Шәһри Казан

Төзекләндерелгәнне саклый да белергә кирәк

Казанның Яңа Савин районындагы «Уңайлы йорт» («Уютный дом») идарәче компаниясе үзенең узган елдагы эшчәнлеге турында халык алдында хисап тотарга кереште.

Реклама

- Без 554 йортка хезмәт күрсәтәбез. Алардагы 61 мең 629 фатирда 148 мең 980 кеше яши. Йортлар яннарындагы җыештырылырга тиешле мәйдан 4 миллион квадрат метрга якын, әле тагын күпме подъезд бар, - дип эшнең колачына игътибар юнәлтте «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев.
Узган ел гына да федераль һәм җирле бюджетлар хисабына районда күпфатирлы 12 йорт комплекслы рәвештә капиталь төзекләндерелгән, 43 торак йортта 204 лифт яңага алмаштырылган. «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе узган ел янә 14 ишегалдын төзекләндерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Академик Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт ишегалдын ошатып: «Ишегаллары ул менә шушылай матур булсын. Шәһәр депутатлары ел саен - бер, ә Дәүләт Советы депутатлары ике-өч ишегалдын төзекләндерсен. Моны ничек башкаралар, анысы инде аларның эше», - дигән иде.
Марат Нуриев: «Торак йортларны, ишегалларын төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Кызганыч, төзекләндерелгән подъездларны буяулар белән пычрату, корылмаларны вату очраклары күзәтелә. Фатирлар хосусыйлаштырылган, димәк, йортка да үзебезнеке дип карарга, кемнәрнеңдер корылмаларны ватуына юл куймаска кирәк», - дип, теләкләрен дә җиткерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: