Шәһри Казан

Уф, арыдым, туйдым...

Уф, арыдым, бернәрсә эшлисем дә, сөйләшәсем дә, беркемне күрәсем дә килми, дип зарланучылар күбәеп китте әле соңгы вакытларда?! Кичен эштән арып-талып кайту барыбыз өчен дә таныш хәл. Ә бит кайбер очракта бернәрсә эшләмәгән килеш тә үзеңне арыган кебек хис итәсең: эшлисе дә, сөйләшәсе дә килми, хәтта тыныч кына телевизор карап...

Соңгы елларда бу авыру турында еш сөйли башладылар, ә беренчеләрдән булып хроник арыганлык, җитди чир буларак, ХХ гасыр башларында телгә алына. Бер төркем белгечләр аны бөтен гомерен эшкә багышлаганнар авыруы дип санаса, икенчеләре моны ялкаулар өчен менә дигән уйдырма дип саный. Дөреслекне кайдадыр уртадан эзләргә кирәктер инде: хроник арыганлыкны гадәти арудан аера белү әһәмиятле. Хроник арыганлык гадәттә күзгә күренеп тормаган сәбәпләр аркасында барлыкка килә һәм озак вакыт ял иткәннән соң да бетми. Әмма әлеге авыруны танып алуы бик кыен, чөнки аның билгеләре башка авыруларныкына бик охшаш. Ышануы авыр, әмма АКШта 100 мең кешенең һәр унынчысы хроник арыганлык белән авырый. Аеруча хатын-кызлар бу авырудан еш җәфалана. Авыру, нигездә, 25-45 яшьләрдә барлыкка килә.
Кайбер авырулар төнлә белән нык тирләүгә, баш әйләнүгә, кәефнең тиз кырылуына зарлана. Дөрес диагнозны, билгеле, табиб кына билгели ала.
Хроник арыганлыкның сәбәпләре дә күптөрле: ул аз йоклау, гел стресс кичерү, авитаминоз, дөрес тукланмаудан да барлыкка килергә мөмкин. Хроник арыганлыкка таруның без белеп бетермәгән тагын берничә сәбәбе бар:
1. Бертөрлелек. Һәр көн икенчесенә ике тамчы су кебек охшаган икән, көннәрдән бер көнне баш мие моннан ара башлый. Шуңа күрә һәр көнгә нинди дә булса үзенчәлек кертергә тырышыгыз: әйтик, эшегезгә икенче маршрут белән барыгыз йә булмаса кичке ашка үзенчәлекле бер ризык әзерләгез. Иң мөһиме - баш миегезне берәр нинди сюрприз белән шаккатырыгыз.
2. Яктылык җитмәү. Яктылык җитмәгәндә гадәттә нинди хәл күзәтелә? Әлбәттә инде, йокы килә... Шуңа да көз һәм кыш көне үзенә бертөрле хәлсезлек сизелә. Димәк, беренче мөмкинлек барлыкка килүгә үк - урамга, кояш нурларында коенырга!
3. Су җитмәү. Күпләр, үзләре дә моны сизмәстән, су җитмәүдән интегә. Организм үзенә 2-3 процент кына сыеклык җитмәсә дә, сигналлар җибәрә башлый. Суның күләме кимегән саен, организм хәлсезләнә бара: баш миендәге кан әйләнеше начарая, нәтиҗәдә йөрәк көчлерәк эшли башлый. Шуңа, чиста суны ешрак эчәргә тырышыгыз!
4. Диеталарны еш тоту нәтиҗәсендә, организмга кирәкле витаминнар җитми башларга мөмкин. Арыганлыкны В төркеме, А, Е витаминнары белән җиңәргә мөмкин. Шулай ук составында цинк, селен, тимер һәм магний булган препаратларга игътибар бирегез.
5. Кайгыру-борчылулар. Көн саен диярлек була торган стресслар яшәү көчен ала һәм нерв системасын какшата.
6. Көчле тавыш, шәһәр шау-шуы кан басымын күтәрә, нерв системасын какшата, өстәвенә болар барысы да хроник арыганлыкка китерә.
7. Хроник арганлыкның сәбәбе булып еш кына эндокрин система, йөрәк, инфекция авырулары, шулай ук нерв системасы белән бәйле авырулар да тора.
Бу авырудан ничек котылырга, ничек аны булдырмый калырга, дисезме? Бердәнбер киңәш ул - эш белән ялны чиратлаштырырга, стрессларны җиңә белергә өйрәнергә кирәк. Хроник арыганлык синдромы белән көрәштә сәламәт йокы (көнгә 7-8 сәгать), спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану мөһим урын алып тора. Медицина да авыру белән көрәштә төрле ысуллар тәкъдим итә. Алар арасында витамин терапиясе үткәрү, дару препаратларын эчү, массаж ясату, мануаль терапия, аутотренинглар һ.б. бар.
PS. Авыруны профилактикалау өчен бер рецепт тәкъдим итәбез.
Берәр чәй кашыгы каен җиләге яфрагын һәм юкә чәчәген, 2 чәй кашыгы мелисса алып ваклагыз. Бу катнашмага 1х20 нисбәтендә кайнар су агызыгыз һәм 1-1,5 сәгать төнәтегез. Даруны марля аша сөзеп, тәүлеккә бер тапкыр, йоклар алдыннан ярты стакан эчегез. Шифасы тисен!

Хроник арыганлык билгеләре:
- хәлсезлек, тиз ару, тиз кызып китүчәнлек, эмоциональ киеренкелек;
- арыганлыкның ялдан соң да бетмәве;
- гадәти шөгыльләр белән кызыксынудан туктау;
-йокысызлык;
- аппетит югалу;
- игътибарсызлыкның көчәюе;
- буыннар авырту;
- мускулларның хәлсезлеге күзәтелү;
- еш салкын тию һ.б.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим