Шәһри Казан

Туристлык төрләре белән танышабызмы?

2 һәм 16 февральдә Казанда туристлык, сәяхәт һәм маҗаралар турында ХV «Юшут» исемле фильмнар фестивале узачак. Әлеге фестиваль РФ һәм ТР буенча туристлык төрләрен популярлаштыруны һәм халыкны туристлыкка җәлеп итүне күз уңында тота. Быелгы катнашучылар арасында, үзебезнең илнекеләрдән тыш, Украинаның Александрия һәм Латвиянең Рига шәһәрләреннән дә катнашучылар бар. Фильмнар Россиянең...

Реклама

Фестивальнең сайлап алу туры инде 19-26 гыйнварда ук булып узган. 2-3 февраль көнне «Диетория» кафе-ресторанында фильмнарны ачык күрсәтү оештырылачак. Аннан соң бәйгедәге фильмнар Чабаксар һәм Йошкар-Олада да күрсәтеләчәк. Ә 10 февраль көнне кинофестивальнең иң шәп фильмнарын «Циферблат» кафесында тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль 16 февраль көнне «Ак Барс» яшьләр үзәге спорт һәм мәдәният комплексында финал туры, рәсми нәтиҗәләр чыгару, бүләкләр тапшыру һәм гала-концерт белән тәмамлана.
ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге эш спорт походлары һәм сәяхәтләре уздыру, шуларны фото һәм видеога төшерү тәҗрибәсе белән уртаклашу, төрлечә ял итүләрне популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: