Шәһри Казан

Тизйөрешле трамвайлар апрельдә йөри башлый

«Казанда тизйөрешле трамвайлар булачак, дип әйтелгән иде. Алар маршрутларга кайсы айдан чыгачаклар? Мәдинә Хәсәнова, Казан».

Реклама

Әлеге сорауга «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов җавап бирде:
Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында башкаланың электр транспорты паркы да яңартыла. Казанга 10 берәмлек гадәти һәм 20 берәмлек тизйөрешле трамвай кайтартылачак. Тизйөрешле трамвайлар «Казан» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» маршрутында хәрәкәтләнәчәк. Киләчәктә әлеге маршрут шәһәрне «боҗра»га алачак. Хәрәкәт «Казан» тимер юл вокзалы - Киров дамбасы - Лена урамы - Ямашев проспекты - Көньяк трасса - Җиңү проспекты - «Кояшлы шәһәр» - Борисково бистәсе - Вахитов мәйданы - Тимер юл вокзалы буенча капма-каршы юнәлешләрдә гамәлгә ашырылачак. Яңа трамвайлар маршрутларга апрель аеннан чыга башлаячак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: