Шәһри Казан

Товар да бар, керем дә

«Казан» агросәнәгать паркы 2016 елга табыш белән кергән. 2014 ел ахырында аның 11 млн бурычы булганлыгын исәпкә алсак, нәтиҗәләр игътибар итмәслек түгел.

- Республика җитәкчелеге безнең алга баштан ук табыш алу түгел, ә чыгымнарны каплап, үз-үзебезне тәэмин итү бурычын куйды. «Казан» агросәнәгать паркы - дәүләт карамагындагы объект һәм ул бүгенгәчә шулай булып кала. Бу - социаль проект. Реконструкцияләр ясап, электр энергиясенә, бинаны җылытуга китә торган чыгымнарны 20 процентка киметүгә ирештек, арендаторларның саны артты, әлеге уңай күренешләр табыш алуга китерде. Килгән табыш яңа проектларны тормышка ашыру өчен тотылачак, - диде «Казан» агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов журналистлар бе­лән узган очрашуда.

Базар бәяләре әледән-әле уйнап, күтәрелеп торса да, җитәкчелек аренда бәяләрен саклап калган. Ит сатучылар бер урын өчен аена уртача 10‑12 мең сум түләсәләр, җиләк‑җимеш сатучылар 8‑10 мең сум түлиләр. Андагы шартларны исәпкә алсак, бу зур сумма түгел. Моның эченә сәүдәгәрләр өчен күрсәтелә торган барлык төр хезмәтнең бәясе кергән.
Халык арасында иң зур кызыксыну уяткан сорауларның берсе - агросәнәгать паркы, фермерлар үз товарларын сатачак дигән күзлектән чыгып, дәүләт акчасына төзелде, шартлар үтәләме? Бүгенге көндә арендаторларның 40 проценты - фермерлар.


Бу уңайдан Олег Власов:
- Бу мәсьәләнең бөтен нечкәлекләрен белгән, аңлаган кешеләр өчен бу зур күрсәткеч. Җитештерүче фермер мин сездә үз товарымны сатыйм дип килгән көн - минем өчен иң уңышлы көн, - диде.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, көн саен Казанга килеп сөт, эремчек, каймак, яшелчә сату, үзе терлек асрап, бакча үстереп яшәүче фермер өчен бик җиңел эш түгел. Беренчедән, күп вакыт һәм сата белү осталыгы кирәк. Икенчедән, ара ераклыгы. Агропромпарк җитәкчелеге 150 км радиустагы барлык авылларны, анда яшәүче фермерларны йөреп чыккан. Бу ара ераклыгында барлыгы алтмышка якын фермер яши, ә аннан да ерак арадан Казанга килеп товар сату чыгымнарны капламый. Агросәнәгать паркы киләчәктә сатылып бетмәгән итне алып калып эшкәртеп сатуны планлаштыра.

Реклама

Кайчакта ярылып яткан яхшылыкны күрмәмешкә салынабыз кебек. «Казан» агросәнәгать паркы мисалында бу аеруча шулай. Йөрергә ерак дип әйтүчеләргә метро станцияләреннән бушка автобуслар йөри (моның өчен ай саен 300 мең сум акча тотыла), ике шәһәр автобусының маршруты үзгәртелеп, алар бүген парк аша үтәләр. Үз транспорты белән килгән кешеләр өчен машина кую урыннары уңайлы. Язын, көзен ярминкә вакытларында махсус машиналар олы яшьтәгеләрне тукталышларга илтәләр, волонтерларның ярдәме әйтеп бетергесез зур. Һәр төр ризыкны җитештерү бәясеннән сатып алырга була. Сатучылар өчен чисталык сакларга, махсус киемнән булырга, ризыкны тикшертергә кушалар икән, сатып алучылар өчен бу начармыни? Шул тиклем зур чыгымнар белән төзелгән икән, аны билгеле бер тәртиптә сакларга кирәк.

Саннар ни сөйли

2015 елда агропромпаркка 3.2 млн кеше килгән. Бер айга уртача күрсәткеч 330 мең кеше дип исәпләнелә.

267 арендатор, 400 сәүдә ноктасы. Бер арендаторга 3 сәүдә ноктасыннан артык урын бирелми.

Сәүдә залларын арендалау 88 процентны тәшкил итә. Склад биналарын, суыткыч залларын арендалау 100 процент.

Резидентларның товар әйләнеше 3 тапкырга артып, 1 млрд сумга җиткән. Берәр ел элек бу сан 300‑400 млн сумны гына тәшкил итә иде.

Агропромпаркның үз җитештерү тармакларыннан алган табышы (кафе һәм ипи пешерү цехы), узган ел белән чагыштырганда, 1.3-2 тапкырга арткан.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: