Шәһри Казан

Тракторлар үткәндә калды

Соңгы араларда милләттәшләребез әби-бабаларыбыз кушкан исемнәргә мөрәҗәгать итә башлады. Кечкенә балалар арасында Әмир, Мәрьям, Кәрим, Мәдинә, Камилә, Мәликә, Камил һәм Әминә исемнәре бик күп. Трактор, Камаз, Лимон исемнәре хәзер, шөкер, үткәндә калды.

Реклама

Ә менә андый мөгез чыгаручылар, бездә булмаса да, башка илләрдә очрап куя. Әйтик, Казахстанда яшәүче бер гаилә 1 гыйнварга каршы төндә туган балаларына Елка исемен кушкан. Мондый гадәти булмаган исемне алар Яңа ел бәйрәме символына багышлап биргән. Улының әнисе Алмагөл әйтүенчә, әлеге бәйрәм исеме сабыеның тормышын тылсымлы һәм бәхетле итәчәк. Елка - гаиләдә икенче бала. Ел ярым элек Алмагөл кыз бала тапкан. Аңа гадәти казах исемен кушканнар.
Европада исә соңгы елларда балаларына әкият геройлары исемнәрен бирү популярлашкан. Социологлар моны Уолт Дисней компаниясе һәм башка мультипликация студияләренең продукциясе популярлашу белән бәйләп карый. Көнбатышта әкият геройлары хөрмәтенә кушылган иң билгеле исемнәр булып Динь-Динь һәм балык кушаматы Немо тора икән. Дизель, Шторм, Блейд һәм Зико исемнәре дә алардан калышмый. Америкада исә балаларның туу турындагы таныклыкларына Лютик, Пайпер, Стар, Киззи, Синдерелла, Снуппи һәм хәтта Гарфилд исемнәре язылган.
Психологлар исә моны ата-аналар сабыйларының исеме башкаларның исемнәре белән охшаш булмасынга куя дип аңлата. Балалар һәм яшьләр яратып караган «Гарри Поттер» һәм «Сумерки» фильмнары геройлары исемен бирү дә модада кала. Эдвард, Белла һәм Гарри исемнәрен инглизләр генә түгел, башка милләт кешеләре дә бик яратып куша, имеш.
Соңгы ун елда Россиядә теркәлгән гадәти булмаган ир бала исемнәре: Дельфин, Ангел, Север, Ветер, Океан, Аладдин, Герой, Авиадиспетчер, Царь, Принц, Король. Кыз бала исемнәре: Жужа, Приватизация, Виагра, Луна, Забава, Царица, Рябина, Изумруда, Клеопатра, Тюльпан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: