Шәһри Казан

Төн эчендә җир упкан

Нижегород өлкәсенең Бутурлино эшчеләр бистәсендә гадәттән тыш куркыныч хәл килеп чыккан - төнлә өч йортны җир упкан. Бистә уртасында барлыкка килгән 85 метр диаметрлы, 15 метр тирәнлектәге чокыр берьюлы дача, торак булмаган бер йорт һәм иген складын «йоткан». Чокыр акрынлап һаман зурая, тагын берничә йортның җир астына төшеп китү куркынычы...

Реклама

Нижегород өлкәсенең Бутурлино эшчеләр бистәсендә гадәттән тыш куркыныч хәл килеп чыккан - төнлә өч йортны җир упкан. Бистә уртасында барлыкка килгән 85 метр диаметрлы, 15 метр тирәнлектәге чокыр берьюлы дача, торак булмаган бер йорт һәм иген складын «йоткан». Чокыр акрынлап һаман зурая, тагын берничә йортның җир астына төшеп китү куркынычы арта бара. Бер торак йорт упкын читендә чак-чак эләгеп тора инде, тагын ике йортка шулай ук зур куркыныч яный. Әлеге йортларның хуҗалары шок хәлендә. Әллә ничәшәр ел дәвамында төзегән тормышыңны бер төндә югалт әле... Куркыныч зонага беркемне дә кертмиләр, кешеләр хәтта өйләрендә калган документларын да ала алмый торалар. Йортлар җимерелү нәтиҗәсендә, биредә алты бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. Табиблар аларның гомеренә куркыныч янамый дип тынычландыра.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән мәгъ­лүматларга караганда, җир упкан урыннан 100 метр радиуста урнашкан 10 йорттан 33 кеше эвакуацияләнгән. Алар бар да вакытлыча Бутурлино урта мәктәбендә яшәп торачаклар. Бу хәлгә җирлекне грунт сулары күтәрелү сә­бәпче булган дип фаразлыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: