Шәһри Казан

ТУФАН БАБАЙ ШАЯРУЛАРЫ

«Ни җитмәгән бу Туфан Миңнуллинга? Нәрсә инде, шагыйрьләргә ияреп, куян куып маташа? Барыбер тота алмый бит инде», - дип уйлаулары ихтимал. Үзем дә шулай уйлыйм. Картаеп барган көнемдә робагыйлар язган булып маташуыма бераз оялам да. Робагыйлары нинди диген әле: мәхәббәт, матурлык, гыйшык-мыйшыйк... Карт тиле!» - дип кереш сүз язылган китабын...

Реклама

Ап-ак карлар явып үткән үзәннәргә,
Ак төс иңгән без табынган гүзәлләргә...
Сокланып һәм моңсуланып карап торам,
Бабай диеп, үзәгемне өзгәннәргә.
* * *
Карап торам. Карап-карап туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга кыймый торам.
Язмыш сине көнче ирдән саклый күрсен -
Чибәрлегең көн дә тотып кыйный торган.
* * *
Күзләреңә карадым да... Әнекәем!..
Күзләреңнең төбе юк ич, бәгырькәем!
Шул коега йөрәккәем төшеп китсә,
Ничекләр итеп алырмын, Тәңрекәем?
* * *
И Җанашым, яшәдем мин гел ымсынып,
Синең һәрбер кыланышыңа буйсынып.
Инде җитте! Рөхсәт итче, үлим инде,
Керфегеңнең бөртегенә асылынып.
* * *
Мәхәббәтнең дәрьясында йөзик, дидем,
Ике гашыйк бу дөньяны бизик, дидем.
И Аппагым! Аңламадың тел төбемне,
Нигә миңа көлеп карап: «Шизик», - дидең?
* * *
Минме синең утларыңда көймәгәнме?
Сине күзләп эзләреңнән йөрмәгәнме?
Ә беркөнне мине чиксез бәхет басты -
Егылдым да кочакладым күләгәңне.
* * *
Яшьлек ни ул? Күктән йолдыз санап йөрү,
Бабай белән әбекәйне «талап» йөрү,
Кышкы төндә урам буйлап бер кыз белән
Икәвеңә бер маружный ялап йөрү.
* * *
Үтте язым, җәем, җитте инде көзләр...
Бу сүзләрне шуның өчен язам, кызлар:
Туфан абый, зинһар өчен, картайма дип,
Берегезнең, бәлки, бераз күңеле сызлар.
* * *
Уңга-сулга тайпылулар үтә, ахры,
Миңа дигән кайнар кочак бетә, ахры,
Кайнар кочак ияләрен сүгә-сүгә,
Кайнар мичне мактар көннәр җитә, ахры...
* * *
Безнең чакта дөрес иде, кирәк булды -
Безнең өчен чибәр кызлар үсә торды.
Хәзер нигә? Ник туалар? Ник үсәләр?
Без картайгач, ни чуртыма, мур кыргыры.
* * *
Беләм инде, сиңа кызык миннән көлү,
Миңа кызык - синең үртәгәнне белү.
Шулай инде, дорогая, нишләтәсең,
Картлык плюс яшьлек һәрчак равно нулю.
* * *
Мәхәббәт ул нәрсә димсең? Хикмәттер ул -
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын ялап бетергәчтен
Ипи кимереп икәү гомер итмәктер ул.


- Тууың белән мактанма, бу процесста синең бер катнашың да юк.
- Көчле кешегә егылырга ярамый - көчсезләр таптап үтерәчәк.
- Без кыйнаганга түзәбез, мактаганга - юк.
- Килгәнеңне күрмәсәләр, киткәнеңне сизмәсләр.
- Итне тешле кеше генә ашый ала.
- Татар булу өчен Гаптери булу гына җитми.
- Дөньяда юк нәрсә - хатын-кызның «мин гаепле» дигәне.
- Өйләнгәнче үзеңнең ахмак икәнеңне белмисең.
- Дөньяда иң чибәр хатын - бала җитәкләгән хатын.
- Пьесаны язып бетергәч кенә ничек язарга кирәклеген төшенәсең.
- Минем адашасым килә, юл күрсәтмәгез.
- Кешенең кеше булуы - ояла белүендә.
- Төбәлеп карама, кытыгымны китерәсең.
- Серен ачкан мизгелдән хатын-кызның кызыгы бетә.
- Хатын-кыз - бөек зат, почти ирләр кебек.
- Ярату турында акыл сатмыйча гына яратышу татлырак.
- Иң бәхетсез кар - шәһәр өстенә яуган кар.
- Яшь кешегә яшь күренәсең дип әйтмиләр.
- Салпы ягыма печән кыстыр, саламга гына мин риза түгел.
- Әгәр дә синнән көнләшмиләр икән, димәк, синең потың бер тиен.
- Үз күләгәсеннән кала якын дусты юк аның.
- Тел тик тормаганга колакны боралар.
- Күрсәтер нәрсәләре булганнар гына күрсәтер нәрсәләрен күрсәтсен иде.
- Кирәгеннән артык ихлас булу шәрә йөрү белән бер.
- Утка салсаң, карт агач та яшь агач кебек яна.
- Күңелендә җыр йөртмәгән кеше иген игә белми.
- Уянып китсәм, йокламый ятам икән.
- Бер иргә түзмәсәң, меңенә түзәргә туры килә.
- Әгәр дә черки икәнсең, сытып үтерәчәкләрен белеп яшә.
- Әле ярый фәрештәләр күзгә күренеп очып йөрми. Әллә кайчан атып төшереп, канатлары белән идән себерерләр иде.
- Йокың тәмле булсын дисәң, чиста намусыңны кочаклап йокла.
- Хатының сөяркә кебек мәхәббәтле күренсен дисәң, аерыл да янына барып йөр!
- Ун муллага ялынганчы, бер Алладан сора.
- Эт белән йокларга ятсаң, борча тешләп уятыр.
- Түрәләргә ярарга тырышуның иң кыен ягы - алар сөйләгән тозсыз мәзәкне хуплап көлү.
- Татар китабын укымаган өчен ишәк белән сарыкны сүгеп булмый ич инде.
- Кияүгә чыкканда яшең кызларныкы, акылың әбиләрнеке булсын.
- Ничек кәҗә булырга икәнен сарыклар өйрәтмәсен иде.
- Дошманыңны хөрмәт ит, синең чын бәяңне ул гына белә.
- Йоклаганда гырласаң да, үзебезчә, татарча гырла.
- Мактанма яшьлегең белән, бездән калган яшьлек ул.
- Бәхетле хатын-кыз белән сөйләшү - дөнья рәхәте.
(«Тормышым-булмышым» китабыннан)

Җәяүле ТУФАН
Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Кукмарага барырга хыялланып йөриләр. Тик менә машина табу мәсьәләсе генә...
- Туфан Миңнуллинның машинасы бар да бит, шоферы да тыңлаучан. Иртән эшкә тугыз белән уннарда гына килә шул Туфан. Ә безгә таң белән китәргә кирәк. Биреп тормас шул, син сорап кара әле, сине тыңлый ул, - ди Гәрәй Рәхим.
Кичтән Марсель Галиев телефоннан Туфан Миңнуллин номерын җыя.
- Исәнмесез, Туфан әкә!
- Ярыйсы әлегә. Живой, - ди Туфан.
- Сәламәтлекләр ничек, Туфан әкә? Нәҗибә ханым еш елмаямы? Сез бит Нәҗибә ханымга гына түгел, безгә дә бик кирәкле шәхес, Туфан әкә.
- Йә... йә... - дип куя Туфан Миңнуллин, рәхәт изрәгән тавыш белән.
- Безгә генә түгел, бөтен халыкка кадерле шәхес бит сез, Туфан әкә. Шуңа күрә сәламәтлегегез турында халык кына түгел, үзегез дә бераз кайгыртырга тиеш. Хәтерлисездер, элек машинага гына утырып йөргән түрәләрдән көлә идегез, аяклары бетә бит бу бичараларның, дистрофикка әйләнә баралар бит болар, дип... Менә хәзер, депутат булгач, сез дә гел машинада... Әзрәк җәяү дә йөрергә иде, Туфан әкә. Бигрәк тә иртәнге якта... Әйтүемчә, сез бит халыкка кирәк язучы, Туфан әкә... Шекспирдан кала икенче зур драматург.
- Йә, йә, - дип куя Туфан Миңнуллин, иркә мырылдауга күчеп.
Марсель Галиевтән җылы мактау сүзләрен еш ишетүгә күнекмәгән Туфан Миңнуллинның зиһене таралып китә, каш арасындагы өч ермачлы җыерчыгы языла, күңеле тула.
- Син нишләп болай... аек баштан үзең... Хискә бирелеп киттең әле... Берәр йомышың бар мәллә?
- Йомышым дип, Туфан әкә, әллә ни йомыш юк инде анысы. Шул... машинаңны биреп торсаң дигән идем, иртәгә, иртәнге якта...
- Гомер булмаганны нигә бик җәелеп сөйли дисәм... Баштан ук йомышыңны әйтергә иде аны.
- Ул хакта бит Ризван Хәмиднең хикәясе бар, Туфан әкә, - дип, сикәлтәле көлә Марсель Галиев. Туфан әкәне мактау иләслегеннән айнытмаска кирәк дип, тизрәк сөйли башлый: - Күршесе Гайҗан бабайга Мансур исемле малай йөгереп керә дә: «Бабай, Рәмиснең велосипедын алып торыйм әле?!» - ди. Шулчак Гайҗан бабай: «И-и, улым, улым, йомышыңны алай ордым-бәрдем хәбәр итмә син, - ди. - Башта хәлне белеш, сихәтлегең ничек, бабай, диген. Сыерыгыз сөт бирәме, Хөсни әби коймак пешерәме үзеңә, дип сора. Минем күңелне тәмам йомшарткач инде, оныкның билсәпитен үзем китереп куярмын алдыңа», - дигән. Берничә көннән соң теге малай тагын шулай йөгереп кергән дә: «Исәнме, Гайҗан бабай, аякларың сызламыймы, Хөсни әби тәмле итеп коймаклар пешерәме үзеңә?..» - дип тезеп киткән. Моңа бик күңеле булган Гайҗан бабай, малайның башыннан сыйпап: «Хәзер инде төп сүзгә күчсәк тә була. Йомышың ни иде, олан?» - дип сорап куйган. «Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна!» - дип кычкырып җибәргән малай.
Бу кыйссаны тыңлый-тыңлый Туфан Миңнуллин бик рәхәтләнеп көлеп куя да:
- Хикәяң шәп! Ризван Хәмид язгандырмы-юкмы, әмма хикәяң әйбәт! - ди. Бераз уйланып тора да, саранлык ягына юмартлыгы белән юмартлык ягына саранлыгын бизмәнгә куеп карый да: - Болай булгач, иртәгә иртән эшкә җәяү барырга туры килә инде... - ди.
Марсель ГАЛИЕВ («Көлә беләсеңме?» китабыннан)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: