Шәһри Казан

Туган җирсез калу авыр икән, Төшмәсен лә беркем башына

Үткән атнада Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылы булган урында истәлек ташы куелды. 1885-1982 елларда гөр килеп гомер кичергән, нибары 30 йортлык шушы авыл татар халкына ике олы шәхес - Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировны биргән. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе...

Реклама

Ташлыярның урамнары буйлап
Ага микән һаман кар суы?..

Узган гасырның беренче яртысында «эреләндерү зәхмәте» тиеп юкка чыккан авыл бер Яңа Ташлыяр гына булмый. Кырыктан артып китә алар Азнакай районында гына да. Кайтып сыенырга туып үскән, кендек каның тамган нигезең генә түгел, авыл тикле авылың булмасын әле! Нишләсен адәм баласы? Гомер буе авылы ягына аккан болытларга карап, читтә җирсеп яшәргә мәҗүр ул. Ташлыяр авылы кешеләре дә ничәмә еллар шул хөкемдә. Япа-яланда утырып калган зиратына кадәр ятимлек баса икән андый авылның. Менә шуны тояр, аңлар өчен әнә шул басу уртасында йә булмаса урман буенда ялгыз утырып калган каберлекләрдә кемеңдер ятып калу кирәктер дисәм... Юк. «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин кебек сизгер җанлы, әрвахлар рухына дога булып барып ирешерлек гамәлләр кылучы ир-егет булу кирәк икән. Лотфулла Нурислам улы кулындагы исемлектә шундый 300 авылның исеме бар. Соңгы елларда гына да беткән авылларның җиде зиратын төзекләндергәннәр. Аның бу изге гамәле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан да яклау тапкан. Мондый эшкә, әлбәттә, иң беренче чиратта күңелең җитү кирәк. Ничек тотынасы иттегез, дип сораштыра башласаң, Лотфулла Нурислам улы һичшиксез: «Юк, егетләр, бу реклама өчен эшләнгән эш түгел», - диячәк. Анысы шулайдыр. Әмма бу бит качып эшләнгән эш түгел - бар да күз алдында. Л.Шәфигуллинның моңа кадәр дә күп кенә мәчетләрне, дистәләгән чишмәләрне төзекләндергәнен дә белеп-күреп торабыз. Туган авылы Арча районы Симетбаш та хәерһахлыдыр үз баласына. Авылның тоткасы булырлык ир-егетләрнең исемен барлаганда, беренчеләрдән булып аны атыйлар икән, бу инде ул дәрәҗәле урында эшләгән өчен генә түгел, ә кылган изгелекләре бәрабәренә. Мәчет салу кебек ил белән бергә күтәрә торганыннан алып, елның елында уза торган Сабан туйларында да күреп тора авыл халкы: дәррәү килеп артистлар, әдипләр кайтып төшсә дә, Лотфулла эше, диләр. Бөтен күрше-тирә районнар бөтенесе бер булып җыела бит шунда... Шушы Ташлыяр зиратына тотынгач кына «КамАЗ» белән 60лап йөк чүп-чар түгелде. Әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелеп, баганалары алыштырылды, чардуганнары яңартылды. Хәзер Чаллы юлыннан үтеп йөрүчеләр юл буендагы бер ягыннан сәхнә пәрдәләре һәм театр битлекләре ясалган өр-яңа стела-истәлек тактасына да игътибар итми калмас. Анда Яңа Ташлыяр авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров шушы авылда туып үскән, дигән язу уелган. Ике җитәкче - Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның фикер уртаклыгының нәтиҗәсе бу. Стелаларны Азнакай үз өстенә алган. Аны «Хәтер» оешмасы җитәкчесе рәссам Айрат Хафизов башкарып чыккан.
Дугасында көмеш кыңгыраулар
Без утырып киткән атларның

Яңа Ташлыяр авылы урынында хәтер ташы ачыла икән дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралмаган булса, бу кадәр халык җыелыр идеме икән ул чарага? Кайлардан гына кайтмаганнар. Һәрберенә атап чакыру җибәрсәң дә, бу кадәр халыкны җыеп булмас. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Җәлил, Казан - берсе дә калмаган. Якын-тирә авылларны әйткән дә юк. Җан авазы чакырып китергән һәммәсен. «Менә шуны күргәч, үзебезнең бик кирәкле эш башкарганыбызны, хак юлда булуыбызны аңлыйбыз да инде. Татар халкы үзенең тарихын, үткәнен сакларга тиеш», - ди Лотфулла Нурислам улы. Ә авыл халкының рәхмәтен әйтеп кенә дә бетерә торган түгел. Бүгенге көндә Җәлил бистәсендә гомер кичерүче, инде 80ен ваклап баручы Рәис ага Ихсанов: «Һич югы безнең зиратны берәр нефть оешмасына шефлыкка беркетегез», - дип берничә тапкыр югарыдагыларның ишеген дә каккан булган. Барып чыкмаган. «Рәхмәттән башка сүз юк. Әкияттәге кебек булды бу. Мондый хәлнең башка җирдә булганы бар идеме икән?» - ди Рәис ага. «Авылны гомер буе сагынып яшибез. Укыганда чытыр арбалар җигеп төрле басудан Буралга ашлык ташыган чаклар бик истә. Авылда бер бия бар иде. Әзһәр генә тыңлата ала иде бит шуны», - дип истәлекләре белән дә уртаклашып алды ул.
Җилләр генә йөри ызаннарда
Тынып калган күптән гармуннар...

Ә инде бу чараның үзәгендә булган Нәҗибә апа Ихсанова, Әзһәр абый Шакиров нишләде икән дисездер. Аларның күңеле, авыл урамнарын гына түгел, яланаяклы балачакта калган чишмә, тегермән буйларын да урагандыр, мөгаен.
- Бу арада башта гел бер уй: авыл, очрашу. Күңелдә сагыш катыш сөенеч. Күзләрдә яшь. Шушы очрашу хәтеремнән чыкмаса гына ярар иде дип, һәр мизгелен кабат-кабат күңелемнән барлыйм. Адәм баласы туган җирсез - тамырсыз агач кебек ул. Безнең дә нигез юк, авыл юк. Авыл булмаган кеше ятим кеше белән бер. Шөкер, безнең Азнакаебыз бар. Әти-әни йортына кайткан кебек кайтабыз анда. Бар да җитәкчедән башлана. Башкалар да шуны аңнарына сеңдерсен иде. Бу юлы да район башлыгы: «Ярый әле сез бар. Сез кайткан саен, бездә зур бәйрәм», - дип каршы алды. Авыл гел истән чыкмый. Бөтенесе дә күз алдында: әти-әнинең бергәләп сәкедә намаз укулары да, күрше-тирә авыллардан бәләкәй арбалар тартып килеп, куна-төнә тегермән тартырга йөрүчеләр дә. Без йоклап яткан авыл түгел идек. Дәресләр бетүгә, парталарны артка этәбез дә, авыл буенча җыелган бирнә чаршауларын пәрдә итеп элеп, театр куябыз. Үзем сагыз чәйним, үзем Бибине уйныйм. И-и бөтен халык тәгәрәп көлә торган иде...Тегермән буаларын ничек сагынмыйсың. Әле менә чишмә буйларына төшәсем, шунда яланаяк йөрисем килеп калды... - ди Нәҗибә апа.
Очрашуда: «Бөтен яшәүнең мәгънәсе шунда ятадыр», - дип тә юкка гына әйтмәде Нәҗибә апа.
Синдә генә җанга җылы табам,
Шифасы бар туган якларның

Ә Әзһәр абыйның Лотфулла әфәнде белән очрашуы моннан ике ел элек була. Ходай Тәгалә үзе очраштыргандыр аларны. Ул аңа бөтен язмышын сөйләп бирә. Күңеленә кереп калгандыр, күрәсең, инде бу очрашу онытылып барганда, «Таттелеком» ААҖдә эшләүче якташыбыз, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Зәкуанов: «Әзһәр абый, әйдә, сезнең авыл зиратын кайтып карыйк әле, Лотфулла Нурислам улының ярдәм итәргә нияте бар», - дип шалтырата аңа. Апрель ае була ул. Саз ерып зиратка кадәр җәяү керәләр. Моннан соң да эче пошып әллә ничә кат кайта әле Азнакайга Әзһәр абый бу эш артыннан. Әлбәттә, һәр кайтуында юлдашы - үзе дә районда җитәкче урыннарда эшләп киткән Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов була. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин янында да бер генә булмыйлар. Район башлыгы беренче очрашуда ук күтәреп ала бу фикерне. Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тә бу изге эшнең үзәгендә кайный.
- Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Авылымның юкка чыгуы күңелемне гомер буе тетрәндерде. Кайткан саен зиратны күреп өзгәләнә иде җаным. Чөнки ул ташландык хәлдә, камылдан ут кереп янган да иде. Кулына тотып эшләгән кеше ни кичергәндер, әмма минем өстән ниндидер авыр йөк төшкән кебек булды. Җәй буе көттем шушы көнне. Беләсезме, күңелемдә хисләр өермәсе бүген. «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Нурислам улына иксез-чиксез рәхмәтем. Ничек аның җаны мине аңлагандыр. Икенче рәхмәтем Марсель Зөфәр улына. Ул күтәреп алып, бу эшне ахырына җиткергәнгә күрә, шундый матур нәтиҗәгә ирешелде. Күңелемдә - үз милләтем, үз районым белән горурлану хисе. Менә шушында күренә ул җитәкченең һәм халыкның кем икәнлеге. Бүген газеталар кемнеңдер кайдадыр эчеп катып үлүе, эчкән килеш авария ясаучылар турында түгел, ә күбрәк менә шундый изге гамәлләр башкарган кешеләр турында язарга тиештер. Бу бөтен кешегә үрнәк, һәркемгә сабак булыр иде. Ташлыярда булып узган чараны бүген инде тарихи вакыйга буларак бәялим. Бу безнең халыкның язмышы. Әгәр «Шушы урында татар авылы булган» дигән элмә такталарны Россия күләмендә эшли алсак, татар баскан эз беркайда да, беркайчан да югалмас иде, - ди олпат артистыбыз... Өстән яңгыр сибәләп торса да, сизмәде Әзһәр абый аны ул көнне, сөенечтән үз-үзен белештермичә очып йөрде, чөнки күңеле чалт аяз иде аның...
Көзге җилдә хәтер эзе буйлап
Йөгерешә көмеш кылганнар

Ул көнне үзешчән артистлар тырышлыгы белән авылның бөтен тарихы күз алдыннан үткәндәй булды. 1885 елда җир җитмәү сәбәпле, Александровка алпавытыннан сөрүлек җир сораган Әхмәтҗан атлы агайдан башланган авылның тарихы 80 нче елларда Шәмси Садыйков, Мөбарәкхан Дәүлиев, Моратхуҗа Гәрәевләрнең Яңа Ташлыярдан иң соңгы булып күченеп китүенә кадәр дәвам итә.
Истәлек ташы янына сценарий буенча кайтарып аударылган бер өем нигез ташының да кирәге чыкмасмы әле. «Шушыннан җир бирсәгез, кайтып йорт салыр идек», - диючеләр дә бар икән. Шулар өстенә яңаташлыярлыларның үтенечен искә алып, район башлыгы Марсель Зөфәр улы авылга керә торган юлга таш түшәтергә, чишмәләрне төзекләндерергә дә вәгъдә иткән. Кем белә, бәлки, ул юл нәкъ менә авылга кайтырга дип салыныр да. Татар юрап китерер, ди бит. «Менә уйланып торам. Елганың бу ягына да, теге ягына да яңадан кешеләр кайтыр әле, Ала боерса», - ди Лотфулла әфәнде дә.
Рөстәм Зәкуанов сүзләренә Ришат Шәйхетдинов язган «Ташлыяр турында баллада» да бу көнгә атап махсус язылган булып чыкты. Күзләргә бөялгән яшь, бугазга утырган төер әйтерсең шуны гына көткән иде.
Тальяннарның моңлы тавышлары
Сеңеп калган нигез ташына.
Туган җирсез калу авыр икән,
Төшмәсен лә беркем башына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: