Шәһри Казан

Төркиягә юллама отасың киләме?

Ял итәргә кая барырга? Республикада нинди ял итү үзәкләре бар? Республиканың спорт объектларында нинди спорт секцияләре эшли һ.б. сорауларга җавапны «Казан халыкара туристлык һәм спорт күргәзмәсе»ндә («KITS-2012») табып була.

Күргәзмә ике көн - 19 һәм 20 апрельдә «Казан ярминкәсе»нең күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән брифингта хәбәр итте. Сергей Иванов әйткәнчә, күргәзмәдә Казан һәм Татарстан халкы республикабызда, РФдә, шулай ук чит илләрдә ял итү мөмкинлекләре белән таныша алачак, шулай ук балаларны кая һәм нинди спорт төрләренә бирергә мөмкин булу турында мәгълүмат биреләчәк. «Үткән елны күргәзмәдә 165 компания катнашкан булса, быел бу сан 188гә җитте. Аларның 91е - РФ, 95е - Татарстан, калганнары чит ил», - диде Сергей Иванов.
Күргәзмәнең «Туристлык индустриясе» бүлегендә туристлык оешмалары күргәзмәгә килүчеләргә традицион һәм экзотик турлар, шифаханәләргә, балаларның сәламәтләндерү ялына, төрле экскурсия һәм сәяхәтләргә һ.б.га юлламалар тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәнең «Спорт индустриясе» бүлегендә Татарстанда булган спорт объектлары, аларда эшли торган секцияләр турында тулы мәгълүмат биреләчәк. Күргәзмә кысаларында УНИКС баскетбол командасының уенчысы Петр Самойленко белән очрашу булачак.
«KITS-2012» күргәзмәсенең икенче көнендә, ягъни 20 апрель көнне сәгать көндезге 10нан 12гә кадәр күптөрле бүләкләр уйнатылачак. Төп бүләк - Төркиягә ике кешелек юллама.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: