Шәһри Казан

Тукай боларны күрсә нишләгән булыр иде икән? (ФОТОЛАР)

Бу арада Арча районы, Яңа Кырлай авылындагы Сәгъди абзыйның музей-йорты урнашкан ихатага килеп, мондагы яңалыкларны күргән теләсә кем: «Эх, кайтарып утыртасы иде Сәгъди абзыйны үз нигезенә бер», - ди торгандыр.

Аллея

Үз ихатасында умарта күче кебек кайнашкан бу кадәр кешене күреп ни дигән булыр иде икән чыннан да. Юк, реконструкция дигән нәрсәне каян белсен инде, ул моны авылча итеп, өмә дип кенә атаган булыр иде. Күмәк көч сораган риясыз эшне элек-электән, өмә ясап, ил белән, мир белән күтәргәннәр. Монда да шул. Әнә урам як капка-койма, йортны төзекләндерү эшләрен, Татарстан Президенты Указы белән, хөкүмәт хисабына реставрациялиләр. Кайчандыр Сәгъди абзый белән кечкенә Апуш бергәләп утырткан нарат агачы үсеп утырган ындыр артында да эш гөрли. (Чордашлары сөйләп калдырган истәлекләргә караганда, әлеге наратны алар 1893 елның язында утырткан булганнар.) Ул агачны да табигать һәйкәле буларак киртәләп алып, истәлек тактасы куячаклар әле. Ындыр арты димәктән, аны хәзер алай гына диеш­ле түгел инде. Ул үзе бер әдәби-фәлсәфи-архитектура аллеясы булган. Бу участокта инициативаны тулысынча «Таттелеком» милли элемтә компаниясе үз кулына алган. Эш әлеге оешманың генераль директоры - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин һәм аның үзе кебек риясыз рус, татар, яһүд милләтеннән булган меценатларның хәйрия акчасы хисабына бара. Ә эшләүчеләре, нигездә, «Таттелеком» төзүчеләре, элемтәчеләре. Даими подрядчылары - «Биектау-сервис» оешмасы төзүчеләре дә шунда.
- Бүген биредә 50ләп кеше эшлибез, ял көннәрендә 100гә якын кеше хезмәт куйды, - диләр егетләр.

Лотфулла Шәфигуллин (уртада): «Барысын да урында хәл итәбез».

Әйе, монда һәркемнең үз эше. Кемдер койма буйый, кемдер бәләкәй арба белән ком, цемент ташый. Кемдер капкага Тукайның «Исемдә калганнар»ыннан өзекләр, шигырь юллары китерелгән, ачык китап рәвешендә язылган планшетларны урнаштырып йөри, кем юл сала. Шушы хаосның да кырмыска оясындагы кебек тайпылышсыз үз тәртибе бар.

Шунысын да ­әйтергә ки­рәк, Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган эшләр әлеге мәйдан кысаларында гына чикләнми һәм «таттелеком»лылар ул чараларны тормышка ашырырга узган елның көзендә үк тотынган. Беренче эш итеп, үксез Тукайны уллыкка алып тәрбияләгән Сәгъди абзый - Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салихов (1837-1904) рухына зиратта мемориал төзеп куйганнар. Бу үзенә күрә олы эш башлар алдыннан хуҗадан хәер-фатиха алу кебегрәк тә булгандыр. Зират та, мәрхүмнең кабере дә йортка каршы, кул сузымы арада гына. Ихатасындагы эшләрдән рухы шат булсын бу игелекле җанның.

Апуш коесы

Кайчандыр кечкенә Апуш чәй суына йөргән кое булган өчен генә дә суы бетмәскә-төкәнмәскә тиеш булгандыр да ул коеның, тик хуҗасызлык үзенекен иткән. Арт бакча белән инеш арасында урнашкан, инде кибеп, җимерелеп, ташландык хәлгә килгән чыгырлы кое да үткән белән бүгенгене ялгап җибәрергә элемтәчеләр кулы тигәнне көткән булып чыкты. Коены чистартып, аның су юлын ачып, өр-яңа буралар утыртып, тимерчедә ясатып алган кыршаулы чиләкләр куеп, аңа да икенче тормыш бүләк итте алар. Түбәсе ябулы, капкачына кадәр саллы килеп чык­кан. Инде кадерен белеп кенә файдасын күрсеннәр дияргә кала. Татарның булачак даһие үги әти-әнисенә ияреп чәй суына йөргән коедан су эчү бәхете кемгә тия әле ул! Хәзер «Апуш коесы» дип йөртәчәкләр аны. Бүген инде авыл халкының яңабаштан коега сукмак салуы. Шушында төзекләндерү эшләрендә катнашучы Кырлай егете элемтәче Илнур Хәбибуллин да: «Бу су буйлары инде бер ташландык җиргә әйләнеп беткән иде.

Коены кабат ачу авыл халкына бик әйбәт булды, безнең үзебезнең дә колонка суы юшкынлы. Суга шушында йөри башладык», - ди. 85 яшьлек Мәсәлимә әбисе дә саваплы юлда йөргән егетләрне бер дә догадан калдырмый икән. Чүлгә кое казыган - бер саваплы, сазга күпер салган - ике саваплы, юлга агач утырткан - өч саваплы, ди бит. Болай булса, савап арты саваплы гамәлләр кылучы «таттелеком»лыларның эшләре гөрләп барыр дип юрарга кала.Тәмам бер чүп оясына әйләнә башлаган ындыр артында алар ниләр генә эшләмәгән, койма буйлап 50 төп чыршы да утыртылган, кое чистартылып, ныгытылган, су буена төшәрлек юлы-баскычлары да, басмасы дә бар. Мал-туар кереп йөрмәслек итеп капкалар да куелган.

- Мин моңа дан-шөһрәт өчен тотынмадым, бары йөрәгенә йон үскән кайбер мәнсезләрне әзрәк кенә булса да уятып булмасмы дип йөрү, - ди үзе дә Тукай якташы булган, кайчандыр Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаган Лотфулла Шәфигуллин. - «Без туган җиребездә эшлибез» - бу - компанияне бер йодрык­ка туплый торган сүзләр. Инде республикада яшибез, төбәкләрдә бүлекчәләребез эшләп тора икән, халык өчен файдалы гамәлләрне күбрәк эшләргә тиешбез.

Китап урамга чыкты

«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», - дибез. Моны гел кабатлап торсаң да, таманга туры киләчәк. Шуңа да бөтен кеше күрә торган итеп, коега керә торган капка башына язып куйганнар әлеге сүзләрне. «Таттелеком»лылар әнә шулай башкаларга да «яхшылык вирусы» тарата. Шулар өстенә, Казанда шәһәр буйлап Тукайлы 50 баннер урнаштырып чыкканнар. «Таттелеком»ның Ершов урамындагы баш бинасы фасады да әллә каян Тукайлы баннерлары белән җәлеп итеп тора. Лотфулла әфәнде боерык имзалап утыручы гына түгел, һәр нәрсәне үзе аша үткәреп эшләргә гадәтләнгән. Бу юлы да, Тукайны укырга кирәк, дип акыл сатмый. Бөтенесе күрә - өстәлендә Тукай китаплары өелеп тора. Аллеяда да бөек шагыйрь­нең үлмәс фикерләрен ачык китап рәвешендә биреп, мәҗбүр итми генә, барыбызны да укыта. Бирелеше үк кызыгып укырлык. Аллеяны йөреп чыгу һәркем өчен үзе бер тәрбия дәресе булачак, дип саный химаячылар.

- Без Тукайны торып-торып ачабыз. Халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бү­ләге лауреаты Зиннур Мансуровның Тукайча Татар кодексын кулга алып укыгач, исебез китте. Тукайны өр-яңа яктан ачтык. Шагыйрь­нең әлеге китабы әдәби-фәлсәфи аллея төзү өчен нигез булды безгә. Шушы китапны укыганнан соң, аллеябызның нинди булырга тиешлеген тәгаен ачыкладык. Әлеге сүзләр монда килгән һәр кешегә дә тәэсир итәр, дип уйлыйбыз, - ди Лотфулла әфәнде.

Зиннур Мансуровның «Тукайлы язмышыбызга рәх­мәтләр белдерик. Пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә әлеге мөкатдәс бүләге, иҗтиһадка өндәүче әманәт буларак, татар халкының алгарышына янә бер ныклы нигез ташы рәвешендә салынсын. Аллаһ теләктәшлек кылсын» дип, планшетка язып куелган юллары аллея­га кереш сүз рәвешендә кабул ителә.
Биредә шулай ук ачык һавада рәссамнарыбыз Харис Якуповның «Тукай истәлегенә», Виктор Куделькинның «Кечкенә Габдулла Зиннәтулла белән Өчөйле­дә», Виктор Федоровның «Тукайның Өчөйледән Кырлайга килгән чагы», Х.Казаковның «Кечкенә Тукай - Кыр­лайда» кебек тамашачыга моңа ка­дәр дә яхшы ук мәгълүм эшләренең басма ысуллы күчерелмәләрен кү­рергә була.
Бизәүче рәссам Балтач егете Искәндәр Шакирҗанов та зур тырышлык куйган.

Реклама

- Элемтәчеләр белән эш­ләргә була. Үзләре ни теләгәнне ачык итеп күзаллый һәм: «Афәрин, булдырдың!» - дип, әзер эшне кабул итә белә алар. Бер-беребезне инде ярты сүздән аңлыйбыз, - ди ул.
Ә менә кечкенә Апушның Сәгъди абзый, Шүрәленең Былтыр белән һәм инеш буендагы Су анасының скульп­тур композицияләре әдә­би-фәлсәфи аллеяга үзенчәлек­ле төсмер биреп, биредә бер җан иясе булмаганда да аңа Тукай рухын биреп торачаклар. Динамика да, сыннарның бер-берсенә бәйлелеге, мөнәсәбәте дә сизелә аларда. Борынгы технология белән тимердән чүкеп эшләнгән әлеге сыннарны кечкенәдән Тукай әсәрләрен укып үскән үзебезнең татар егетләре башкаруы да күңелне үстереп җибәрде. Бу егетләр хакында әле сүз алга таба да булыр.

Кечкенә Апуш Сәгъди абзый белән.

Тукай үзенең «Шүрәле»се, «Су ана»сы белән кечкенәдән күңелне яулап алмаган булса, капыл гына Тукай рухын тою авыр­дыр. Без, чыннан да, «шагыйранә ялган ул» диюгә дә карамастан, Су анасының, Шүрәленең үзен күргәндәй булып укыйбыз. Ул башкача була да алмыйдыр. Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән, «Таттелеком»да 2016 елның Тукай елы итеп игълан ителүе дә очраклы түгел, әлбәттә. Элемтәчеләр башкарасы изге гамәлләр дәфтәрен кем дә булса туп­лап барса, ул инде саллы гына күптомлыкны хәтерләткән булыр иде. Вакыт узу белән, алар эзлек­ле рәвештә берсе икенчесенә ялгана бара: югалган авылларны барлау ниятеннән, Азнакай районы, Ташлыяр авылы булган урынга стела кую, ташландык зиратын төзекләндерү; Арча районы, Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарын тергезү; Симетбаш авылында сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап мемориаль комплекс ачу; Казанда «Таттелеком»ның төп бинасы янында элемтәче сугышчыга (прообразы Совет­лар Союзы Герое Борис Кузнецов) һәйкәл кую; драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның авылында язучының туган нигезе тәртипкә китерелеп, анда әдипнең музее ачылу... һ.б. Юбилей елында шагыйрьнең дүрт буын туганы, Тукай фонды президенты - каләмдәшебез Риман Гыйлемхановның Тукай эзләре буйлап йөргән сәяхәтнамә дә, ниһаять, элемтәчеләр ярдәме белән, дөнья күрде.

«Көнгә каршы ялтырыйдыр кулындагы алтын тарак».

«Тукай укулары»

- Без аны беренче карашка гади генә узар дип башлаган идек, үзебез дә сизмәстән, ул ­ташкынга тиң зур проектка әйләнде. Республиканың һәр районында безнең элемтә бүлекчәләре бар, бу фикерне алар да күтәреп алды. Шулай итеп, гыйнвар башыннан алып бүгенге көнгә «Тукай укулары» 70тән артык мәйданда узып, анда 6-7 мең кеше катнашты. Гади эшчедән алып җитәкчеләргә кадәр кулларына янәдән Тукай шигырьләрен алды. Нинди генә милләт вәкилләре чыгыш ясамады һәм һәркайсы аны үз ана телендә җиткерергә теләде. Бу уңайдан Арча электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Евгений Андреевның «Пар ат»ны ике телдә дә укып бирүе һәммәбезне сокландырды. Әлеге хәрәкәт безнең белән бергә китапханәләргә, мәктәпләргә, мәдәният йортларына үтеп керде. Әйтик, Арча педагогика көллияте белән узган чарада 400 кешелек зал шыгрым тулы иде. Әлмәт, Арча, Чаллыда узган укуларда язучылар да катнашты, бу чараны тагын да җанландырып җибәрде, «тере язучы» белән аралашу катнашучыларда икеләтә кызыксыну уятты, - ди оешманың матбугат хезмәте җитәкчесе шагыйрь Рөстәм Зәкуанов.

Рөстәм Зәкуанов Искәндәр Шакирҗанов белән.

«Туган телем - Тукай теле»

Ел башында башланып киткән әлеге бәйгедә катнашу шартлары белән кызыксынып хәтта Мари Элдан, Киров өлкәсеннән шалтыратулар булган. Шул рәвешле ул, һич уйламаганда, төбәкара бәйгегә кадәр «үскән». Идел буе, Вахитов, Совет, Яңа Савин, Авиатөзелеш районнарында узган сайлап алу турларында, нәфис сүз яратучылардан тыш, кулланмагамәли сәнгать осталары да, яшь җырчылар да үз сәләтләрен күрсәтеп, бәйрәмгә яңа төсмер өстәве һәркемне сөендергән. Нәрсәсе кызык, шигъри бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләгәндә тапшырылган сертификатлар белән элемтә өчен түләп тә булачак икән. Шулай булгач, яхшы әйбернең файдалы нәрсә белән тәңгәл килүе яшь башкаручыларга бик кулай булачак дияргә кирәктер.



«Әйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым - Былтыр минем.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: