Шәһри Казан

Умырзая кебек тиз сулды ул

Юк, мин яшәр идем озак-озак, Минем килми алай буласым. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым, - дип җырласа да, аның гомере кыска булды шул. Быел аңа 66 яшь кенә тула иде. Таһир Якуповның сәхнә гомере дә кыска, 18 ел гына булды. Ләкин аның җыр сәнгатендә үз урыны, үз эзе...

Реклама

Юк, мин яшәр идем озак-озак,
Минем килми алай буласым.
Умырзая кебек, умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым,

- дип җырласа да, аның гомере кыска булды шул. Быел аңа 66 яшь кенә тула иде. Таһир Якуповның сәхнә гомере дә кыска, 18 ел гына булды. Ләкин аның җыр сәнгатендә үз урыны, үз эзе калды, үз мәсләге булды.
1946 елның 13 май таңында Казанның татар рухы нык сакланган Яңа Бистә төбәгендә, җырга-моңга гашыйк Якуповлар гаиләсендә, дөньяга бишенче бала булып, аваз салган ул.
Бу йортта төрле уен кораллары - берничә гармун, мандолина, пианино була. Әтиләре Габдулла әфәнде боларның барысында да оста уйный. Әнисе Фатыйма (чын исеме Хәтимә булып, Габдулла әфәнде үзе генә белгән серле сәбәп белән аны Фатыйма дип йөрткән) татар халык җырларын бик тә моңлы итеп җырлаган. Алар үзләрендәге бу гаҗәеп хәзинәне балаларына да бирәләр. Таһирның ике абыйсы Камил белән Наил, апалары Сания, Асия - барысы да оста җырчылар. Шундый тату зур гаиләдә үскән кечкенә Таһирда иң күркәм сыйфатлар тәрбияләнә. Ул 80 нче татар мәктәбенә укырга керә. Җыр-моңга тартылган бу малайны башлангыч класста укыганда ук күреп алалар. Дүртенче класста укыганда ук инде ул «Татарстан» радиосы аша тыңлаучыларны таң калдырган. 8 нче классны тәмамлагач, 144 нче заводка эшкә керергә мәҗбүр була Таһир. Кичен 19 нчы эшче-яшьләр мәктәбендә урта белем ала. Ул, ничек кенә булса да, сәнгать дөньясына үтеп керергә тырыша. Тиздән аның хыялы тормышка аша, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә урнаша.
Җырчы буларак, Таһир Якуповны тамашачы бик тиз үз итте. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә иде. Ул кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде. Яшь җырчыга «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем дә бирелде.
Филармониядә Таһирның махсус төркеме оештырылса да, мин аны рәхәт тормышта иҗат итә алды димәс идем. Үз биеклегеннән, үзенең талант мөмкинлекләреннән файдаланып иҗат итәргә омтылса да, никтер ул моңа ирешә алмады. Шаулап иҗат иткәндә кинәт кенә юкка чыкты, сәхнәдән төште. Үзен хөрмәт иткән композиторлардан, җырчылардан, радио һәм телевидение хезмәткәрләреннән читләште. Билгеле, аның чәчәк аткан иҗатыннан көнләшүчеләр, аяк чалучылар да табыла. Нәтиҗәдә йомшак характерлы Таһир иҗат юлыннан тайпыла.
Таһир Якупов үзенең кабатланмас тавышы белән халкыбызның «Олы юлның тузаны» җырын башкарганда, кайсыбыз битараф кала алды икән?! Бу җырда Таһир Якуповның үзенең дә бөтен гомере көзгедәге кебек чагыла сыман.
Таһирның бөтен гомере Казанда узган. Сугыштан соңгы авыр еллар, заводта эшләү, филармония артисты, ил гизеп дан һәм шөһрәт казану, соңыннан зур сәхнәдән төшү, ялгызлык. Шушы урында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат абый Арслановның истәлегенә мөрәҗәгать итәсем килә. Ул минем китапка Таһир турында махсус язган иде.
«...Безгә - үткән гасырның җитмешенче, сиксәненче елларында бу талантлы, тырыш җырчы белән татар эстрадасында бергә эшләгән кешеләргә, аның арабыздан шулай иртә китүе бөтенләй көтелмәгән, чиксез авыр хәл булды. Татар җыр сөючеләре, моңга гашыйк тамашачылар, аның гүзәл сәнгатен яратучы хезмәттәшләре табигать тарафыннан бәлки йөз елга бер бирелә торган талантлы олуг җырчыны сагыналар, аның иҗатын олылыйлар. Әмма җырчы сәнгать юлыннан тайпылды. Ә нигә? Язмыштыр инде.
Нәрсә булса да, Таһир халкыбыз күңелендә үзенең гүзәл җырларында калды, алар сирәк кенә булса да башкарылалар, өлкәннәрнең дә, яшьләребезнең дә моңга сусаган күңелләренә шифалы бәлзәм булып яталар. Рәхмәт «Татарстан» радиосына, Таһирның эстрадада яңгыраган җырларының зур өлешен яхшы сыйфат белән магнитофон тасмасына язып калганнар. Моны җыр сәнгатебез мирасын халык хәтерендә озак елларга калдыруның бәяләп бетергесез бер кайгыртучанлыгы дип бәяләргә кирәк.
Менә Таһир башкарган гүзәл җырлар турында язам, ә үземнең күз алдымда сәхнәдә аның буй-сынына бик тә килешеп торган татар егете киеме, башына чигелгән кара кәләпүш кигән сөлектәй милләтебез егете басып торгандай. Аның ямьле йөзеннән матур елмаю сүнми сыман. Кайдан килгән соң аңарга матур, аһәңле вокаль осталык, шундый төгәл сәхнә хәрәкәтләре, гомумән, сәхнә осталыгы? Әлбәттә, бернинди музыкаль мәктәпләрдә укымаган, табигать тарафыннан бирелгән сәләт, Ходай Тәгалә бүләк иткән моң, ансамбльдә эшләү чорында күренекле хормейстерлар, балетмейстерлар, вокал укытучылары биргән олы хезмәт мәктәбе Таһирга үз һөнәренең остасы булырга зур ярдәм итә.
Шулай да без, төшенкелек рухыннан арынып, бөегрәк төшенчәләргә әйләнеп кайтыйк әле. Таһир Якупов барыбер дә бәхетсез гомер кичермәде! Ник дигәндә, аны халкы нык яратты, йөрәгенең түренә салып куйды. Ул җыр тарихында халкыбызның иң мәшһүр осталары арасында үзенә тиешле урынны тапты. Сәхнәдәшләре һәм тамашачылары күңелендә Таһир Якупов татар җыр сәнгате тарихында үзенең онытылмаслык урынын алган кабатланмас моң иясе булып калды...»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: