә тамашачылар аның башкаруында «Моңайма» дигән казах җырын яратып тыңлыйлар. Ул чорда концерт бригадасына Сахалиннан килгән япон музыканты аңа япон җырын өйрәтә. 1987 елда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Япониягә баргач, Нәфисә Василова шушы җырны җырлый. Японлылар исә җырның дөрес җырлануына бик гаҗәпләнәләр.
Ул Сара апа Садыйкова белән дә тыгыз элемтәдә була. Бервакыт Сара апа Нәфисәне телефон аша эзләп табып, өенә килергә чакыра һәм Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Үз илемдә» дигән җырын бирә. Бу җырны радиога яздыргач, аны халык үз итә. Аннан соң Нәфисә аның «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» җырын өйрәнә.
Нәфисә Василова кемдер җырлаган җырны кабат яздырырга яратмый. Ә халык җырларына килгәндә, җыр нәкъ менә Нәфисәнеке икән, ул аны рәхәтләнеп башкара. Нәфисә ансамбльгә килгәндә, композитор Марс Макаров анда баянчы булып эшли. Марс Андреевич, Нәфисәнең тавышын күз алдында тотып, X.Туфан сүзләренә «Киек казлар» җырын яза. Җырның бөтен нечкәлекләренә төшенеп җиткәч, радиога яздыралар. Радиотыңлаучыларның сораулары буенча оештырылган концертларда бу җырның яңгырамый калган чаклары бик сирәк була, чөнки җырның моңына да, шигыренә дә, башкарылуына да Хәсән Туфан кичергән бөтен фаҗига сыеп бетә:
«Киек казлар кыйгылдаша,
Сау бул, якташ, диләрдер...»

Композитор Александр Ключарев бу җырны ансамбль хоры һәм ялгыз җырлаучы өчен махсус Нәфисә Василова тавышына эшләде. Шулай итеп, «Киек казлар» җыры ансамбль репертуарының алтын фондына кереп китте.
Нәфисә Василованы башка җырчылардан матур, киң диапозонлы, сирәк очрый торган контральто тембры гына түгел, ә башкаруының нечкәлеге һәм хисләренең ихласлыгы да аерып тора. Аның җырлары - тавышының бай гармониясе һәм күңел киңлеге, халыкчан җырлауның үзенчәлекле культурасы белән аерыла.
Башкару үзенчәлеге, кабатланмас тембр, халык музыкасын тирәннән аңлап җырлавы Н. Василованы халык җырларын иң оста башкаручылар рәтенә кертә. Халык җәүһәрләреннән «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегем-йөзегем», С. Габәшинең «Кәккүк», Ә. Бакировның «Җиде елга» һәм башка җырлар аның тарафыннан башкару осталыгы ягыннан тиңдәшсез югарылыкка күтәрелделәр.
Җырчының югары һөнәри осталыгы тугандаш халыклар һәм совет композиторлары җырларын да зур уңыш белән башкарырга мөмкинлек бирде. Рус, татар, башкорт һәм украин әсәрләрен ул, ачык аерым төсләр табып башкара, җырның милли колоритын бик төгәл һәм образлы итеп бирә ала иде.
Н.Василованың башкару осталыгы илебез республикаларында, шәһәрләрендә генә түгел, ә аннан читтә дә бик яхшы таныш. Аның ансамбль составында Туниста үткәрелгән фольклор коллективларының IX Халыкара Карфаген фестивалендәге чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Италия, Мальта һәм Көнбатыш Африка илләрендәге чыгышлары да җырчыга һәм коллективка зур уңыш китерде. Беренче Бөтенроссия (1978) һәм икенче Бөтенроссия (1986) смотрларында СССРның халык артисты И. А. Моисеев рәислегендәге жюри Н. Василовага лауреат исемен бирде.
Аның башкарган җырлары «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасы һәм республиканың радио-телевидениесе тарафыннан язып алынган. Актив иҗат эшчәнлеге һәм күпмилләтле Совет сәнгатен армый-талмый пропагандалаганы өчен, Нәфисә Василовага 1979 елны «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Ул 25 ел гомерен сәхнәгә, дөресрәге, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлады. Нәфисә Василова сәнгать дөньясының чиксезлеген, тирәнлеген аңлап, җырның мәңгелек юлдаш, сердәш икәнлеген тоеп, үз дөньясы белән яшәде...
Ул бер дә кычкырып торган данга, байлыкка омтылмады. Аны тавышы гөрләп торган вакытта ансамбльдән җан асрарга да җитмәгән пенсия белән ялга озаткач, ул коллективтан аерылуны бик авыр кичерде. Соңыннан аны, кирәк булганда, 1-2 яисә 3 айга вакытлыча килешү белән эшкә алгалап тордылар. Әмма нечкә күңелле җырчы 2006 елның җәендә безнең арадан китте.
Нәфисәнең бу дөньядан бик иртә - тавышының иң матур чагында китеп баруының сәбәпләре аның белән әңгәмә язмасында күрсәтелгән. Ул вакытта Нәфисә аны матбугатта чыгармаска кушкан иде. Әйе, талантларыбызны үзләре исән чакта кадерли, саклый белмибез шул без... Урының җәннәттә булсын, Нәфисә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: