Шәһри Казан

Тыл-фронт бердәмлеге җиңүне якынайтты

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында барысы да булды: беренче югалтулар, чигенүләр, әсирлеккә эләгү, максатлы хәрби операцияләр, кайгы-хәсрат, җиңелү ачысы, беренче җиңү шатлыклары, сугышчыларның каһарманлыгы - болар барысы да халык хәтерендә.

Реклама

Сугыш башлангач, илебез хәрби лагерьга әйләнде. Республика тормышы да сугыш җаена корылды. Дүрт ел эчендә «Бөтенесе дә фронт, бөтенесе дә җиңү өчен!» дигән лозунг илебез халкының яшәү мәгънәсенә әйләнде. Завод-фабрикалар хәрби продукция җитештерүгә күчте.
Корал җитештерүдән башка, республикабызда сугыш өчен кирәкле җиңел сәнәгать товарларын эшләүгә дә зур игътибар бирелә. Сугышчыларга шинель, күн итек, очучыларга унты, мехтан тегелгән курткалар, чаңгы, шулай ук ат дирбияләре һәм башка кирәк-ярак озатыла.
Әйтик, Казандагы «Спартак» фабрикасы сугышчыларга аяк киеме җитештерә башлый. Сугышка кадәр ул тәүлегенә 2000 пар аяк киеме чыгарса, сугыш башлангач бу сан 7000гә җитә. 1941 елда гына да ул бер миллион сугышчыны аяк киеме белән тәэмин итә. Ә 1941-45 елларда җиңел сәнәгать сугышчыларга бер миллионга якын шинель, бер миллион 500 мең плащ-палатка тегеп тапшыра. Татарстанлылар һәркөнне өс киеме белән бер полкны һәм аяк киеме белән бер дивизияне киендерделәр. Республикабызда, шул исәптән Яшел Үзәндә, Зөя каласында тегелгән кием-салым өч миллионлы армияне тулысынча тәэмин иткән.
Татарстанга Мәскәүдән эвакуацияләнгән «Дукат» тәмәке фабрикасы, Мәскәүнең «Большевик» кондитер фабрикасы, Выборгның - тәмәке, Орел пы­яла заводы, Бицев киез итек фабрикасы, Мәскәү сәгать заводы, Киев трикотаж фабрикасы, Гомель шәһәренең «Труд» аяк киеме фабрикасы, рес­публикабызга эвакуацияләнгән 16нчы, 22нче, 230нчы, 349нчы, 379нчы, 387нче хәрби завод эшчеләре тәүлегенә 12шәр сәгать эшлиләр. Хәтта 18-20 сәгать эшләгән көннәре дә була. Тылда «Үзең һәм сугышка киткән иптәшең өчен эшләргә» дигән патриотик хәрәкәт киң җәелдерелә. Бу хәрәкәт Казанда, Васильевода, Кукмара, Чистай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш һәм башка шәһәр-районнарда киң җәелдерелә.
Казанның дүртенче мех фабрикасы эшчеләре планны 167-250 процентка үтиләр. Республикабызда 1941 елның июль-октябрь айларында гына да планны ике мәртәбә арттырып үтәүчеләр саны 600дән 2400 кешегә җиткән. Мәс­кәү тирәсендәге сугышта дошманны беренче җиңүләр белән рухланып, планны 350 процентка, хәтта 1000 процентка үтәүчеләр дә булган. Бу патриотик хәрәкәт Татарстанда киң колач ала.
Тылда халык ачтан интегә, калада һәм салада эш вакытында аңын югалтучылар да була. 1941 елның беренче сентябреннән халыкны азык-төлек белән тәэмин итү буенча карточка системасы кертелә. Казанда гына да аннан 517037 кеше файдалана. Хәрби завод-фабрика эшчеләренә, инженер-техник хезмәткәрләргә - 800, транспорт, элемтә һәм башка заводларда эшләүчеләргә - 600, хезмәткәрләргә - 500, иж­дивенецларга, 12 яшькәчә кадәрге балаларга 400 грамм икмәк бирелгән.
Татарстанда җиңел сәнәгать предприятиеләре сугыш чорында өч миллион комплект эчке күлмәк, ике миллион комплект очучылар өчен кием-салым, сугышчыларга дүрт миллион пар киез итек - барлыгы 600 исемдәге кием-салым, азык-төлек, корал озатып торды. Дүрт ел эчендә армия Казаннан 21000нән артык очкыч алды. Бу - илдә җитештерелгән һәр алты очкычның берсе дигән сүз иде.
Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводы сугышка 162 катер һәм баржа, Серго һәм Горький исемендәге заводлар 70 миллионга якын снаряд озаттылар. Бу сан илдә җитештерелгән барлык снарядларның 10 процентын тәшкил итте. Татарстанның дары заводы атаклы «катюшалар» өчен фронтка бер миллион данә заряд озатты. Республикабыз фронтка снарядлар, шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, төрле төрдәге суднолар, бронекатерлар һәм бронепоездлар, элемтә чаралары һ.б. озатты. Авыл хуҗалыгы фронтка 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт озатты, һәр хуҗалык сугышчыларга би­шәр килограмм кипкән бәрәңге әзерләп тапшырды.
Нәтиҗәдә, тыл-фронт бердәмлеге Бөек Җиңүне тәэмин итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: