Шәһри Казан

Әтисе ике улын үтергән!

Чаллыда 63 яшьлек ир-ат беркайда да эшләмәүче, эчәргә яраткан ике улын үтергән. «Челнинские известия» газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләдә сүзгә килгәннәр. 25 яшьлек малай өйгә исерек килеш катып: «Ни өчен ишек бикле?» дип кычкырырга, әтисенә янарга тотынган. Әтисе исә ачуын баса алмый, пычак алып подъездга йөгереп чыккан һәм улына ташланган. Аннары...

Чаллыда 63 яшьлек ир-ат беркайда да эшләмәүче, эчәргә яраткан ике улын үтергән. «Челнинские известия» газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләдә сүзгә килгәннәр. 25 яшьлек малай өйгә исерек килеш катып: «Ни өчен ишек бикле?» дип кычкырырга, әтисенә янарга тотынган. Әтисе исә ачуын баса алмый, пычак алып подъездга йөгереп чыккан һәм улына ташланган. Аннары өйгә кергәч, 35 яшьлек олы улының караватта ятканын күреп, аны да пычак белән кадап үтергән. Гаилә башлыгы бу вакытта аек булган, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен дә үзе чакырткан.
Хәзер аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. 63 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Аны 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хатыны исә бу мәхшәр вакытында эштә булган, улларының үлгәнен кайткач кына күргән, ди.
Фото: www.vsepronozh.ru
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: