Шәһри Казан

Тракторны да үзе ясаган

Кешенең кемлеген йөзеннән түгел, эшеннән белеп була. Моның шулай икәненә Кукмарада яшәү­че Рафис Җаббаровның үз куллары белән салып чыккан йортын, аның эшләгән әйберләрен күргәч, тагын бер кат инанасың.

Аларның өй каршындагы бакча коймалары ук, башкаларныкыннан аерылып, урамга ямь биреп тора. Рафис тимер әйберләр эшли торган станокларын да үз куллары белән ясаган. Нәр­сәгә генә тотынса да, кулыннан килмәгән эш юк. Бервакыт ишегалларында күл ясап, анда балыклар үр­четү белән дә шөгыль­лә­неп алган. Хәзерге вакытта бак­часында чишмә булдыру теләге бе­лән янып йөри. Аны авыру кеше дип уйламассың.
Рафис май заводында эшләп йөргәндә кинәт кенә авырып, аңа табиблар инвалидлык бирәләр. Эшеннән аерылгач та, бер генә минутын да бушка уздырмый ул. Аның эшләгән әйберләрен санап бетерерлек түгел. Хәтта авыл җире өчен ки­рәк­ле техникаларның берсе булган тракторга хәтле ясаган. Анысын авылга үзенең дустына бүләк итеп җибәр­гән. Хәзерге вакытта иң зур хыялы - тимердән кош ясау.
Рафис хастаханәдә дә тик ятмый. Анда ясаган портретларын күргәннән соң: «Рәссам булып эшлисеңме әллә?» - дип сораучылар да бар аңардан. Хәер, бертуган энесе Фаил Лениногорскида укып кайткан рәссам була, әмма дөньядан вакытсыз китеп бара. Әйтерсең абыйсы аның башкармый калган эшләрен дәвам итә.
Рафисның агачтан ясал­ган мәчете, авыл коесы, кар­тиналары һәм башка кул эшләре күргәзмәләрдә дә урын алган. Хатыны Рузалия ханым да иренең тырыш, эшчән булуына сөенеп туя алмый. Оста - дөнья тоткасы, дип белми әйтмиләр бит. Нинди генә әйбер төзәттерергә килмиләр Рафис янына. Гозер белән мөрәҗәгать иткән күрше-күләнне, танышларын беркайчан да кире бормый ул. Рузалия үзе дә - җитмеш төрле һөнәр иясе. Ул райондагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәк­ләндерү бүлеген җитәкли. Эштән соң кул эшләре бе­лән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Сәйләннән чик­кән картиналары, үзенчә­лекле итеп теккән пәр­дәләре, мендәр тышлары те­ләсә кемнең күз явын алырлык.
Бакчаларында бергәләп карбыз, кавын, виноград үстергәннәр. Әнә шулай елның һәр мизгеленә шатланып, һәр туган көнне үзлә­ре­нең иҗат җимешләренә куанып яши Җаббаровлар гаи­ләсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: