Шәһри Казан

Тынгысыз йөрәк

Очраклы гына күрешүләр дә тормышны кискен генә үзгәртеп, күз күрмәгән ят җирләр белән бәйләп куялар. 1977 елда КДУның тарих-филология бүлеген тәмамлаган Чирмешән егете Латыйф Гатин, сугышта һәлак булган абыйсы турында материаллар җыярга дип, Татарстан үзәк музеена керә. Кызыксынучан егетне күреп алып, музей директоры аңа Тукай-Кырлай музеена мөдир булып эшләргә тәкъдим...

Очраклы гына күрешүләр дә тормышны кискен генә үзгәртеп, күз күрмәгән ят җирләр белән бәйләп куялар. 1977 елда КДУның тарих-филология бүлеген тәмамлаган Чирмешән егете Латыйф Гатин, сугышта һәлак булган абыйсы турында материаллар җыярга дип, Татарстан үзәк музеена керә. Кызыксынучан егетне күреп алып, музей директоры аңа Тукай-Кырлай музеена мөдир булып эшләргә тәкъдим итә.
Яңа музейның салып бетереп ята торган чоры була бу. Җил куптарган түбәне кабаттан ябалар, җиһазлар кайтаралар. «Аз гына вакыт эчендә Тукай музеена зур өлешемне кертә алуыма чиксез шатмын. Бу эшләрне кемнәрдер гомер буена да башкарып чыга алмаска мөмкин. Әлхәмдүлиллаһ», - дип яза «Кырлай бизәкләре» исемле китабында Латыйф Гатин.
Тынгысызлык - Латыйф аганың холкын билгели торган төп сыйфатларның берсе, күрәсең. Шулай булмаса, рус-чуаш милләте вәкилләре белән шыплап тулган Обсерватория бистәсендә мәчет салу, татар мәктәбе оештыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу буенча эшләрне башлап, аларны оештырып йөрергә алынмас иде. Яшел Үзән шәһәрендә беренче мәртәбә татар халык җыены уздыруны да олы казаныш дияргә була. Латыйф Гатинның «Хәрәкәттә - бәрәкәт» китабы белән танышып чыкканнан соң, бер кеше башкарган эшләрнең саллылыгына хәйран каласың. Ничаклы каршылыкларга очраганнар, шулай да кулларын салындырмаганнар, акрынлап, күркәм нәтиҗәләргә ирешә килгәннәр.
«Дөнья шулай корылган - тормыш даими үзгәрешләрдән тора, гасырлар агышында буыннар алмашы бара. Кемдер матурлыкка, яңалыкка тартыла, кемдер исә башкалар өстеннән хакимлек итәргә омтыла. Кызганыч, барлык үзгәрешләр дә гүзәллек, миһербанлык юнәлешендә бармый шул. Чөнки еш кына яңа идеаллар пәйда була, алар иманлылыкның мәңгелек кыйммәтләре белән каршылыкка керәләр. Нәтиҗәсе - фаҗига, милли инкыйраз, дөньяны дер селкеткән, җир йөзен кан-яшь диңгезенә батырган сугышлар. Югыйсә, бер генә дин дә кан коярга өндәми, бер генә халыкка да явызлык иңдерелми. Аллаһы Тәгалә барыбызны да бәхетле, иманлы булсыннар дип яраткан. Мин ышанам: һәр милләт, иртәме-соңмы, үзенең милли-рухи, дини-әхлакый асылына кайтачак, явызлыкка киртә куярга омтылачак». Бу юлларның авторы Латыйф Гатин. 75 яшен тутыручы ил агасы кыйбласын беркайчан да үзгәртмәгән, бүген дә анда булган ышанычка сокланмый мөмкин түгел. Гомер буе актив тормыш алып барган, шул ук вакытта каләмен дә куймаган, тарихи эзләнүләрне туктатмаган. Бөек Ватан сугышы каһарманнары, туган төбәге - Чирмешән районындагы Кармыш авылы турында җентекләп җыйган мәгълүматларын бүген дә галимнәргә җиткерә, матбугат битләрендә бастырып килә ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: