Шәһри Казан

Тетрәндергән язу

Татарның асыл җире - Иске Казанга төштек. Бураланган чишмәгә су эчәргә кергәч, стеналарга язылган келәү-теләкләрне күреп исем китте. «Туганнарым, балаларым авыртмасыннар иде», «Гаиләмдә һәм дөньяда тынычлык булса иде, Ходаем», «Теләгән теләгем кабул булсын» кебек язулар бихисап монда. Шунда ук берсе : «Если ты старше 14 лет, позвони мне», - дигән...

Татарның асыл җире - Иске Казанга төштек. Бураланган чишмәгә су эчәргә кергәч, стеналарга язылган келәү-теләкләрне күреп исем китте.
«Туганнарым, балаларым авыртмасыннар иде», «Гаиләмдә һәм дөньяда тынычлык булса иде, Ходаем», «Теләгән теләгем кабул булсын» кебек язулар бихисап монда. Шунда ук берсе : «Если ты старше 14 лет, позвони мне», - дигән дә телефон номерын калдырган. Ләкин иң тетрәндергәне бу язулар булмады. Берәү: «Эй, Ходай...» дип башлаган үз язуын. Тонык кына язу, хәтта фотоаппарат камерасы да ала алмады. Ходайга болай ук күрше мужигына дәшкән кебек дәшкәнне күргән юк иде әле минем.
Чишмәдә вак акчалар... Халык борынгы гадәтләрен һич онытмый. Шушы ук нәрсәләрне Алтайдан алып Уфага кадәр дә күзәтәсең. Тик ул якларда берәү дә безне яратучыга «Эй, Ходай...» дип дәшми бугай.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: