Шәһри Казан

Укучыларны 40 тапкыр Уралга алып барган

Дөрес, үз белгечлеге буенча физкультура укыту белән генә чикләнсә дә, ул республикада гына түгел, Россия күләмендә башкаларныкыннан аерылып торган үз укыту методикасы, иң яхшы җиһазландырылган спорт залы булган укытучы буларак танылган булыр иде.

А знакай районы Актүбә 1нче урта мәктәбендә 43 ел эшләү дәверендә чыннан да ул моңа иреште. Сүз легендар, кабатланмас Владимир Соколов турында бара икән, берничек тә аны мәктәп кысаларында гына чикли алмыйсың. 40 тапкыр Уралга, 20 тапкыр Кавказга, биш‑алты тапкыр Төрекмәнстан белән Казахстанга походлар оештырган «каешланган» кеше ул.

Беренче тапкыр мәктәп укучылары белән райондагы Чалпы, Кәкре Елга авылларына, Чатыртауга барган чаклар инде күптән артта калган. 1974 елда Карабаш сусаклагычына походка баргач, иптәшләрен Уралга чыгып китәргә өнди ул. Ун кеше җыелып чыгып та китәләр. Бер атна йөриләр! Шуннан бирле ел да йөзәрләгән чакрым юл үтеп, Уралга йөри башлыйлар алар. 1976 ел иң озын поход буларак тарихка кереп кала: 30 көн‑30 кеше!

- Поезд белән киттек. О‑о ул чагында... Көньяк Уралның иң биек ноктасы-Ямантауда 200 чакрым җир уздык. Совхоз кырларында ул елны 2,5 мең сум акча эшләгән идек. Бу ярты «Җигули» дигән сүз иде ул чакта.

Тауларның үзенә бер сихри көче бар бит аның. Анда сукмактан гына йөрисең. Һавасы чиста. Кичләрен йолдызларны кул белән тотарсың сыман. Суны елгадан эчәбез, елгада юынабыз. Су үтә күренмәле. Миясста беренче тапкыр Тургаякка баргач, шаккаттык: суның үтә күренмәлелеге 20 метрга (!) кадәр иде. Тиен акчаны суга ыргытасың, шуның су төбенә төшеп җиткәнен карап торасың, - дип искә ала Владимир Соколов.

Җанга дәва
Бу иренмәс җанга каян килеп шундый поход «җене» кагылган соң? Аның да үз тарихы бар.

- Мәктәптә 7‑8 нче сыйныфта укыган чак. Бер пионер вожатые килде безгә. Грек кызы иде. Беренче тапкыр походка ул алып барды. Карабаштан җәяүләп Әлмәткә бардык. Ул сәяхәтне мин әлегәчә хәтерлим. Рюкзак, йокы капчыгы дигән әйберләрнең әсәре дә юк чак. Кулларда сумкалар. Мәктәпләрдәге интернатларда куна‑куна йөреп кайттык. Менә шуннан йогып калды бу «авыру».


«Без - Уралда»

Иң матур төсләр - ташларда
Еллар дәвамында Көньяк, Урта, Төньяк Уралны аркылыга-буйга йөрү, Анападан Хостага кадәр Көнбатыш Кавказны айкау эзсез үтми. Табигый ташларның матурлыгы үзенекен итә - юл йөргән саен биштәрләр авырая бара. Шулай итеп, 2000 елда мәктәптә Владимир Соколов җитәкчелегендә Төбәкне өйрәнү һәм асылташлар музеена нигез салына. Хәзер инде биредәге экспонатларның саны меңнән артып китә.

Минераллар белән мавыгу махсус әдәбиятка, сәяхәтләр турындагы китапларга да юл ача. Россиянең мәшһүр минерологы академик Фирсинның «Путешествие за камнем по Уралу» дигән китабы исә сәяхәтчеләргә юл күрсәтүче компас ролен үти. Әлеге маршрут буенча дүрт‑биш мәртәбә машина белән Көньяк Уралны йөреп кайталар.

Музейдагы кайсы гына ташны алсаң да, һәркайсының үз тарихы. Иң беренче табылган тау бәллүрен аласыңмы, мәгарәләрдән кайткан столоктитларны, сталакмитларнымы... Быел әнә экспозициягә магнизит өстәлгән. Чараит кебек тапмастайларын тора‑бара сатып та алгалаганнар. Эреле‑ваклы минералларның төре генә дә 150 дән артып китә диләр.


Музейда.

«Мин аучы»
50 еллык стажы булган аучы Владимир Соколов турында сөйләүне «десерт»ка калдырсаң да була. Чөнки музейдагы төп экспонатларны нәкъ менә аучы трофейлары тәшкил итә. Нинди генә җәнлек-җанварның карачкысы юк монда. Кошлар белән бергә санаганда, алары да йөздән артыкка җыела торгандыр. Карачкыларның барысын да Владимир Антонович үзе ясый. 1995 еллардан бирле шөгыльләнә ул моның белән. Беренче булып аның тупланмасында байбаклар барлыкка килә, аларга бүре, куян, төлке, кабан дуңгызы өстәлә. Ни генә юк монда: поши, Казахстан белән Төрекмәнстаннан кайткан тау кәҗәсе, кыр куяннары, чәшке, кеш, кондыз, бурсык, селәүсен, болан, әрлән, мәче башлы ябалак...

... Аучысын аучы, әмма җан кыярга кул күтәрелмәгән чаклар да була икән.

- Өч еллар элек өйдә бөркет тоттым. Дөресрәге,миңа аны бер аучы алып килде. Карачкысын ясарсың дип. Аткан булган. Исән бит бу, дим. Шулай да калдырып китте. Мин аны ике‑өч ай бакчада асрадым. Ашаттым, эчерттем. Хәле яхшыргач, очып китте. Атарга кул күтәрелмәде, - ди ул. - Әле күптән түгел генә улым шалтырата: «Юлда сасы көзән таптатканнар, нишләтим?» - ди. Ярышларда чак иде, суыткычка тык, дидем. Кайткач, эшкәрттем. Кышын эшләве җиңелрәк, карга батырып куясың да, салкында аларга берни булмый. Аннан әкеренләп эшлисен. Җәй көне кыенрак. Тиз‑тиз берне эшли алсаң, бик яхшы,-дип аңлата оста.

Экспозициягә тагын бер бөркет өстәлергә то-ра. Колачы метр ярымлап кына булыр. Инде эше беткән дияргә була. Остаханәдән алып килеп, музейга урнаштырасы гына калган. Анысы ничек килеп эләккәнме? Актүбәдә берәүләрнең тавыкларын чәлдерә икән бу. Көн дә бер тавыкны күтәреп алып менеп китә, ди. Саклап торып атканнар. Әлбәттә инде кызыл товар - аюларның музейга эләгү тарихын да сорамый булдыра алмадым.

Реклама

- Ул ике аю табигатьтә яши торган аю түгел иде. Читлектә асраганнар аларны. Көннәрдән бер көнне хуҗасының алардан арынасы килде. Аучылар җыйнаулашып барып аттык...

Мәктәп музее гына түгел бу
Моңа кадәр спорт залына уза торган коридорны биләп торган экспонатлар, ниһаять, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән узган ел аерым бинага күчерелде. Биредә район халкы гына түгел, Мәскәүдән, Кытайдан, Сингапурдан килүчеләр дә булган. - Моның мәктәп музее икәненә ышанасы да килми. Тизрәк музей статусы алыгыз! - диләр алар һәммәсе беравыздан. Афәрин, Соколов!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: