Шәһри Казан

Тукта яңгыр, тукта яңгыр, яума әле!

Яңгыр быелгы җәйнең символына әверелде. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә борчылып әйткән сүзләре бу. Татарча белсә, артист Ринат Рәхмәтуллин кебек "Тукта яңгыр, тукта яңгыр, яума әле", - дип моңсуланып, җырлаплар җибәрер иде, мөгаен.

Реклама

Татарстан башкаласында 1-7 июльләрдә генә дә айлык норманың 104 проценты күләмендә явым-төшем теркәлгән. Җиңү проспектының һәм Девятаев урамының кайбер өлешләренә күпләп су җыелган. Казанда яңгыр-кар сулары агу челтәренең гомүм озынлыгы 378 километр. Язгы якта яңгыр сулары торбаларының 218 километр өлеше чүп-чардан чистартылган. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, Побежимов, Магистраль, Техника, Яшьләр, Павлюхин, Петербург урамнарындагы һәм Вахитов мәйданындагы яңгыр сулары агу челтәренең кайбер участоклары авария хәлендә.

- Алар моннан кырык ел элек үк төзелгән. Яңарту өчен әлегә акча юк,-диде Игорь Куляжев.

Авария бригадалары, су җыелган урыннарга җәһәт кенә килеп, кое авызларын чистартулары нәтиҗәсендә, транспорт хәрәкәтенең туктап калуына ирек бирелмәгән. Яшел зоналардагы чабылган печән, гадәттә, җыеп алынмый, теләсә-кая чүп-чар ташлавыбызны дәвам итәбез. Печән дә, чүпләр дә кое авызларына килеп тыгыла.

Кайбер мәгънәсез "режиссерлар" Казанны су баскан сыйфаттагы фоторәсемнәрне интернетка куйган.

- Бу хәбәр дөрес түгел. Островский урамын су басу фоторәсеме 2008 елдагы вакыйга. Тиз генә Островский урамына бардык, анда бернинди су җыелу юк,-диде Игорь Куляжев.

Казанда су басу ихтималы булган урыннар бар, әлбәттә. Аның географик җирлеге дә "казан" ны хәтерләтә. Ләкин, компьютерда ялган хәбәр таратып, уйнап утыру бер дә килешә торган эш түгел. Казанны, шөкер, су басмады, тик казанлылар дәвамлы яңгырлардан зыян күрә. Моны шәһәр җитәкчеләре дә яшерми.

- Зур Армавир урамында авария хәлендәге агачлар ауды, алар зыян салмады. Дуслык, Коры Елга бистәләрендә шәхси йортларга су керү очраклары бар, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев.

Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов әйткәнчә, аларда июль башындагы җил-яңгырлар шактый күңелсезлекләр китергән.

- Сиксән агач ауды. Ишегалларында ауган 21 агач җиде машина өстенә төште. Агач 2 июльдә газүткәргеч өстенә авып, торбаны кәкерәйтте. Ремонт эшләре алып барылган сәгатьләрдә 158 шхси йорт газсыз калды. Газүткәргеч төзәтелде,-диде Сергей Миронов.

Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, аларда 25 агач ауган. Бертуган Касыймовлар, Ершов, Хоровод урамнарында агачлар авып, машиналарны "кочаклаган". Беренче май, Борисково, Поповка бистәләрендәге кайбер шәхси йортларга су керә.
Беренче май (Первомайский) бистәсендә яшәүчеләр язгы якта гына су басулардан җәфалана иде. Быелгы яңгырлар җәй буе тынгы бирми. Әлеге бистәдә Кабан күле буендагы яңа йортлар балчык түшәлеп, күтәртеп салынган. Шул сәбәпле, су китми. Заманында казылган ерганаклар (дренаж) чүп-чар белән тулган, су ага алмый. Беренче май бистәсендә яшәүчеләр бу хәлләргә зарланып, "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать иттеләр.

- Гадел Кутуй урамында җил бер йортның түбәсен кубарып ташлады,- дип сөйләде Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров. - Халитов, Арбузов, Мир, Халезов, Зорге, Кутуй урамнарында һәм Нагорный бистәсендә су җыела торган урыннар бар.

Денис Калинкин сөйләшүгә йомгак ясап, мәсьәләнең җитди булганлыгын әйтте.

- Четерекле урыннар бар. Шәхси сектордагы казанлылар күбрәк зыян күрә, - диде Денис Калинкин. - Ләкин яңгыр сулары агу челтәрендәге авария хәлендәге урыннарны тегендә-монда суккалап кына бетереп булмый. Зур финанс чыганаклары кирәк. Әлегә без хәлне тоткарлап кына тора алабыз, ә яхшырта алмыйбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    81
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    186
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    149
    0
    0