Шәһри Казан

Теләк – зу-у-ур, йөрәктә – шом...

Росавиациянең рәсми сайтында пәйда булган яңа проект нигезендә, теләгән һәркем юнь генә бәягә рәхәтләнеп Кырымга - Бакчасарайга ял итәргә бара ала. Мисалга, Казаннан Симферопольгә кадәр самолет бәясе бер якка иң күп дигәндә 2200 сум торачак. Федераль бюджет шул ук күләмдә кеше башыннан, авиакомпания хисабына, субсидия күчерергә вәгъдә итә. Инде «Ак...

Реклама

Кызыктыргыч тәкъдим инде - Кырымның матурлыгы, табигатенең әкияти булуы турында әле Советлар чорында ул якларга ялга барган россиялеләр хәтерлидер. Анысы безнең Сочи, Анапа, Геленджикларыбызга да күз тимәсен үзе. Әмма әлеге курортларыбыз Россия туристының ил чиген үтәргә ярамаганнары өчен генә актуаль булып кала бирә, ахры - безнең яклардан шул ук Төркия, Тунис, Греция, Мисырга барып, 4-5 йолдызлы отельдә калдырып кайтырлык акчаңны икеләтә күләмдә арттырып түләсәң генә нормаль ял өмет итеп була. Әле бу юл хакын исәпләмәгәндә...
Менә хәзер Кырымга очасы килгән кеше өчен «суалчан эләктерелгән кармак» ташлыйлар: бу хакка барып-кайту жәл түгелдер бит инде, шәт?! Әлегә инфраструктура, курорт зоналары каралмаган, сервис дигәннәренә кул җитешә алмый, әмма талымлы туристны ияләштерә тору өчен монысы да начар түгелдер. Путин сүзләренә ышансак, андагы туристлык культурасын тиешле югарылыкка җиткерсәләр, бәяләре чит ил курортларыныкына «төкермәсә», нишләп ял итмәскә әле шундый матурлык кочагында?! Йөрәктә шом да юк түгел анысы - янәшәдә генә тыныч яшәү рәвеше булмаган Украина, ә андагы хәл-әхвәлләр һаман да четерекле булып кала бирә.
Шәхсән үземнең Кырымны барып карап кайтасым килә. Әмма быел түгел. Бердән, шөлләтә, икенчедән, яхшы нәрсә аның кадәр үк очсыз булмый. Телефоннарын җыеп, әңгәмәдәшләремне Кырымга барырга кодалап караган идем дә... Алар да минем белән теләктәш булып чыкты шул: барырбыз әле, янәсе, әмма быел ук түгел. Һәм күбесе Россия курортлары тарафдарлары түгел икән - инде күбесенең җәй айларына яллары планлаштырып куелган, отельләр сайланган булып чыкты.

Лилия Муллагалиева, Татарстаннаң атказанган артисты: «Ой, Кырым турында уйланган юк иде әле? Кит әле - 2200 сум, ул бер яккамы соң? Мин аны очсызлана дип укыган идем үзе интернеттан... Артык очсыз булган бит бу - ышандырмый хәтта! Киләчәктә бер барып күреп кайтасы килә ул якларны - Россия курортларында ял иткән юк әле. Быелгы планнарда - Гарәп Әмирлекләре һәм Франциядә ял итү. Барган-барган, рәхәтләнеп, тыныч күңел белән ял итәсе килә ич инде ул, йөрәгеңне учлап түгел. Балалар белән ял иткәч, җаваплылык та бермә-бер арта, дигәндәй...»

Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры: «Бик шәп иткәннәр бәясен төшереп, Россия курортларына бару бәясе кыйммәт булмаска тиеш тә. Моңа кадәр артык кыйммәт иде. Хәзер халык рәхәтләнеп барыр дип уйлыйм. Үземнең дә планнарда анда барып кайту теләге бар, әмма әлегә ял турында уйларга биш минут та вакыт юк - эш тыгыз».

Зөһрә Садыйкова, 18 нче татар гимназиясенең уку-укыту бүлеге мөдире: «Бездә бер укытучыбыз быел Кырымга барырга планлаштырды инде. Мин үзем бармыйм: минем өчен ял ул - йә бакча, йә авыл. Үз гомеремдә бер генә тапкыр чит илгә - Төркиягә чыктым, анысында да сагынудан елап яттым, ялымның бер рәхәтен күрмәдем. Шунда әйтеп кайтардылар инде үземә: сыртыңны туңкайтып, кишер ута инде бакчаңда, янәсе. Рәхәтләнеп утыйм! Самолетта исән-имин барып җитәрменме икән, өйдәгеләр исән-сау торырлармы икән, дип йөрәк бетергәнче, үз туган ягымда гына торам. Ә барырга җыенган кешегә исән-имин йөреп кайтуларын телим - һәркемнең ялы үз күңеленә хуш килерлек булырга тиеш».

Ислам Әхмәтҗанов, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең киңәшчесе: «Елга бер ялга барганда, дөресен әйтим, акча санамыйм, акыллым. Шуның өчен эшлибез. Ә болай инде егерме еллап гел бер җиргә - Карловы Варыга ял итәргә йөрим. Ул туйдырмый да - ел саен бер тарихи җирен ачам мин ул шәһәрнең, архитектурасына, яшәү рәвешләренә сокланып йөрим, бер дигән дәвалану курсы алам, җаным белән ял итәм. Әмма ихластан әйтәм: әгәр Кырымны яхшылап эшләп бетерсәләр, анда тиешле югарылыкта ял итәрлек дәваханәләре һәм кунакханәләре була икән, шунда гына барып ял итәр идем. Яшерен-батырын түгел бит - Россиядәге сервис советлар чорыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәде. Ә ул бер туристны да, шул исәптән мине дә канәгатьләндерми. Быел авиабилет хакын очсызландырып, Кырымга турист чакырулары үзенә күрә бер лакмус кәгазе белән эксперимент булачак инде ул: җәлеп итеп булырмы туристны, әллә юкмы?!. Ә үзем август аена Чехиядәге үзем яраткан отельдә ял итәр өчен бронь алып куйдым инде - үзем өчен әлегә кадәр аннан да яхшырак ялны күргәнем булмады».

Резеда Төхвәтуллина, Татарстанның халык артисты: «Нинди бәя соң ул 2200 сум - бер якка гынамы? Бөтен авиакомпаниянеке дә шулай булачакмы? Юк, кызыктыргыч тәкъдим, әлбәттә, әмма анда торырлык берәр нормаль отель бармы икән соң? Бардың да, ялың шәп булды дигән сүз түгел бит әле - хәзер бит инде бөтенебез дә әйбәт отельләргә, яхшы мөгамәләгә, тиешле шартларга күнеккән. Әлегә эксперимент уздырасым килми: ул якларда сәяси җилләр әле тынып та өлгермәде, капканың теге ягында - шау-шулы Украина... Үземнең ял итәсем килә башлады инде - ялымны җәй башларында булмасмы дип торам. Бик күп илләрне күреп кайтканым булды, әмма бер нәтиҗәгә килдем: Төркиягә җиткәне юк. Менә анда ял ичмасам! Диңгезе дә, сервисы да шәп, хакы да егылып үлмәле түгел. Шуңа быел Төркиягә барып ял итеп кайту исәп, ә Кырымга илләр-көннәр тынычлангач, сервис барлыкка килгәч барырмындыр».

Мөнир Рахмаев, яшь җырчы: «Кырымда бит әле ул хәзер, руслар әйтмешли, делать нечего. Бу минем генә фикер түгелдер дип беләм - берәү дә быелдан ук атлыгып анда чыгып китмәячәк. Самолет бәясен дә шуңа гына төшергәннәр - бөтенләй буш торганчы, берән-сәрән булса да килерләр әле дип. Кеше бит ул ялга арып-талып бара һәм ул анда рәхәтләнеп, тугарылып ял итәргә тиеш. Мин шуңа да барасы җиремә, илемә башта кешеләрнең фикерләрен тыңлап, үземчә нәтиҗә чыгарып барырга тырышам. Бәлки, әйбәт тә булыр әле, дип акчаны җилгә очырасы килми - баргач-баргач, син ялыңнан канәгать калырга тиеш. Кырымны, Алла боерса, яхшылап эшләп бетерерләр, сервис булдырырлар дип уйлыйм, андый җирдә яхшы курортлар, туктаусыз агылучы туристлар агымы булырга тиеш, дип саныйм. Үзем исә быел Мисырга барырга җыенам. Бәлки, соңрак Гарәп Әмирлекләрен барып күреп кайтырмын әле.»
* * *
Чир китә, гадәт китми дигәндәй, үзебезнең курортлар акрынлап күктән җиргә төшеп, үзләренең бәяләрен чит ил курортлары дәрәҗәсендә калдырган очракта да турист аны сайлармы икән дигән уйлану да бар. Ни дисәләр дә, безнең курортларда ел дәвамында җәй түгел бит. Әйе, ял сезоны шактыйга сузыла анысы, әмма ул көндәшлеккә чыдам булырлык югарылыкта булырга тиеш шул.
Ә әлегә Россия халкы арасында туристлык картасы түбәндәгедән гыйбарәт булып кала бирә: иң күп туристлар кабул итүче илләр - Төркия һәм Мисыр. Актуальлек нисбәтеннән өстән аска төшсәк, популяр ял курортлары Таиландта, Испания, Германия, Греция, Италия һәм Гарәп Әмирлекләрендә. Кыш айларында иң актуаль ил булып Финляндия санала икән. Әлбәттә, бу туристлык юнәлешләренең, чит илгә ялга баруның тагын бер кызыктыргыч ягы бар - һәр юнәлешкә ташламалы акцияләр чорына туры килү. Бу нисбәттән, әлеге «кармак»ны безнең Россия эчендә үсеш ала алмыйча интеккән туристлык тармагына да искә алу зыян итмәс иде үзе...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: