Шәһри Казан

Ук-клавиша (Компьютер җиһазлары сата торган кибет тормышыннан бәян)

Малай җәйге ялында компьютер җиһазлары сата торган кибеткә урнашты. Яхшы инде, урам буенда йөргәнче, эшкә өйрәнә, үз кирәк-ярагына мая булдыра. Сирәк кенә мин дә аның янына керештереп, хәлен белеп чыгам. Бер мәлне кибеткә затлы киенгән бик фырт ханым килеп керде. Күптән түгел генә хушбуйда коенып чыккан, керфекләреннән җил хасил була....

Малай җәйге ялында компьютер җиһазлары сата торган кибеткә урнашты. Яхшы инде, урам буенда йөргәнче, эшкә өйрәнә, үз кирәк-ярагына мая булдыра. Сирәк кенә мин дә аның янына керештереп, хәлен белеп чыгам. Бер мәлне кибеткә затлы киенгән бик фырт ханым килеп керде. Күптән түгел генә хушбуйда коенып чыккан, керфекләреннән җил хасил була. Тырпайган бармак­ларыннан күренеп тора инде, бу гади кеше түгел.
- Миңа ук-клавиша кирәк, - ди бу, бик җитди һәм кире каккысыз кыя­фәт белән.
Минем малай аптырап кала:
- Гафу итегез, нинди клавиша?
- Ук-клавиша. Компьютер өчен.
- Белмим шул... Андый клавишаны бер дә ишеткәнем юк... - дип тирә-ягына карана малай. - Бездә бармы андый нәрсә?
Бергә эшләгән сатучылары да иңнәрен генә җые­ра:
- Юк... Ишеткән дә юк...
- Җыен надан! - дип кыза тәти ханым. - Шуны да белмисез... Нәрсә өчен түлиләр соң сезгә?!.
Башлар бераз түбән иелә. Шундый надан бала үстергән өчен миңа да оят булып китә. Чынлап та, хәзерге яшьләр үз эшенә бик җитди карамый шул. Кибетеңдә нәрсәләр сатылганын да белмә инде, шул да булдымы эш.
Ул арада ханым телефон номерын җыя:
- Карале, сатучыга үзең аңлат әле. Трубканы аңа бирәм.
Телефон кычкырып сөйләүгә корылган.
- Яхшы, - дигән тавыш ишетелә теге очыннан.
- Саумысыз, - ди минем малай, бераз аптырый төшеп. - Монда бер кыз ук-клавиша сорый. Сез аның нәрсә икәнен җентекләбрәк аңлата алмассызмы?
- Беренчедән, бер кыз түгел, ә минем директор Фәлән Фәләновна, - ди телефонның теге очындагы егет, бераз төксе тавыш белән. - Икенчедән, мин клавиша маркасын язып бирдем һәм: «Менә шундый ук клавиша кирәк», - дидем...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: