Шәһри Казан

Тимәгез Нокса урманына!

Соңгы берничә ел эчендә Казан тирәсендәге агачлар шактый кимеде. Былтыр көчле давылдан соң күп кенә агачларның имгәнеп калуы моның бер сәбәбе булса, икенче сәбәп - шәһәр башкарма хакимиятенең социаль ипотека йортларын төзү өчен мәйдан чистартырга рөхсәт бирүе. Мәскәү белән чагыштырганда, шәһәребездә яшел зоналарның бик аз булуы хакында узган саннарыбызның берсендә...

Реклама

Соңгы берничә ел эчендә Казан тирәсендәге агачлар шактый кимеде. Былтыр көчле давылдан соң күп кенә агачларның имгәнеп калуы моның бер сәбәбе булса, икенче сәбәп - шәһәр башкарма хакимиятенең социаль ипотека йортларын төзү өчен мәйдан чистартырга рөхсәт бирүе.
Мәскәү белән чагыштырганда, шәһәребездә яшел зоналарның бик аз булуы хакында узган саннарыбызның берсендә ачынып язган идек инде. Шатлыклы хәбәр дә үзен озак көттермәде. Вахитов районы мәхкәмәсе Нокса урманын кисүне дәвам итүне тыйган карар чыгарган. Хәзер шуның нигезендә, Казан башкарма комитетына Нокса урманындагы 86 нчы һәм 8в йортлары янында, шул исәптән агачларның бер өлеше киселеп йортлар төзелә башлаган башка урыннарында да ниндидер гамәлләр кылу өчен рөхсәт кәгазьләре бирү тыелачак.
Җәмәгать палатасы Казан башкарма комитетына Нокса урманына шәһәр урманы дәрәҗәсе бирүне тәкъдим иткән иде. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә исә бу урынга парк статусы бирү проекты бар. Күрәсең, «Нокса урманын саклау» инициатив төркеменең төрле чаралар үткәрүе, мәхкәмәләргә шикаять итүе бу юлы уңай нәтиҗә биргән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: