Шәһри Казан

«ТЕЛСЕЗ АВЫРУ» кемгә яный?

«Остеопорозны өлкәннәр авыруы гына дип уйлый идем. Әйтик, илле яшьләрдән соң сөякләр нәзберекләнә икән, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе түгел кебек. Кеше картайган саен, сөякләр дә туза. Ә менә минем танышыма, аңа әле нибары 21 (!) яшь булса да, инде остеопороз дигән диагноз куйдылар. Медицина тикшерүе узганда билгеле булган, гәрчә үзенең...

Реклама

Әле 10-15 ел элек кенә остеопороз, чыннан да, олылар авыруы дип саналган. Бүген исә РАМН балалар сәламәтлеге фәнни үзәге мәгълүматларына караганда, сөяк массасының тыгызлыгы кимү һәр өченче балада диярлек очрый. Шунысы да ачыкланган: яшьләрдә дә остепороз барлыкка килү ихтималы сколиоз, яссытабанлылык булганда, күкрәк читлеге формасын үзгәртсә барлыкка килә. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ул, инвалидлык һәм үлем сәбәбе буларак, йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулар һәм шикәр диабетыннан соң дүртенче урында тора. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә 50 яшьтән узган һәр өченче хатын кыз һәм һәр бишенче ир-ат әлеге авырудан азаплана. Ир-атларда ул азрак очрый. Нәрсә соң остеопороз, дигәндә, табиблар аны менә ничек аңлата. Остеопороз ул - сөяк тукымасының тыгызлыгы кимү, нәтиҗәдә, сөякнең ныклыгы кими. Сөяк нык булсын һәм үз вазифаларын башкарсын өчен, сөяк тукымасы гел яңарып торырга тиеш, ягъни искесе таркала һәм шунда ук яңасы барлыкка килә. Ә менә билгеле бер яшькә җиткәч, сөяк тизрәк таркала башлый, ә яңасы әле барлыкка килергә өлгерми. Нәтиҗәдә, яңа барлыкка килгән сөяк нык булмый. Менә бу остеопороз була да инде, ягъни сөякнең яңару процессы бозыла, кальций начар үзләштерелә яки юыла һәм сөяк бик тиз сынучанга әйләнә. Кеше әкрен генә егылып китсә дә, сөяге сынуы бар. Әлеге авыруны дәвалауга вакытында тотынмасаң, умыртка баганасы сөякләре формасын үзгәртергә мөмкин, ә бу исә бөкре барлыкка килүгә сәбәп була ала. Өстәвенә, гәүдә озынлыгы кыскара. Әлбәттә инде, остеопорозның төп нәтиҗәсе - сөяк сынулар. Шулар арасында иң куркынычы бот сөягенең сынуы.
Остеопорозның симптомнары да юк дәрәҗәсендә, шунлыктан аны билгеләү дә авыр. Юкка гына бу чирне «телсез авыру» дип атамыйлар да инде. Арка авыртса да, аның сәбәбе остеопороз булырга мөмкин, әмма күп вакытта аны остеохондроз дип уйлыйлар һәм нәкъ менә аны дәвалагандагы ысулларны куллана башлыйлар (массаж ясау, мануаль терапия һ.б), ә бу исә, киресенчә, бу вакытта зыян гына сала.
Бүгенге көн медицинасы остеопороз авыруын башлангыч стадиядә үк ачыкларга мөмкинлек бирә. Әлеге ысул сөякләр денситометриясе дип атала, ягъни сөяк тукымасын ультратавыш ярдәмендә диагностикалау.
Кемдә бар да кемдә юк
Ни өчен кайбер кешедә әлеге авыру бар, ә кемдәдер ул юк. Табиблар остеопороз авыруы барлыкка килүнең бик күп сәбәпләрен күрсәтә. Монда генетика да (раса, яшь, авырлыкның аз булуы, буй озынлыгы һ.б), кешенең нинди җенестә булуы да, гормональ фон, нәселдәнлек, шулай ук бертөркем авырулар (калкансыман биз авыруы, шикәр авыруы һ.б.) да тәэсир итә ала. Начар гадәтләр (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану), аз хәрәкәтләнү, составында кальций булган продуктларны аз ашау һ.б. да остеопороз барлыкка килүгә китерә. Остеопорозның сәбәбе булган барлык факторларны да исәпкә алып, табибка күренеп тору мөһим.
Авыруны профилактикалау
Әлеге «телсез авыру»ны барлыкка килүне кисәтү өчен, әллә ниләр эшләргә дә кирәкми. Нибары начар гадәтләрне булдырмаска, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм D витамины белән кальций запасларын тулыландырып тору мөһим. Әмма остеопороз кальцийны аз кулланган кешеләрдә барлыкка килә дип уйлау дөрес түгел. Аны артык күп кабул итү дә зыянлы. Иң мөһиме аның үзләштерелүе бит әле. Ә моның өчен D витамины булу әһәмиятле. Сөт, йогырт, сыр, чикләвекләр, апельсин, кәбестә һ.б. да кальций күп. Бездә кояш нурлары җитәрлек булмау сәбәпле, көз һәм кыш айларында D витаминын әзер препарат рәвешендә кабул итәргә туры килә. Остеопорозны профилактикалау белән яшь вакыттан ук шөгыльләнергә кирәк. Бүгенге көндә вазгыять шундый ки: риск төркемендә өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә булырга мөмкин. Сөякләр нык булсын өчен, балалар күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада, кояшта йөрергә һәм сөт продуктларын ашарга тиеш. Ә хәзерге заман балалары күп вакытларын компьютер, телевизор каршында уздыра һәм алар сөт белән дә дус түгел - газлы су тәмлерәк бит...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: