Шәһри Казан

Үткәннәрнең тәҗрибәсе, бүгенгенең кыйммәте

Күңелемнән 1952 елларга сәяхәт кылырга тырышам. Чөнки нәкъ менә 1952 елның октябрендә нефть һәм газ чыгаручы «Әлмәтнефть» тресты оешкан. Сугыш арты, репрессия еллары - әлеге вакыт ил тарихына да, халык күңеленә дә авыр чор буларак кереп калган. Шушындый елларда әлеге вакыйга бер яктылык булып күз алдына килеп баса.

Реклама

Өр-яңа тармак, яңа юнәлеш, зур матур өметләр белән алынгандыр халык әлеге эшкә. Әлбәттә, хәерле эш булган бу. Кире кайтып, «Әлмәтнефть» тарихының сәхифәләрен барласак, шуны күрәбез: биш ел эчендә, 1957 елда ук «Әлмәтнефть» НПУ СССР Нефть сәнәгате министрлыгының күчмә кызыл байрагын алуга ирешә. Янә бер елдан тәүлегенә 31 400 тонна нефть алып, ил күләмендә беренче урынга чыгалар. 1963 елда коллектив 100 млн тонна нефть таба һәм шул елда ук фәнни-тикшеренү һәм җитештерү цехы ачыла. Монысына инде мин үзем дә хәйран калдым, чөнки күптән түгел генә журналистларны Әлмәткә җыйнап, нефть тармагындагы яңалыклар, ачышлар белән таныштырганннар иде. Фәннең бу өлкәдә ирешкән уңышларына һәм аның үзебезнең Татарстаныбызда, «Татнефть» ААҖ тармакларында кулланышына - бу матур гамәлләргә 1963 елда ук нигез салынган икән. «Татнефть» ААҖнең һәр директорлар советы утырышында, һичшиксез, нефть җитештерү өлкәсендәге нинди дә булса яңалык карала», - дип аңлаттылар «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе (НГДУ) белгечләре. Белгечләр турында сүз чыккан икән, бу турыда аерым тукталып китү урынлы булыр. Иң элек, шуны искәртеп китәргә кирәк: «Әлмәтнефть» нефть-газ идарәсе үз эшенең осталарын, белгечләрне, җитәкчеләрне әзерләп чыгаручы иң зур мәктәп буларак билгеле. «Татнефть» җитәкчеләре Әгъзам Вәлиханов, Рәфхәт Мингәрәев, Рәшит Булгаков, Ринат Галиев һәм Шәфәгат Тәхаутдинов (генераль директорлар), Галимҗан Әхмәдиев, Валерий Грайфер, Наил Ибраһимов (баш инженерлар) һәм тагын бик күпләр «Әлмәтнефть» идарәсе коллективында тәрбияләнә. Аларга килгән алмаш та сыната торганнардан түгел. Журналистларны җитештерү объектларында баш инженер Айрат Рахманов озатып йөрде. Ул шундый мавыктыргыч итеп сөйли ки, аны тыңлаганда бу өлкәдән бер хәбәрдар булмаган кеше дә һичшиксез кызыксынып китәчәк. Башкаларга бу дәрәҗәдә аңлата алу өчен, иң элек үзең һәр күзәнәгең белән шушы эшкә бирелеп китеп эшләргә, үз эшеңнең остасы булырга тиешсеңдер. Мондый асыл егетләр «Әлмәтнефть» нефть-газ идарәсендә, күз тимәсен, бик күп. «Күпләр, җир астында нефть күле җыелып ята да шуны суыртып алалар, дип уйлый. Бу чынлыктан бик ерак. Гомумән, чагыштырмача җиңел юл белән табарга мөмкин булган нефть инде алынып беткән. Бүген без фәнгә нигезләнеп кенә эшли алабыз», - диде Айрат Рахманов. Газетабызның киләсе саннарында нефтьнең бүген ничек табылуы, нинди алгарышлар кулланылуы турында тәфсилләбрәк язарбыз әле.
«Әлмәтнефть» идарәсенең тагын бер күркәм сыйфаты турында әйтеп үтәргә кирәк: бу - өлкән буын белән бүгенге яшьләрнең үзара мөнәсәбәте. Ниндидер бәйрәм уңаеннан өлкәннәрне кунакка чакырып, аларны хөрмәтләгәннәрен күп тапкырлар күргән бар анысы, ә монда ул бөтенләй башка. Яшьләр: «Ул безнең фәлән абый, фәлән апа, үз чорында менә шуларны башкарган», - дип мавыгып сөйләп китәргә мөмкиннәр. Кайгыртучанлык та, эчкерсезлек тә күңел түреннән килә, аның кыйммәтен аңлап башкарыла. «Әлмәтнефть» идарәсенә эшкә алганчы, булачак хезмәткәрләр оешманың музеенда була, аның тарихы белән таныша, бары тик шуннан соң гына кулына юллама алып эшкә килә, дип сөйләделәр безгә.
Ә өлкән буын бүгенге яшьләрдән канәгатьме, ниләр уйлап яши алар? «Әлмәтнефть» идарәсендә үз чорында эшләгән өлкәннәрне күреп, алар белән дә әңгәмә корырга насыйп булды.
Наил Хисметдинов - техник фәннәр докторы, профессор, РАЕН академигы. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә ОООНПО «Нефтегазтехнология» институты директоры булып эшли.
- Наил Исмагзямович безне «Әлмәтнефть»тәге яңалыклар белән таныштырды. Бу өлкәдән бәлки хәбәрдарлык та аздыр, әмма ничек кенә булмасын, без хәйран калдык. Ә менә Сез, әлеге өлкәдә эшләүче фән докторы буларак, «Татнефть»кә нинди бәя бирер идегез?
- Сездән аермалы буларак, минем чыннан да, Россия күләмендә дә, аның чикләрен узып та, «Әлмәтнефть» идарәсен һәм, гомумән, «Татнефть»нең бүтән тармакларын да башкалар белән чагыштырып карау мөмкинлегем бар. Мин аларга сокланам һәм кайчандыр шушында эшләп киткән кеше буларак, алар өчен чын күңелемнән шатланам да. Үз вакытында «Татнефть»не саклап кала алу Татарстан өчен бик отышлы булды. Бу - республика һәм әлеге тармак җитәкчелегенең алдан күрә белүчәнлекләре, фидакарьлеге, тынгысызлыгы белән башкарылган эш нәтиҗәсе. Әйткәнемчә, бүтәннәр белән чагыштырып караганнан соң, моның бәясен башкача аңлыйсың. Бүген нефтьне бары тик фәнгә нигезләнгәндә генә табып була. Сүз дә юк, моның өчен ниндидер өстәмә чыгымнар да кирәк, ләкин ул акланачак. Фән ул бүгенге көн белән генә түгел, ә киләчәкне кайгыртып та яши, моны аңлап, эшне тиешенчә оештыру бик мөһим. «Танефть» җитәкчелеге моны бик яхшы белә.
Наҗия Газизова «Татнефть»нең төрле тармакларында хезмәт бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Бүген лаеклы ялда, Мәскәү өлкәсендә яши.
Башкарган хезмәтемә бәйле рәвештә, миңа нефть җитештерүнең һәр тармагын, анда эшләүчеләрне якыннан белү зарури булды. Бик күп кешеләр, аларның язмышы күз алдыннан үткән. Бүгенге яшьләргә әйтәсе килгән сүзем: алар үткән буынның күңел матурлыгын үзләренә мирас итеп алсалар иде.

Хәтер кала уелып ташларга
Нефтьчеләр көне ел саен диярлек Әлмәт шәһәренә бер яңалык алып килә, аңа матур бизәк өсти. Быел да, һөнәри бәйрәм уңаеннан, нефтьчеләр башкаласында әлеге тармакның тарихына бәйле ике һәйкәл ачылды.
Беренчесе - СССР нефть сәнәгате наркомы Николай Байбаковның бюсты «Татарстан нефтенең 60 еллыгы» паркының батырлары аллеясына урнаштырылды. Николай Байбаковның Россия һәм Татарстан нефтен җитештерүгә керткән өлеше бик зур. Ул Татарстан нефтенә игътибарны иң беренчеләрдән булып җәлеп итеп, әлеге тармакның безнең республикада үсеш алуына фатиха бирә. Аның: «Советлар Союзы экономикасын 35 ел буе Татарстан нефте тотып торды», - дигән канатлы сүзләре генә дә ни тора.
«Татнефть» ААҖ тарафыннан тарихны мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган икенче зур вакыйга беренче миллиард тонна нефть табуга бәйле. Әлбәттә, бу уңайдан 1971 елда таш куелган була. Ләкин инде аннан соң күп еллар үтте, икенче һәм өченче миллиард тонна нефть табылганнан соң, шәһәргә ямь өстәп, бик матур һәйкәлләр куелды. Беренче уңыш читтәрәк калгандай булган иде. Боларның барысын да исәпкә алып, «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге, аерым алганда генераль директор Шәфәгат Тәхаутдиновның шәхсән кайгыртучанлыгы астында, 2,5 тонна авырлыгындагы таш яңа постаментка куелып, аңа яңа төсмер бирелде. Ташның арткы планында Татарстанның кара граниттан кисеп ясалган картасы урнаштырылган, анда Казан һәм Әлмәт шәһәрләре күренә. «Татнефть» ААҖнең тагын бер күркәм гадәтен билгеләп үтми мөмкин түгел: аның канаты астында башкарылган һәрбер эш иң югары сыйфат белән җиренә җиткереп башкарыла. Монда да һәйкәл янына төзелгән җыйнак, матур сквер шарлавыклы күлләр ансамбленә барып тоташа. Күлләр янын төзекләндерү 2003 елда башланып киткән иде. Бүген җиде километрга сузылган ял итү зонасы әлмәтлеләрнең иң яраткан урынына әйләнеп килә. Монда бигрәк тә балалар еш булалар. Велосипедта, роликта йөрү өчен менә дигән урын бу. Хәер, кыр үрдәкләре дә үз иткән бу күлләрне, ә бәлки кайгыртучан, олы җанлы хуҗаларын яратканнардыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: