Шәһри Казан

Туберкулез фәкыйрьләрне һәм ялгызларны ега

Көз җиткәч, көннәр ямьсезләнә, туктаусыз яңгыр ява башлый. Табигать әйтерсең кешене сынарга тели: яшәү шартлары бермә-бер авырая. Төрле чирләрнең көчәеп китүе дә хәлне кискенләштерә. Караңгылыкны, юеш һаваны аеруча туберкулез дигән зәхмәт үз итә.

Туберкулез белән чирләүчеләр саны яз һәм көз айларында арта. Ул - йогышлы чир. Әлеге зәхмәт - дөньяда иң күп таралган чирләрнең берсе. Ел саен 8 миллион кеше туберкулез белән авырый һәм шуларның 3 миллионы, сихәтләнә алмыйча, дөнья куя. Иң күбе - артта калган илләрдә яшәүчеләр каршы тора алмый аңа. Икенче төрле аны фәкыйрьләр чире дип тә йөртәләр. Халкы яхшы - җитеш тормыш кора алган алдынгы илләрдә мондый хаста белән чирләү очраклы бер хәлгә әйләнеп бара.
Бу мәгьлүматлар белән безне Казандагы (Шаляпин урамы, 20 нче йорт) туберкулезга каршы республика диспансерының 2 нче бүлеге фтизиаторы Миргаяз Миргазим улы Фәрхетдинов таныштырды. Шул зәхмәтнең асылын менә ничек аңлатты ул:
- Туберкулез чирен җимергеч көчкә ия булган туберкулез таякчыклары хасил итә. Әлеге таякчыклар, кеше тәненә эләккәч, агу чыгаралар. Менә шул агу инде яшәү өчен кирәкле тәнчекләрне «ашый» башлый. Дәваланмаган очракта, үпкәләр тишелә һәм сулыш алу мөмкинлеге киселә. Агу чыгаручы микроб чирле кешедән яисә хайваннан сау кешегә күчеп тарала. Беренче очрактагысы - кеше таякчыклары, икенчесе хайван таякчыклары дип йөртелә. Хайван таякчыклары, нигездә, сыер һәм кәҗә сөтеннән ясалган сөтле ризыклар һәм тиешенчә пешерелмәгән дуңгыз итен ашаганда эләгә. Әлеге микроб кешедән кешегә бик җиңел - сулаган һава белән килеп керә. Шуңа күрә, туберкулез, күбесенчә, үпкәләргә зыян китерә. Гәрчә аның сөякне җимерә яисә баш миен бетерә торганнары да бар. Чирле кеше төкерсә, ул кибеп беткәч, андагы таякчыклар һава белән өскә күтәрелә. Яктыда булсалар, җәйге кояш нурлары аларны үтереп бетерә. Ул микроблар суыкка шактый чыдам - минус 10 градуска хәтле яши. Яңгырлы һәм болытлы язгы-көзге айларда аның ни өчен күп таралуы шуннан аңлашыла.
- Туберкулезның нәрсә икәнен төшендек. Билгеле, аны эләктерәсе килми! Ә менә әлеге куркыныч микробларны йотканыңны каян белергә соң?
- Әйткәнемчә, туберкулезның иң күп таралган төре - үпкәне һәм сулыш юлларын җимерә торганы. Шуңа күрә аларны ел да флюорография ясатып тикшертеп торырга кирәк. Аннары кеше үз хәлен үзе белә бит инде. Әйтик, тән кызыша һәм температура нәрсә генә эшләсәгез дә төшмичә азаплый. Ашыйсы килми, төннәрен тирләтә һәм күкрәкне авырттырып ютәлләтә, ютәлләгән чагында кан да чыгарга мөмкин. Кеше күзгә күренеп ябыга башлый... Менә шундый күңелсез хәлләр башлангач, табибка барып күренергә кирәк. Хастаның нәкъ менә туберкулез икәнлеген рентген һәм төрле анализлар ясап белергә була. Диагноз ачыклангач, дәваланырга кирәк. Туберкулезны дәвалап җиңәргә була! Кеше табиб янына никадәр иртәрәк килсә, шулкадәр тизрәк аякка басачак.
- Тормышта кеше белән аралашканда аның чирлеме-түгелме икәнлеген күреп булмый бит инде. Башына кайгы китермәс өчен, кеше алдан үзе генә нинди чаралар күрә ала?
- Беренче чиратта мәгълүм гигиена таләпләрен үтәп яшәргә кирәк. Шуны истә тотарга иде: хәмер эчкәндә һәм тәмәке тартканда туберкулез микробларына үрчү мөмкинлекләре арта. Сәламәт яшәү рәвешле кешене микроблар җиңә алмый - сау кеше тәненең эчке көче үрчергә мөмкинлек бирми аларга. Билгеле, елга бер тапкыр флюорография ясатып тикшеренеп тору зарур. Әгәр инде гаиләгездә туберкулез белән чирләүче кеше булса, ул аерым бүлмәдә яшәргә тиеш. Аның ашый торган савыт-сабаларын да аерым тотарга, аларны ашаганнан соң ук, кайнап торган суга салып, чистартырга да кирәк. Билгеле, авыруның бүлмәсен җыештырып, идәнен юып, көнгә берничә тапкыр тәрәзәсен ачып, саф һава кертеп тору таләп ителә.
- Шулай да, туберкулез йоккан очракта нишләргә?
- Дәваланырга! Әйткәнемчә, заманыбыз медицинасы аны җиңә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Туберкулезны мәкерле чир дип тә әйтер идем мин. Ул үзен кешегә йогуга ук күрсәтмәскә дә мөмкин, сиздерми генә үрчеп, кешенең сәламәтлеген әкрен генә кимерә һәм көтмәгәндә кабынып китеп кешене аяктан егылыр дәрәҗәгә җиткерүе бар... Чирнең ни дәрәҗәдә таралуына карап, кеше хастаханәдә яисә өендә дә дәвалана ала. Ничек дәваланасын табиб билгели. Чирле кешенең яшәү рәвеше, туклануы һәм хәтта гаиләдәге мөгамәлә дә зур әһәмияткә ия. Вакытында ашап-эчеп, вакытында йоклап ял итәргә дә тиеш ул. Аеруча ризыкларга игътибар итәргә кирәк. Төрле ит һәм балык, май һәм йомырка, сөт һәм эремчек кебек аксым һәм углеводка бай ашамлыкларны күп итеп ашарга кирәк. Чирле кешенең аппетиты начар булуын истә тотып, ризыкны тәмле итеп пешерү һәм кешене ымсындырырлык итеп әзерләп бирү сорала. Кәбестә, кишер, редис, чөгендер кебек яшелчәләр һәм алма, груша, лимон, әфлисун, мандарин кебек җиләк-җимеш тә авыруның өстәлендә булырга тиеш. Яхшы итеп тукланып саулыгын ныгыту кешенең туберкулез таякчыклары үрчүенә каршы тору сәләтен арттыра.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: