Шәһри Казан

Универсиадага 12 паркинг төзеләчәк

2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына кадәр Казанда 12 паркинг төзү бурычы тора.

Батурин һәм К.Маркс урамнары киселешендә 3 февральдә ачылган паркинг - шушы исемлектәге корылмаларның берсе. Күпкатлы бу гараж 170 машина-урынга исәпләнгән. Корылма 3 каттан гыйбарәт: 100 машина сыйдырышлы ике каты - җир астында, ә калган 70 автомобиль - җир өстендә. Яңа ел алдыннан гына «Кремль» метро станциясендә 50 урынлы паркинг файдалануга тапшырылган иде. «Батурин урамындагы паркинг казанлылар һәм башкала кунаклары өчен зур уңайлыклар тудыра. Биредән җәяү 10 минут эчендә Кремльгә, шәһәр үзәгендәге офисларга барып җитәргә мөмкин», - диде мэр Илсур Метшин паркингны ачу чарасында катнашкан вакытта. Мэрның әйтүенчә, Зур Кызыл урамында 400 урынга исәпләнгән паркинг төзү планлаштырылган, ләкин әлегә инвестор табылмаганлыктан, төзелеш башланмаган, ә калган корылмаларда эш бара. Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, Челюскин һәм Беломорск, Профсоюзлар һәм К.Нәҗми, Профсоюзлар һәм Астрономия, Мәскәү һәм Г.Камал, К.Фукс һәм Зур Кызыл урамнары киселешендә, шулай ук Оренбург трактында, Тимер юл вокзалы каршында, Островский, Подлужная һәм Чистай урамнарында, Сукно бистәсендә паркинг төзелешләре гамәлгә ашырыла. Мэр Илсур Метшин бу корылмаларның күпчелеге инде ел ахырына файдалануга тапшырылачагына ышандырды.
Беренчел чираттагы төзелешләр исемлегенә кертелгән паркинглар шәһәрнең аеруча тыгыз микрорайоннарында 6 мең машина-урыны барлыкка китерәчәк. Казанда теркәлгән автомобильләр саны 300 мең берәмлектән артып китте. Башкалада паркингларның бердәм электрон челтәре оештырылачак. Казанлылар һәм кунаклар паркинглардагы яки юл буйларындагы махсус табло-экраннан кайсы паркингта күпме буш урын барлыгын белешә алачак.
Казанда автопаркинглар төзелешенә «Татнефть», «Татнефтехиминвестхолдинг», «Связьинвестнефтехим» һәм «Генерирующая компания» акционерлык җәмгыятьләре, «Ак Барс банк», «АкБарсИнжиниринг» һәм «Сувар Казань» компанияләре, «Казан» җитештерү-төзелеш оешмасы алынды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: