Шәһри Казан

«Урамнан эт белән барган кешене күргән саен елый идем»

Көтүче, аучы, хәтта бомба тапкан этләрне күргән бар, ә менә биюче эт белән беренче танышуым. Горький паркында хуҗасы Римма белән Бингоның биегәннәре мине генә түгел, парк тирәсендә ял итүче күп кешене таң калдыра. Баксаң, бу аларның көндәлек тренировкалары гына икән әле. Римма Вилданова кечкенәдән эт турында хыялланган. Ләкин әти‑әнисе шәһәр...

Көтүче, аучы, хәтта бомба тапкан этләрне күргән бар, ә менә биюче эт белән беренче танышуым. Горький паркында хуҗасы Римма белән Бингоның биегәннәре мине генә түгел, парк тирәсендә ял итүче күп кешене таң калдыра. Баксаң, бу аларның көндәлек тренировкалары гына икән әле.
Римма Вилданова кечкенәдән эт турында хыялланган. Ләкин әти‑әнисе шәһәр фатирында эт асрауга каршы чыккан. Әбисе дә һәрвакыт: «Мөселман өендә эт асрарга ярамый, фәрештәләр кача!» - дип әйтә торган булган.
- Урамнан эт белән барган кешене күргән саен елый идем. Соңыннан әни түзмәде, этне үзең карарлык яшькә җиткәч алырбыз дип, ризалыгын бирде. 15 яшь тулган көнемне бер дә онытмыйм. Мин этле булдым, - ди Римма.
Кыз, әлбәттә, этенең тәртипле, аның һәр сүзен тыңлый торган булуын теләгән, шуңа да көчекнең йортка беренче тапкыр аяк баскан көненнән аны төрле күнекмәләргә өйрәткән. Менә шулай Риммада кинолог булу теләге уяна да инде. Тора-бара үзлегеннән генә өйрәнеп ерак китә алмаганын аңлап, ул кинологлар курсларына языла. Башка этләрне дә өйрәтә башлый. Бүген Бинго белән Римманы Мәскәүдә дә таныйлар. Анда бию буенча ярышып, беренче урыннарга лаек була алар.
Кинологиядә төрле спорт төрләре бар. Кайберләре этнең физик төзелеше, токымы буенча аерыла. Ә биюдә (икенче төрле аны этләр «фристайл»ы дип атыйлар) токым да, буй да аерым роль уйнамый. Спортның бу төрендә кечкенә чихуахуалардан алып зур догларга кадәр ярыша ала, - ди Римма.
Яшь кинолог сүзләренчә, хәтта токымсыз урам этләрен дә нинди дә булса күнекмәләргә өйрәтеп була. Алар токымлы этләрдән яхшырак, әзерлеклерәк тә булырга мөмкин. Монда бары тик хуҗаның гына этен өйрәтәсе килү теләге булырга тиеш.
- Бию эткә генә түгел, сиңа да рәхәтлек китерә. Тренировкалардан соң эт белән хуҗа арасындагы бәйләнеш тагын да ныгый, - ди кыз.
Фристайлдан кала, Римма һәм Бинго кросс белән дә шөгыльләнә, ягъни төрле каршылыклар аша чабу. Монда эттән тизлек, шул ук вакытта хуҗаны тыңлый белү осталыгы сорала.
Кинолог иң беренче чиратта үз эшен яратырга тиеш. Бу акча эшләүнең бер төре генә түгел, ул - яшәү рәвеше. Әлеге эш кешедән зур җаваплылык сорый. Чөнки сиңа кешеләр үз этләрен ышанып тапшыра. Эчкерсез булу да мөһим. Гомумән, җәнлекләрне яраткан, алар белән аралашып үскән кеше начар була алмый инде, - ди Римма.
Кинолог эше зур сабырлык та сорый әле. Чөнки бары мәхәббәт белән генә этне нинди дә булса күнегүләр ясарга өйрәтә аласың. Римма сүзләренчә, этне күнекмәләргә өйрәтүне дүрт айдан башларга кирәк. Аңа кадәр «утыр», «минем янга кил» кебек гади командалар белән таныштырырга була. Моны исә шәһәрнең һәр тәртипле эте белергә тиеш. Иң гади күнегүләрне өйрәтер өчен якынча өч ай вакыт кирәк, ди.
Римманың Бингосы рус аучы спаниэль токымыннан, шуңа бер урында озак хәрәкәтсез торырга яратмый. Без Римма белән сөйләшкәндә дә, кайчан сөйләшеп бетерәсез инде сез, минем уйныйсым килә дигәндәй, хуҗасы тирәсендә бөтерелде. Бер начар гадәте дә бар икән әле - көнче. Хуҗасы янына чит этләр, чит кешеләр килгәнен өнәми.
- Минем яныма башка этләр килсә, аларның борынына суга. Этләрне өйрәтә башлаганда үзен кая куярга белмичә арлы‑бирле йөри. Бинго миңа бик нык ияләшкән. Берәр кая китсәм дә, ашау-эчүдән кала. Хәтта авырый башлый, - ди кыз.
Бинго аучы булса да, ату, каты тавышлардан курка икән. Урамда салют атсалар да, яшен яшьнәсә дә, өй буенча нишләргә белми йөри, ди хуҗасы.
Этнең артистлыгы да бар, тамашачы алдында чыгыш ясарга ярата ул. Хуҗасы белән төрле чараларга, балалар бакчаларына, лагерьларга рәхәтләнеп йөри. Хәзер исә алар Мәскәүдә узачак чираттагы ярышларына әзерләнә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: