Шәһри Казан

Тозлап-борычлап (уены-чыны бергә)

Җәмәгать, сизә­сезме, ха­­лык хәзер ешрак сүгенә башлады. Элек урамда берәр сәрхуш ялгыш кына ярамаган сүз ычкындырса, «Оятсыз, нишлисең син», - дип, аны шундук иманга китерәләр иде. Хәзер алай түгел, тавышлана икән, димәк, сәбәбе бар. Чынбарлыкта, карап торышка ару гына күренгән кайберәүләрнең аты-юлы белән авыз пычратканнарын ишеткәч, түзә алмыйча, үзеңнең дә...

Җәмәгать, сизә­сезме, ха­­лык хәзер ешрак сүгенә башлады. Элек урамда берәр сәрхуш ялгыш кына ярамаган сүз ычкындырса, «Оятсыз, нишлисең син», - дип, аны шундук иманга китерәләр иде. Хәзер алай түгел, тавышлана икән, димәк, сәбәбе бар. Чынбарлыкта, карап торышка ару гына күренгән кайберәүләрнең аты-юлы белән авыз пычратканнарын ишеткәч, түзә алмыйча, үзеңнең дә сүгенәсең килә башлый.
Шуларны уйлаганда, мин һәрвакыт күптәнге танышымны искә төшерәм. Ул гомере буе мәктәптә җыр укытты, хәзер хәләл җефете белән гөлләр үстерә, аквариумда балыклар үрчетә. Тик аның ай саен килеп торган төрле түләү кәгазьләрен укыганын ишетүгә, колакларны томалап, урамга чыгып качасы килә башлый, утка-суга дигәннәрен укыганда, чәчләрең үрә торырлык була. Дөрес, соңыннан ул үзе дә оялып куйган кебек, тик берни эшләп булмый, әйтеләсе әйтелгән һәм якын-тирәдәгеләргә ишетмәмешкә сабышып, читкә борылудан башка чара калмый.
Икенче танышым театр ярата, кичләрен хатыны белән телевизордан мәхәббәт сериалларын карый. Тик кызып киткәндә тозлап-борычлап сөйләнү чире, күрәсең, аны да читләтеп узмаган. Танышымның сүгенү бизгәге, гадәттә, автобуска утыргач башлана. Күз алдына китерегез, ул алдан әзерләнгән акчасын кондукторга суза, ә тегесе алмый. Алыр иде, тагын билетка бәя арткан, кем әйтмешли, төн чыкканчы, җон чыккан. Кондуктор, билгеле, моны аңлатмакчы була, әмма җавапка «фәләнемә кирәк иде синең билетың» дигән сүзләр ишетә. Күпне күргән хатын аның ишегә үзе дә кимен куймый, билгеле, һәм бу автобус тулы халык эшкә кәефе кырылып киләчәк дигән сүз.
Тагын бер танышым турында аерым сөйләргә кирәк. Ул озак еллар буена иске почта маркалары җыя, табигать турында матур шигырьләр яза, эштән кайткан хатынын битеннән үбеп каршылый. Аның каравы, шушы ир кибеттәге яңа бәяләр тәэсирендә шулкадәр хискә бирелә, кибетчеләр учлары белән колакларын каплап, кызара башлыйлар. Хәзер бу ир оятыннан кибеткә йөрми башлады, әмма хатыны колбаса бәясен әйткәндә, һаман да үзен-үзе белештермичә, саташып куйгалый, диләр.
Бәяләрне күргәч, тыела алмаудан куркып, мин хәзер кибетләргә йөрмим, диярлек. Ни әйтсәң дә, балык­ка йөрүне кулайрак күрәм, бу тынычрак та, арзанрак та...Су буенда тып-тыныч, тоткан балыкларың ләм-мим бер сүз дәшмиләр. Алай да, кайчагында шик­ләндерә, әгәр кулыңдагы балыгың телгә килеп: «Ми­нем күпме торганны беләсеңме, хәшәрәт?» - дип сораса, ни хәл кылырсың? Монда ирексездән үзеңне-үзең белештермичә: «Анаңны..., нәрсә булды бу?!» - дип кычкырып җибәрерсең һәм ачуыңнан теге балыкны ераккарак, елга уртасына атып бәрүеңне сизми дә калырсың.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: