Шәһри Казан

Ул көннәр кабатланмасын иде!

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан хатирәләремне уртаклашырга булдым. Ул еллар кабатланмасын иде!.. Беркайчан да!..

Реклама

Тәрәзәләргә аксыл яктылык иңә башлаган иде инде. Ниндидер шомлы сизенүдәнме икән, мин уянып киттем. Янымда яткан апам, сеңелем мыш-мыш йоклыйлар. Чаршау артында әтиемнең тирән итеп тын алуы ишетелә.
Кинәт тупас итеп тәрәзә кактылар. Йөрәгем өшеп китте - безнең авылда болай итеп беркем дә тәрәзә какмый бит, хәтта бригадир Фарук абый да...
- Ачыгыз!..
Әтием урыныннан авырлык белән генә кузгалды. Мин, куркынып, апама сыендым. Ул арада ишектән хәрби кием кигән ике кеше килеп керде.
- Шәйхулла Миңнуллин? - дип сорады алдан керүчесе.
- Әй-е... - диде әтием.
- Җыен тизрәк, контра!
Әтием нишләргә белми аптырап калды. Бераздан аны алып киттеләр. Безнең өйгә көтелмәгәндә кергән кайгы хәбәре авыл өстенә таралды: «Тимерче Шәйхулланы төрмәгә алып киткәннәр!» Берничә көннән әтине кире авылга алып кайттылар. Әниебезгә ияреп, без дә аны күрергә бардык. Әтиебез янына хәтта безне - балаларын да якын җибәрмәделәр. Район партия комитетының киңәйтелгән бюро утырышы булды һәм анда безнең гаиләне Себергә сөргенгә җибәрергә дигән карар кабул иттеләр. Икенче көнне без, ашъяулыкка ризыклар төреп, Апас төрмәсенә киттек. Тик әтием белән күрешү насыйп булмады. «Аны инде Казанга алып киттеләр», - дип кенә әйттеләр. Берничә көннән безне дә алып киттеләр.
...Әниемнең нигезгә ятып елаганы әле дә хәтеремдә. Ул авылдан бер тапкыр да читкә чыкмаган, шуңа күрә, нигездән аерылу аңа аеруча авыр булгандыр. Ә без, сабыйлыгыбыз белән, ул кадәр үк кайгырмадык шикелле... Барасы юлның никадәр сикәлтәле, дәһшәтле булуын башыбызга да китермәгәнбез шул. Казаннан безне товар вагоннарына төяп җибәрделәр. Вагон халык белән шыгрым тулы, барысы да Татарстанның төрле төбәкләреннән сөрелгән кешеләр...
Бер ай шулай юлда үтте. Ниһаять, безне «Большой Невер» станциясендә төшереп, йөк машиналарына утыртып алып киттеләр. Автомат көпшәләренә карап тын гына барабыз - елый-елый күз яшьләре кипкән иде инде. Безнең гаиләне Тында бистәсеннән 200 чакрым читтәге җиргә урнаштырдылар. Бездән башка монда тагын берничә гаилә бар иде. Барыбыз да күзәтү астында яшәдек. Соңыннан белдем: бу җирләрдә барысы да сөрелгән кешеләр икән. Әтием тимерчелектә эшли башлады. Ул, авылдагы кебек үк, алны-ялны белми намуслы хезмәт итте. Безнең гаилә архивында әтиемне мактап язган уңай характеристикалар әле дә саклана.
Апа белән мин Тында бистәсендәге интернатта торып укый башладык. Әти-әниебезне, туганнарыбызны бик сагына идек. Интернат алар торган җирдән 200 чакрым ераклыкта булса да, кайтырга тырыша идек, чөнки әтиемә безнең янга килергә рөхсәт бирмәделәр.
Еллар үтте. Себердә алты елга якын торганнан соң, 1955 елның мартында безгә Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Рөхсәт булуга ук, кубарылып, апрель ае башларында Казанга кайттык. И, туган җирнең гүзәл тарту көче... Ә бит күпме кан кардәшләребез чит-ят туфракта каберен тапты, күпмесе шунда төпләнеп калды... Безнең сагынуга чикләр юк иде. Казанда төпләндек. Әтиемне, һөнәрләре күп булу сәбәпле, эшкә тиз алдылар, хәтта фатир да бирделәр...
Әтиебезне нахакка гаепләгән «эш» 40 елдан соң - 1989 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан яңадан тикшерелде. Гаделлек җиңде - ул акланды. «1898 елда туган Шәйхулла Миңнулла улы Миңнуллин һәм аның гаиләсенең ТАССРның Апас районы, Иске Әнәле авылыннан Амур өлкәсенә мәҗбүри җибәрелүе прокуратура тарафыннан дәлилсез дип табылды» дип язган документ алдык. Әтием белән әнием һәм балаларының исемнәре сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»на кертелде.
Күңелдә бер генә теләк яши: ул караңгы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде! Беркайчан да!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: