Реклама
Табигатьтә начар һава торышы юк, дип әйтсәләр дә, барыбыз да зур түземсезлек белән көннәрнең җылынуын, кояшның ныграк яктыртуын көтәбез. Тиздән теләкләр чынга ашар кебек.
Мәскәүдә инде атна ахырында ук +16 градус булуы көтелә. Бу җылылар озак тормый безгә дә килеп җитәр. Әлегә исә Татарстанда һава торышы әллә ни үзгәрми. Бүген дә республикабызда салкынча, көндезге якта һава температурасы 5 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән кар һәм юеш кар явуы көтелә. 11 апрельдә явым-төшемнәр фаразланмый, төнлә белән термометрлар -4,-9 градусны күрсәтсә, көндез +1,+6 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз