Шәһри Казан

Тәмәкене ташлыйбыз – конфет ашый башлыйбыз

Салым кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, 1 гыйнвардан ­Россиядә ел саен тәмәке продукциясенә акциз ставкалары артып барачак.

Нәти­җәдә бу тәмәкенең кыйммәтләнүенә китерәчәк. Белгечләр фикеренчә, быел бер кап тәмәкенең бәясе уртача 20-35 сумга артырга мөмкин. Кальян, электрон сигарет кебек продукцияләргә дә акциз салына.

Бу хәбәрне кабул итеп тә өлгермәдек, тагын бер яңалык җиткерделәр: ­Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке тартучылар өчен проблеманы хәл итү өчен яңа концепция тәкъдим итә. Әлеге концепциянең тулы варианты халык­ка тәкъдим ителмәде ителүен, шулай да кайбер өлешләре буенча интернетта бәхәсләр бара. Тәмәке составында булган төрле тәм бирә торган кушылмаларны тыю, сигарет кабына кешеләрне җәлеп итә торган мәгълүматлар урнаштыру да рөхсәт ителмәячәк. Сүз уңаеннан, Европа илләрендә бу күптән гамәлдә инде. Таләпләрнең кырысраклары да бар: 2014 елдан соң туганнарга тәмәке сатмау, тартучылар өчен эш сәгатен арттыру, сигарет көйрәтүчеләргә экологик салым кертү һәм башкалар.

Тәмәке тартуны тыя торган закон Россиядә 2013 елдан бирле гамәлдә. Тиешсез урында тәмәке тартучыларга 500-3000 сумга кадәр штраф яный. Былтыр гына да, закон бозган өчен, 14 меңнән артык кешегә штраф салганнар.

Рамил Гарифуллин, психолог, психотерапевт:
- Тәмәке тартучы ирекле баштан, үз теләге белән тартмый, бу беренче чиратта, җитди авыру - табакомания, ягъни тәмәкегә бәйлелек. Әгәр кешене тәмәке тартудан кискен туктатсаң, анда «кире кагу» синдромы башланырга, өянәге тотарга мөмкин. Мондый очракта баш авырту, сару кайнау күзәтелә. Тәмәке сатмау, тартучылар өчен эш сәгатен озайтуны мин кеше хокукларын чикләү дип кабул итәм. Тартучы кеше, өянәге башлангач, тәмәкегә үрелә. Хәлен шулай җиңеләйтә, аннары тагын эшкә тотына. Чөнки ул авыру. Тәмәке тартуны тыю турындагы тәкъдимнәрдә ниндидер яшерен мотивлар бар сыман. Тәмәке, кальян, электрон сигаретлар сату - бизнес. Бу өлкәдә дә көндәшлек җитәрлек. Тәмәкене үз тырышлыклары белән ташлаучылар да бар. Әгәр моны мөстәкыйль булдыра алмыйлар икән, психотерапевтларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәҗрибәмә таянып әйтә алам, тәмәкене ташлар өчен кемгәдер берничә сеанс та җитә.

Айрат Сафиуллин, механик:
- Мин дүртенче класстан бирле тәмәке тарттым. Сигаретны бармак арасына кыстыру да рәхәтлек бирә иде. Өйләнгәч, балаларым тугач, тәмәкене ташларга кирәклеген аңладым. Озак еллар эвкалипт үләне белән дәваландым. Хатыным бу хакта бер әбидән ишетеп кайткан булган. Файдасы тиде. Тартмагач, бер ел эчендә тазарып киттем. Сулыш алу да җиңеләйде. Бик нык тартасым килгәндә конфет суырам йә көнбагыш чиертәм. Улларыма начар үрнәк күрсәтергә ярамый, ничек тә тәмәкегә якынаймасыннар иде. Концепция генә тәмәкедән арындыра алмас анысы, бу - кешенең үзеннән, ихтыяр көченнән тора. Шулай да тәмәкенең зыяны турында тукып тору зыян итми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: