Шәһри Казан

Тайдым, егылдым димәгез...

Кышкы чорда иң куркынычы нәрсә дисәгез, мөгаен, ул бозлавыктыр. Кайбер вакытта таеп егылганыңны сизми дә каласың бит. Ә менә берәр җиреңне авырттырсаң, анысы тиз генә онытылмый. Шуңа күрә, синоптиклар да юлларда бозлавык булуын гел кисәтеп тора. Гадәттә, нәкъ менә шушы вакытта таеп егылучылар арта.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә дә кайбер урыннарда бозлавык сакланачак, юлларда кар көртләре. Көннәр болытлы, һава температурасына килгәндә, бүген көндез 4-9 градус салкын, урыны белән кар явачак. 11 декабрь төнендә шактый салкын булуы фаразлана: -10, -15 градус, кайбер урыннарда температура -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге якта бераз җылырак: -7,-12 градус. Төнлә белән һәм иртән азрак кына кар да явачак, көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Менә шулай: башта буран котыра, аннан салкыннар килә - кышның матурлыгы да шундадыр инде ул, мөгаен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: