Шәһри Казан

Тәүге йолдыз булып кабынды

Миңа Асия ханым Измайлова белән беренче мәртәбә 1978 елда 75 яшен тутырган көннәрдә Мәскәүдә П.И.Чайковский исемендәге консерваториядә күрешү-очрашу насыйп булды. Бүлмә ишегенә, Татарстанның халык артисткасы, доцент Асия Сафиулловна Измайлованың классы, дип, эре хәрефләр белән язылып куелган иде. Мин аңа Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәре булуымны әйткәч, аның йөзендә яктылык...

Реклама

Миңа Асия ханым Измайлова белән беренче мәртәбә 1978 елда 75 яшен тутырган көннәрдә Мәскәүдә П.И.Чайковский исемендәге консерваториядә күрешү-очрашу насыйп булды. Бүлмә ишегенә, Татарстанның халык артисткасы, доцент Асия Сафиулловна Измайлованың классы, дип, эре хәрефләр белән язылып куелган иде. Мин аңа Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәре булуымны әйткәч, аның йөзендә яктылык һәм җылылык сизелде. Асия ханым бөтенләй ачылып, бер-бер артлы сораулар биреп сөйләшә торгач, мин, ниһаять, аны ни өчен, ни сәбәпле эзләп табуымны әйткәч, минем өчен сөенеп тә куйды кебек. Ул билгеле бер горурлык хисләре белән яшьлек елларына сәяхәткә, татлы да, катлаулы да тормыш юллары буйлап җырчы булу максатына ирешү серләрен искә төшерде.
Бүген дә мине гафу ителмәслек ялгышым борчый: репортер алып барып, әңгәмәне магнитофон тасмасына язып алмавым үкенечле. Югыйсә мәдәниятебез, татар җыр сәнгате тарихын өйрәнүчеләр өчен никадәр кыйммәтле язма буласы булган. Икенче мәртәбә Мәскәүдә очраша алмадык, телефон аша гына аралаштык һәм ул мине өенә чакырды. Әмма бармыйча тагын бер ялгышлык эшләдем.
Татар җыр сәнгатенең профессиональ яктан камилләшүе һәм аның елдан-ел үсә баруы Асия Измайлова эшчәнлеге белән дә бәйләнгән, чөнки аның җырчылык һәм артистлык эшчәнлеге дә сәнгатебез үзенең беренче адымнарын атлаганда ук башлана бит.
Асия Измайлова яшүсмер чагында ук җырлау белән мавыга, ә халык көйләрен бала вакытыннан әтисеннән ишетеп үсә. Сембер туку фабрикаларының берсендә эшләүче Асияне дус-ишләренең сорап җырлатуы, тирә-күршеләрнең дә инде «җырчы Асия» дип йөртә башлаулары аңарда җырчы булып китү теләген уята. Асия Измайлова үзенең Татарстан Республикасы сәнгатенең якты йолдызы булып балкыячагын, аның профессиональ җыр культурасына нигез салучыларның берсе булачагын ул вакытта бәлки күз алдына да китерә алмагандыр, чөнки эшче татар кызына ул елларда кая инде андый татлы хыяллар!
Аны зур сәнгатебезгә нинди юллар алып килгән соң?
Асия 1903 елның 15 августында Сембер шәһәренең тимер юл станциясе машинисты Сафиулла ага гаиләсендә дөньяга килә. Ул бала вакытыннан ук башка туганнарыннан нык аерылып тора. Кыз кешеләр белән тиз аралашучан, җитез, кыю һәм тәвәккәлрәк була. Рус, татар балалары белән аралашып үсә, укырга-язарга өйрәнә, ниһаять, туку фабрикасына эшкә керерлек зур кыз булып җитлегә. Тормыш шартларының авыр булуы да Асиядә булган талант очкыннарын сүндерә алмый: аның чишмәдәй чылтырап аккан саф тавышы көннән-көн ныгый бара һәм үзенә киңрәк мәйдан таләп итә башлый.
1918 елда Сембергә кызыллар килеп урнаша. Шул елларда татар гаскәри частьләренең казармаларына барып җыр кичәләре үткәрүләрен, шунда халык җырларын җырлавын Асия үзенең җырчылык эшчәнлегенең башланып китүе итеп саный. Асия Измайлова бәхетенә, 1919 елның башында Сембердә татар драма театры оештырыла. Үсмер кыз шушы театрның артистына әверелә.
Ул, Гражданнар сугышының ахырына кадәр фронтта булып, туган каласы Сембергә кайта. Курку белмәс бу кыю кызны партия оешмалары җаваплы эшкә чакыра: 1920-1922 елларда ул партиянең Сембер губерна комитетының хатын-кызлар бүлеге һәм губерна халык мәгарифе бүлеге инструкторы итеп билгеләнә. Менә шуннан Асия Измайлованың пропагандистлык-агитаторлык эшчәнлеге дә башланып китә. Асия эшче-яшьләр арасында агитация эшләре алып бара, сүз белән генә аңлата алмаса, җырлап бирә.
Коммунистик университетны тәмамлагач, А.В.Луначарскийның тәкъдиме белән, Асия Измайлова Мәскәү дәүләт филармониясенә эшкә алына.
Асия Измайлованың Казан тамашачылары алдында иң беренче чыгышы 1920 ел ахырында була. Аның киң диапазонлы, матур тембрлы сопрано тавышы белән Казан халкы Газиз Әлмөхәммәтов белән чыгыш ясаган концертында таныша. Ул елларда һәр яңалык зур дулкынлану белән кабул ителә, колач җәеп каршы алына. Татар халкы, аның прогрессив карашлы интеллигенциясе Асия Измайлова турында сокланып сөйли башлый, революция кабызган якты йолдыз итеп кабул итә. Ул башкарган «Уел», «Шахта», «Зиләйлүк» һәм башка бик күп көйләр моңа кадәр ишетелмәгәнчә, бөтенләй яңача рухта яңгыраш алалар.
Газиз Әлмөхәммәтов, Асия Измайлова уңышларына шатланып: «Җырлап йөрүчеләр күп, ләкин синең кебек чын җырчылар сирәк очрый. Синең җырлавың, саф чишмәдәй аккан моңлы, көчле тавышың, тыңлаучыны ияртеп, сихри дөньяга алып китә, аларда дәрт, рухлану тудыра», - ди.
Асия Измайлова 1927 елдан Казанда эшли башлый. Нәкъ шушы елда Татарстан радиосы оештырыла. Беренчеләрдән булып ул анда җырлый башлый. Радиодан җырлау һәм авылларны радиолаштыру уңае белән оештырылган концертларда җырлау аңа чиксез популярлык китерә. Асия Измайлова ул елларда туган илебезнең татарлар яшәгән төрле почмакларында концертлар бирә. Мәскәү, Ленинград, Донбасс, Урал, Урта Азия, Идел буе, Ерак Көнчыгыш шәһәрләре тамашачылары аны кайнар алкышлыйлар.
Күренекле рус язучысы А.М.Горький, А.Измайлованың җырларын ишетеп, җырчының дәфтәренә: «Свобода любит красоту, а красота свободу», - дип язып бирә.
Асия Измайлова 1934-1938 елларда бертөркем талантлы яшьләр белән Мәскәү конверваториясе янында оештырылган опера студиясенә укырга килә - Мәскәү консерваториясе профессорларыннан белем алуын дәвам иттерә. Ул монда укуны киң җәмәгатьчелек эше белән аралаштыра, студиянең партия оешмасын җитәкли, уку программасын уңышлы үтәп чыгу өчен зур көч куя. Студия укучылары әледән-әле Мәскәү сәхнәләрендә, Бөтенсоюз радиосыннан чыгышлар ясый, Казанга кайтып, хисап концертлары бирә. Билгеле, бу эшләр дә Асия Измайлованың тынгысыз йөрәген читләтеп үтә алмый. Татар опера студиясендә уку чорында Асия Измайлова Муса Җәлил белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Муса Җәлил җырчы тавышына туры килгән чит ил һәм рус классикларының операларыннан арияләрне, романсларны татарчага тәрҗемә итеп бирә, җырчыга бай репертуар булдырырга ярдәм итә.
1939 елда Казанда татар опера театры оештырыла. Бу тарихи вакыйга да Асия Измайлова исеме белән бәйле. Ул 1944 елга кадәр шушы театрның төп җырчыларыннан берсе булып тора. Нәҗип Җиһанов «Качкын» операсын иҗат иткәндә Бикә партиясен Асия Измайлова тавышына туры китереп яза.
Дөрес, Асия Измайлова опера сәхнәсендә моңа кадәр дә чыгышлар ясый. Мәсәлән, 1927 елда ук ул рус опера театры труппасы тарафыннан куелган «Борис Годунов» операсында Ксени партиясен җырлый. Аның опера сәхнәсендә әлеге чыгышы беренчесе була. Асия Измайлова бу елларда Татар дәүләт академия театрында эшли һәм «Галиябану», «Зәңгәр шул», «Энҗекәй» кебек музыкаль драмаларда төп рольләрне башкара.
1939 елда татар халкының яратып тыңлана торган ике талантлы кызына - Асия Измайлова белән Галия Кайбицкаяга Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. Асия Измайлова, бу мактаулы исемне аклау өчен бөтен көчен, энергиясен биреп, онытылып эшли. Дәһшәтле сугыш елларында фронтта җырчы буларак катнаша, госпитальләрдә җырлый ул, театрдагы хезмәт хакының яртысын фронт файдасына тапшырып килә. Мәскәүнең П.И. Чайковский исемендәге консерваториясендә аерым җырлау классы алып бара, талантлы яшьләрне җырчы булырга әзерли, үзенең белемен һәм еллар буена тупланган бай тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: