Шәһри Казан

Ульяновск өлкәсеннән Асия апа Валееваның сугыш яралары әле һаман да йөрәгендә

Күпме яшьләрнең хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирмәгән сугыш афәте 17 яшьлек Асияне дә читләтеп үтми. Ульяновск өлкәсенең Цильна районы, Кәшә авылында балачактан җырлап йөргән кыз 1939 елда Казанга музыка училищесына укырга килә. (Аның Әтисе Госман абый оста гармунчы, әнисе Бибиҗамал оста биюче булганнар) Абыйсы Фәйзи Садыйков та Казанга килеп күп...

Күпме яшьләрнең хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирмәгән сугыш афәте 17 яшьлек Асияне дә читләтеп үтми. Ульяновск өлкәсенең Цильна районы, Кәшә авылында балачактан җырлап йөргән кыз 1939 елда Казанга музыка училищесына укырга килә. (Аның Әтисе Госман абый оста гармунчы, әнисе Бибиҗамал оста биюче булганнар)

Абыйсы Фәйзи Садыйков та Казанга килеп күп кенә күренекле җырчыларга уйнаган баянчы). Имтихан алучыларга халкыбызның озын көйләреннән булган "Иске карурман" җырын сузып җибәрә ул. Моңлы тавышлы җырчы кызны берсүзсез укырга кабул итәләр. Шатлана -шатлана укып йөргәндә, икенче курсны тәмамлап җәйге ялларга киткән чакта, илебез күген кара болыт каплар, дип кем уйлаган бит?! Октябрь ахырларында яшьләрне тоз баржасына төяп, Тәтеш якларына окоп казырга җибәрәләр. Ул чакларны тыныч кына сөйли алмый Асия апа. Күзләре яшькә төренә аның. Әле ярый янында терәге булган бертуган Габдрахман абыйсы да була. Авылга килеп төшүгә, биш балалы бер чуаш гаиләсенә фатирга да бергә керә алар. Салкыннан авылларындагы кое туңганлыктан, иртәнге дүрттә кар белән сөртенеп окоп казырга чыгып китә алар. Шунда Асиянең аяк-куллары шешенә. Шул турыда штаб җитәкчесенә кереп әйткәч: "Сез сугышта катнашучылар. Әнә немецлар килә, безгә тизрәк казырга кирәк", - дип кызны кире борып чыгара. Яшьләр окоп казыганда хәлсезлектән, салкыннан интегәләр. Соңрак килгән студентларның шактые туңудан окопларда ятып җан бирә. Әтисе заманында үзе дә сугышта катнашкан кеше булганлыктан, кызы Асияне ныклап киендереп җибәрә. Шулай да үзәккә үтәрлек салкыннарны кием белән генә җиңеп буламы соң? Ир -егетләр сыман эшкә батыр булган авыл кызын иптәшләре "Вася" дип йөртә.

Көненә 600 грамм ипи, бер уч онны суга болгатып ашаулары бүген дә күз алдыннан китми Асия апаның. Адәм баласына мәрхәмәтле кешеләр очрап тора бит ул. Шул вакытта фатирда яшәгәндә, чуваш хатынның яхшылыкларын гомер буе онытмый Асия апа. Үзләренә пешергән кабактан бөтенләй чит кешегә өлеш чыгарулары гаҗәп тә тоела аңа. Шуңа күрә ветеран әлеге хатынны бүген дә догасыннан калдырмый.

Асиягә 1942 елның март аенда гына Казанга кайту насыйп була. Анда да Иделдәге боз өстеннән 30-40 километр җәяүләп кайталар. Ә инде җәй айларында кабат Мари якларына урман кисәргә җибәрәләр үзләрен. Училищелардан килгән яшъ кенә малайларга агачны ничек чабарга икәнен өйрәткәндә үзенең аягына балта очы килеп тия аның. Аягыннан чәчрәп чыккан канны күрүгә, иптәшләре шунда ук жгут салып, хастаханәгә җибәрәләр. Әмма анда да озак ятмый. Аяклары авырткан килеш, берничә көннән аны чакырып эшкә чыгаралар. Әнә шул чакларда кызның: "Монда эшләгәнче сугышка китүең хәерле" дигән чаклары да еш була. Көз көне Казанга кайту белән "Искож" заводында эшли башлый Асия. Анда балалар йортларында тәрбияләнгән үсмерләрне станокларда эшләргә өйрәтәләр. 1943 елның җәендә урып-җыю чорында бер төркем эшчеләрне Алексеевск якларына колхозга эшкә җибәрәләр. Шунда кыз комбайнны да иярләргә өйрәнә. Сугыш чорында армый-талмый эшләгән кыз "Фидакар хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. Аннары башкалары да өстәлә.

Реклама

1945 елда геологлардан беренче булып "Тиздән сугыш бетәргә тиеш" дигән сүзләрне ишетүгә куанып бетә алмый эшчеләр. Ниһаять, 9 май көнне иртәнге сәгатътә "сугыш бетте" дип игълан итәләр. Урамдагы халыкның шатланып җырлаучысына караганда үкси-үкси елаучысы күбрәк иде. Әгәр ул күз яшьләре җыелса, елга булыр иде" дип искә ала ул көннәрне Асия апа. Үзенең дә Мансур исемле энесе сугыш кырларында ятып кала. Габдрахман абыйсы инвалид булып кайта.

Сугыштан соң Асия кабат үзе укый башлаган музыка училищесында укуын дәвам итәргә йөргәндә, әтисе аңа каршы төшә. Артистлар төнлә эшли, көндез йоклый, янәсе. "Кияүгә чыккач ирне, балаларны карарга кирәк булачак",- дип ата кеше кызына башка һөнәр сайларга куша. Әтисенә каршы килми ул. Казан механика-технология техникумына укырга керә. Әмма ярдәм сорар кешесе булмаганлыктан, акча җитмәүдән интегә кыз. Шул чагында эш сорап завод директорына барудан башка чара калмый. Шуннан соң Асия ханым Вәлиева эшли - эшли бухгалтерлар курсын да тәмамлый. Озак еллар бухгалтер булып эшли. Улы Рөстәм әфәнде дә Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлап җаваплы эшләрдә хезмәт куйган.

Сугыш яралары әле һаман да аның йөрәгендә. Окоплар казыганда салкыннарда туңулар да эзсез калмаган. Гомер буе аяклары авыртудан җәфаланган. 44 яшендә каты авыртып хастаханәгә баргач, табиблар аңа операия ясау файдасыз, дип кире борганда, хирург Галина Медведовская аның гомерен озайта. Асия апа быел 93 нче кышын каршылый. Аңа һич тә үз яшен бирмәссең. Ашарга да пешерә, намазын да укый, үләннәрдән төрле дарулар ясап үзен - үзе дәвалап яши ул. Аның озак яшәүенең тагын бер сере бар. Үзенең туганнарына, тирә -юндәгеләргә бары тик яхшылыклар кылудандыр. Чөнки әти-әниләрен абыйсын озак кына тәрбияләп соңгы юлга озаткан.

Асия апа һәр яңа көн туган саен күгебезнең тыныч булуына куанып, балалары, оныклары өчен шатланып яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: