Шәһри Казан

Тизәген хуҗасы җыйсын...

Этләрнең үз йомышларын ишегалдында балалар уйный торган комлыкка башкарып торуы, хәтта подъездда гына да үтәп калдыруы белән очрашканыгыз бардыр. Тиздән урамда эт иярткән кешегә үзе белән целлофан пакет йөртү һәм дүрт аяклы дустының артыннан җыештыру мәҗбүри булырга мөмкин. Чөнки сентябрьдә Татарстан Дәүләт советы «Йорт хайваннары асрау турында»гы яңа канун проектын...

Реклама

Әлеге канун нигезендә, йорт хайваны хуҗаларына таләпләр һәм кагыйдәләр кырыслатыла, этләрне мәҗбүри төстә ике атна эчендә теркәү һәм аңа ветеринар паспорт ясату тәртибе гамәлгә кертелә. Эт белән урамда йөрү бары тик балигълык яшенә җиткән һәм аек кешеләргә генә рөхсәт ителәчәк. Аларны ату да куркыныч тудырулары исбатлангач кына мөмкин булачак. Ә авызлык һәм муенчак кидерү шарты һичшиксез үтәлергә тиеш. Үтәлмәгән очракта, канун бозучыларны штрафка тарта башлаячаклар.
Болары аңлашыла, әмма әлегә өй хайванын теркәүнең бушлаймы-түләүлеме булачагы билгесез. Конкрет нинди административ санкцияләр каралачагы, штраф суммасы, эшне кем контрольдә тотачагы да мәгълүм түгел. Канунда этләрне махсус урыннарда гына йөртергә яравы турында язу да сорау тудыра. Мәктәпләрдә, халык ял итә торган урыннарда бу тыела. Ә халык ял итмәгән андый урын кайда ул? Казан кинология академиясе җитәкчесе Елена Некрашевич, канәгатьсезлек белдереп: «Элек бездән 14 сум 70 тиен түләтәләр иде. Имеш, шул акчага этләрне йөртергә махсус урыннар булдырачаклар. Бу инде 10 еллап элек иде. Шуннан бирле Казанда бер эт йөртү урыны да булдырылмады. Ә акчаны җыйдылар, аның хәзер кайда икәнен, нәрсәгә тотылган икәнен белмибез. Кануннар кабул итеп штрафлар түләткәнче, башта тиешле шартлар тудырсыннар», - ди.
Кызганыч, без Европада түгел, ә хәтта кешеләрнең дә үз артыннан җыештырып калдырырга кулы җитмәгән Россиядә яшибез шул. Шунлыктан, яңа канунга халыкны ияләндерү шикле. Һәр эт хуҗасы артыннан полицейский куеп булмый бит. Хәер, канун булгач, сүз тыңламаучы эт асраучыларны тәртипкә кертү барыбер җиңелләшер кебек. Үз тәкъдимнәре һәм өстәмәләре булган кешеләр әлегә Дәүләт Советының рәсми сайтына мөрәҗәгать итә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: