Шәһри Казан

Түз, геолог, түз!..

Америка геологлары үзләренең иң зур нефть ятмасы өстендә ниндидер бер гарәп илен тапканнар. Әлеге «оятсыз» гарәпләргә ачуы чыккан Америка аларга каршы сугыш башламаса, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин булган ди хәтта.

Әлбәттә, бу - геологларга багышланган күпсанлы мәзәкләрнең берсе генә. Һәм ул, кем әйтмешли, аларның дөнья тарихында нинди зур роль уйнаулары турында сөйли. Россия өчен инде әйткән дә юк. Мәсәлән, кем белә, әгәр заманында Е.П.Тихвинский, А.В.Лукин, С.П.Егоров кебек геологлар Татарстанда «Ромашкино» нефть ятмасын ачмаган булсалар, дөнья тарихы нинди юлдан китәр иде икән?! Аннан башка Совет дәүләте Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңеп чыга алган булыр идеме? Хәер, атаклы «Ромашкино» ятмасы әле бүген дә ил икътисадының терәве булудан туктамый. Гәрчә аның элекке куәте инде акрынлап сүнүгә таба барса да. КДУның геология факультеты деканы, геология һәм минерология фәннәре докторы Анатолий Борисов сүзләренә караганда, республиканың көньяк-көнбатышындагы нефть скважиналары ресурсы инде сиксән процентка эшкәртелеп беткән. Хәзер алардан башлыча составында аз күләмдә нефть катнашмасы булган су гына чыга. Шуңа күрә геологларның игътибары бүген Татарстанның көнбатышына юнәлгән. Анда нефть чыганаклары барлыгы фаразлана. Ләкин белгечләр Татарстанда икенче Ромашкино ачу инде мөмкин түгел дип саный. Шулай да, нефть запаслары яңадан тулылана дигән гипотеза да бар. Бу күренеш углеводородлар миграциясе хисабына башкарыла. Ягъни алар нефть суыртып алынган бушлыкка тагын да тирәнрәк катламнардан күтәрелергә мөмкин. Димәк, тулысынча эшкәртелгән чыганакларның да тагын берничә дистә елдан нефть бирә башлаулары ихтимал.
Шунысы кызык, заманында илне генә түгел, бүгенге олигархларны да (шул исәптән безнекеләрен дә) алтынга коендырган геологлар үзләре бүген ничек яши? Һәрхәлдә, Татарстан нефтен табуга гаять зур өлеш керткән Е.Тихвинский, А.Лукин, С.Егоров кебек геологларның исемнәрен бүген коллегаларыннан башка кемнәр генә белә икән?!
Дөресен әйтергә кирәк, Совет чорында геологларның эшчәнлеге дәүләт сере булып саналып килде. Без дә аларны урман-тайгаларда, таулар арасында казылма байлыклар эзләүче романтик һөнәр ияләре итеп кенә белә идек. Ә менә кем кайдан нәрсә тапкан, бу хакта мәгълүмат беркайда да бирелми иде. Дөрес, табигый байлыкларны беренче булып ачучы геологларга махсус диплом һәм күкрәк билгесе тапшырыла иде анысы. Шуңа өстәп, бераз акчалата премия дә. Аның күләме Совет чорында 100 сумнан 1000 сумга кадәр булса, 90 нчы елларда - 40 мең сум тирәсе. Килешәсездер, дәүләтнең һәм бүгенге олигархларның әлеге казылма байлыкларны эшкәртүдән алган табышлары белән чагыштырганда, премиянең күләме тавыклар көләрлек. Махсус диплом исә пенсиягә бернинди өстәмәләр дә, ташламалар да бирми. Шул рәвешле, пенсиягә чыккан бик күп геологлар, хәерчелектә гомер итеп, дөньядан киттеләр. Мәсәлән, Удокан бакыр ятмасын беренче булып ачкан Елизавета Бурцеваны гына алып карыйк. Туганнары һәм танышлары аны соңгы юлга озату өчен кирәкле акчаны кешеләрдән тиенләп җыялар. Ә бит ул - Ленин премиясе лауреаты. Элекке коллегалары аның пенсиясен бераз булса да арттыруны сорап, Президентка хат та язалар. Хат өч ел буе адашып йөри. Бурцева өч ел буе җавап көтә алмый, 2005 елда үлә. Ә Удокан бакыр ятмасын исә шул ук 2005 елда, аукционга куеп, сатып җибәрәләр. Аның башлангыч бәясе - 250 миллион доллар.
Талнах никель рудасы һәм платина ятмаларын ачкан Юрий Кузнецов исә, җан асрау өчен пенсия акчасы гына җитмәгәч, Мәскәү чүплекләреннән шешә җыярга мәҗбүр була. Читадан ерак түгел Катугин тантал ятмасын ачкан геологлар Васильева, Васютина, Коряк автономияле округында платина ятмасын ачкан Мелкомунов, Логинов, Уваров, Зайцев, Әстерхан нефтен беренче булып тапкан Рыковский һәм башка бик күп исемнәр... Бүген аларны беркем белми. Ә бит бу кешеләр заманында Советлар Союзын баетучылар гына түгел, ә аларның ачышы бүгенге Россиянең дә икътисади нигезен тәшкил итә. Шулай ук бүгенге олигарх-бизнесменнарның «эшләп» тапкан миллионнарында да аларның хәләл өлеше ята.
Мәсәлән, бүген ЛУКОЙЛны белмәгән кеше юк. Ә менә Антон Михайлович Армишевны кайсыгыз белә? Югыйсә 1982 елда нәкъ менә ул Төньяк Боз океаны утрауларында нефть таба һәм Баренцев белән Карцев диңгезләре шельфыннан нефть чыгару мөмкинлеген исбатлый. Хәер, бүген ЛУКОЙЛ актив үзләштергән Комлы Күл (Песчаноозерское) ятмасын ачкан өчен аңа, әлеге дә баягы, диплом һәм 20 мең сум премия бирәләр анысы. Тик дефолттан соң ул премия Антон Армишевка дусларын ресторанга чакырып, бүләкне «юарга» гына җитә.
Менә ун елдан артык инде Россиядә геологларга ачыш ясаганнары өчен диплом да бирми башладылар. Сәбәбе гади - премияне нинди чыганактан алырга икәнлеген белмиләр. Кыскасы, үзләренә алтын йомырка салучы тавыкка бүген берәүнең дә рәхмәт әйтәсе килми.
Ләкин монда сәбәп бүтәндә түгелме икән?! Мәсәлән, бездә хәзер капитализм. Ә капитализм законнары буенча, әгәр кеше нәрсәне дә булса беренче булып ача икән, димәк, аның аңа авторлык хокукы да булырга тиеш. Ә ачышы өчен рәсми бүләкләү - моны рәсми тану дигән сүз. Тик РФ Табигать ресурслары министрлыгының интеллектуаль милекне саклау бүлеге мөдире урынбасары Леонид Подшибихин әйтүенчә, Россиядә андый ачышларны теркәү мөмкинлеге гомумән каралмаган. Бу судлашу низагларын булдырмас өчен махсус эшләнелгән. Менә шулай, кем әйтмешли, Россиянең капитализмы да үзенчә.
Иң борчыганы - илдә геологиягә игътибар бетте. Эше авыр, акча аз түлиләр, торак мәсьәләсен әйткән дә юк. Нәтиҗәдә геологиягә кеше килми. Кыскасы, җырдагыча: «Түз, геолог, бирешмә, геолог!» - дип әйтергә генә кала. Тик менә элекке геологлар тапкан табигый байлыклар беткәч, яңаларын кемнәр ачар? Бусына әлегә анык кына җавап бирүе кыен.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: