Шәһри Казан

«Ун сантиметрлы таракан сатам»

Җаның теләгән бөтен нәрсә барлыгын «елан мөгезе белән күгәрчен сөте генә юк» дип әйтәләр. Тик бүгенге алыш‑биреш заманында юк әйберне дә бар итә кайбер оста кәсепчеләр. Озакламый күгәрчен сөте дә эчәрбез, елан мөгезен дә бер-беребезгә сувенир итеп бирә башларбыз. Казанлылар бер сату‑алу сайтында ниләр генә тәкъдим итми.

Яшелчә ашаучы таракан
Казан халкы үз фатирларында гадәти хайваннар белән бергә гадәти булмаганнарын да асрый икән. Илья исемле егет «гигант таракан сатам, 500 сум» дип язган. Элемтәгә кергәч, егетнең күңеле йомшарган булып чыкты:

- Террариум белән ун тараканны бер мең сумга гына сатып җибәрәм, - диде. Таракан дигәнең җиләк‑җимеш белән яшелчә ашап көн күрә, берәр яры китсәң, атна буе ашамыйча тора ала икән. Ике ел чамасы яши. Тешләвен тешләми, тик елан шикелле ысылдый. Ана таракан берьюлы 20‑30 бала алып кайта. Ильяда аларның төрле зурлыктагысы бар, иң озыны - ун сантиметр! Бу бөҗәкләрнең тарихи ватаны - Таиланд белән Мадагаскар.

Кереңне кем юа?
Кул белән кер юган чаклар ныклы адымнар белән тарихка кереп бара. Замана хуҗабикәләрне техника казанышлары белән кинәндереп кенә тора. Дөрес, кер юу машинаң булганда, кием-салымны җиде кат тирең чыкканчы уып азапланасы юк. Әмма машина утны күп «ашый» бит. Акчаны янда калдырыйм дисәгез, енот-полоскун дигән җәнлек сатып алыгыз. Ул үлеп кер чайкарга ярата икән. Рүзәл исемле егет ай ярымлык малай енот сата.

- Кызы да бар, ләкин ул малайга караганда усалрак. Бер яшькә чаклы енотлар шук, әрле‑бирле чабышалар, ә менә бер елдан соң алар ялкаулана. Кешеләрнең күбесе аларны балконда тота. Читлектә асрасаң да ярый, әмма анда үскән енотлар агрессив була. Чисталык яраталар, йомышларын үзләренең махсус бәдрәфләрендә йомышлыйлар.

Этме син, енотмы?
Енот сыман этләр дә бар икән дөньяда һәм үзебезнең Казанда! Эльма исемле сатучы шуның көчеген 1500 сумга җибәрә. Кыяфәте генә енотныкы төсле, калган бөтен рәвеше этнеке шикелле. Бу җәнлекне фатирда читлектә тотарга кирәк, эчендә оя ясап, астына йомшак әйбер түшисе түгел, каты итәсе. Кимерергә бик хирыс икән үзе! Урамга чыгарганда енот сыман этләрне бәйдә тотарга кирәк.

Әгәр өйрәтә алсаң, кушамат та тагарга була. Әмма Эльма сата торган бәләкәчләрнең әти-әниләре исемсез. Нәниләр төнлә бер‑берсе белән уйнап, тавышланып та ала, ди. Өрүләре этнеке кебек үк түгел. Енотның бу төр малайлары да тынычрак, кызлары - кызу канлырак.

Виктория исемле сатучы: «Аю баласы сатам. Җиде айлык, кулга ияләштерелгән. Бөтен документлары да бар», - дигән. Элемтәгә кергәч, хуҗа:

- Аюыбызны сатмаска уйладык, - диде.

Кәефе китсә, чага
Равиянең бер метр озынлыктагы патша еланы (королевская змея) да үтмәс товарга әйләнгән. Үзе дә өч ел элек берәүдән алып, хәзер берәрсенә сатмакчы. Интернетта куелган бәясе җиде мең сум, ләкин сорый белеп сорасаң, сатучы бәясен киметергә дә риза.

- Еланны террариумда тотарга кирәк. Атнага бер тапкыр тычкан ашатасы, анысы зоокибеттә сатыла. Патша еланы агулы түгел, тик кәефе кырылган чагына туры килсәң, чагарга да мөмкин, тик авырттырырлык итеп түгел. Минеке җенесе буенча кыз, әмма патша еланнары иректә, табигатьтә генә үрчи, - диде үз малына яңа хуҗа эзләүче Равия.

Гайре табигый чучка
Чучкага кадәр саталар «челтәр»дә, тик гадиен түгел, Бергштрессер книрт (мини пиг) токымлысын.

- Алар киң күңелле. Урамда йөрергә өйрәтелгән, җиләк‑җимеш белән яшелчә ашыйлар. Безнекеләр бик сирәк очрый торган төстә. Эт һәм мәче белән чагыштырганда, мини пиглар чирләми дә, йоны да коелмый, - ди сатучы Лилия.

Кәрлә чучкалар мәче кадәр булып үсеп җитә. Ун айлыклары инде итәк тутырып бәби алып кайта ала, йөклелек 114‑117 көн дәвам итә. Мини пигларның берсе‑берсе - 25 мең сум.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: