Шәһри Казан

Утлы еллар хатирәсе

Билгеле булганча, 1941-1942 еллардагы көзге-кышкы сугышлар барышында, бигрәк тә Мәскәү тирәсендәге сугышларда, немец-фашист басып алучылары әле тулаем «сындырылмаган» иде. 1942 елның җәе безнең өчен бик авыр башланды. Фашистик Германия бу вакытка СССРның байтак җирләрен басып алырга өлгергән иде. Ватаныбыз Донбасс һәм кайбер башка төбәкләрдә чыгарылган күмердән, Кривой Рог төбәге тимер...

Реклама

Билгеле булганча, 1941-1942 еллардагы көзге-кышкы сугышлар барышында, бигрәк тә Мәскәү тирәсендәге сугышларда, немец-фашист басып алучылары әле тулаем «сындырылмаган» иде. 1942 елның җәе безнең өчен бик авыр башланды. Фашистик Германия бу вакытка СССРның байтак җирләрен басып алырга өлгергән иде. Ватаныбыз Донбасс һәм кайбер башка төбәкләрдә чыгарылган күмердән, Кривой Рог төбәге тимер рудасыннан, Никополь яны марганецыннан, көньяк өлкәләрнең металлургия заводлары продукциясеннән мәхрүм ителгән иде. Басып алынган өлкәләрдә элек илебезнең 45 процент чамасы халкы яши, икътисад продукциясенең 1/3 өлеше җитештерелә иде. Тимер юл челтәренең яртысы, 71 млн га чәчү җирләре һәм 109 млн баш терлек дошман кулында калды. Төрек һәм япон империалистларының да форсаттан файдалану мөмкинлеген истә тотканга күрә, Ерак Көнчыгыш һәм Кавказ аръягы чик буйларында да без байтак кына гаскәр тотарга мәҗбүр булдык.
Гитлер 1942 елның гыйнвар башында ук Япония илчесе белән әңгәмәсендә: «Советлар инде киләсе җәйдә үк тар-мар ителәчәк», - дип белдергән иде.
1942 елның июль урталарында фашистлар Дон елгасының Иделгә таба дугаланып кергән өлешенә килеп җитә. Идел буендагы тарихи зур сугыш шуннан башланып китә. Дошман шактый зур тизлек белән алга - Сталинградка таба омтыла. 1942 елның җәй һәм көз айларында Совет дәүләтенең яшәү-яшәмәве шушында хәл ителде. Шул көннәрдә совет сугышчыларының тәртибен һәм рухын күтәрү, саклау чараларын ныгыту йөзеннән бик катгый фәрман дөнья күрә. Бу - 1942 елның 28 июлендә СССР Оборона халык комиссары имзалаган 227 нче приказ була. Анда мондый юллар бар: «Дошман яу кырына бөтен көчен ташлады, зур югалтуларга да карамастан, алга бара, Советлар иленә мөмкин кадәр тирәнрәк үтеп керергә ниятли, яңадан-яңа өлкәләрне яулый, безнең авыл һәм шәһәрләрне җимерә, совет халкын җәберли, үтерә.
Ватаныбыз авыр көннәр кичерә. Әмма ничек кенә кыен булмасын, без дошман явын башта туктатырга, аннары тар-мар итәргә бурычлыбыз. Немецлар паникерлар күзаллаганча ук көчле түгел. Алар соңгы җегәрләрен туплап көчәнә. Якындагы берничә айда бирешмәсәк, түзсәк димәк, җиңү безнеке булачак. Болай эшли алабызмы соң без? Башта тоткарлап, аннары дошманны көнбатышка таба «тәгәрәтә» алабызмы? Әлбәттә. Чөнки тылда безнең завод-фабрикаларыбыз яхшы эшли; самолет, танк, миномет һәм туплар торган саен күбрәк җитештерелә һәм фронтка күбрәк озатыла.
Безгә нәрсә җитми соң? Әйе, безнең рота, батальон, полк һәм дивизияләрдә, танк частьлары һәм авиаэскадрильяларда тәртип аксый, дисциплина чамалы әле. Безнең төп җитешсезлегебез хәзергә шул. Әгәр дә без хәзерге хәлебезне яхшыртыйк һәм Ватаныбызны саклап калыйк дисәк, армиядә ныклы дисциплина, үрнәк тәртип булдырырга тиешбез.
Паникерлар һәм куркаклар кичекмәстән юк ителергә тиеш. Бүгеннән башлап һәр кызылармеец, политработник һәм командир корыч дисциплинага буйсынырга, югары командование әмереннән башка бер адым да чигенмәскә тиеш».
Бу приказның эчтәлеге тиз арада барлык сугышчыларга җиткерелә. Дошманга каршы тору сизелерлек арта. Чигенүчеләргә карата катгый чаралар күрелә. Әйтик, махсус бүлек хезмәткәрләре 1942 елның 1 августыннан 15 октябренә кадәр 140 мең чигенүче совет хәрбиләрен туктата, алгы ут сызыгыннан рөхсәтсез чигенгән өчен 4 мең сугышчыны кулга ала, 1 меңнән артыгы атып үтерелә, 28 меңе штраф роталарына озатыла. Гомумән, Сталинград сугышы чорында хәрби трибунал тарафыннан барысы 13 мең совет солдаты һәм офицеры рөхсәтсез чигенгән өчен атарга хөкем ителә, шуларның күпчелеге штраф роталарына һәм батальоннарына җибәрелә.
Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышларда Татарстан вәкилләре, татар халкының ул һәм кызлары үзләрен аямыйча сугышты, кыю һәм батыр булды. Дошманның Сталинградка омтылучы дәһшәтле көченә каршы торучы 62 нче армия карамагында Татарстанда оешкан 147 нче укчы дивизия дә була. Әлеге дивизия август урталарында генерал А.Вольхин җитәкчелегендә Суровикино станциясе тирәләрендә оборона тота. Ярымкамалышта калуга да карамастан, дивизия сугышчылары байтак кына дошман көчләренә зыян китерә, күпмедер дәрәҗәдә аларны тоткарлый. Әмма безнең югалтулар да сизелерлек була, дивизиянең исән калган өлеше, авыр бәрелешләрдән соң, гитлерчылар боҗрасын өзеп чыга. Батырлыклары өчен бу дивизиянең 4 мең сугышчысы орден-медальләргә тәкъдим ителә, ә 27 сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1942 елның 5 сентябрендә Сталинградтан 10 км ераклыкта, аның төньяк-көнбатышындагы Ерзовки районында урнашкан 120 нче укчы дивизия фашистларга каршы бәрелешләрдә актив катнаша, дошманның камалышта калган гаскәрләрен тар-мар итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Сталинград өчен барган сугышларда ирешкән уңышлары өчен, СССР Оборона Халык комиссариаты әлеге дивизияне 1943 елның 7 феврале приказы белән 69 нчы гвардия укчы дивизиясе дип үзгәртә.
Сталинград өчен барган бәрелешләрдә якташларыбыз бик оста сугыша. Әйтик, Казан кызы шәфкать туташы Асия Илматова яу кырында үзен бик кыю тота, 15 яралыны коткара. Ул, татар хатын-кызларыннан иң беренче булып, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Чүпрәле районының Югары Каракитән авылы егете элемтәче Г.Габделханов, элеккеге Тәкәнеш районыннан санитар Г.Гыйззәтуллин, Спас районыннан санинструктор С.Шипелев, элеккеге Тәмте районыннан кече лейтенант П.Евгеньев һ.б. бик күп якташларыбыз үзләрен оста сугышчылар итеп танытты, хөкүмәтебезнең орден-медальләренә лаек булды.
Сталинградтан көньяктарак урнашкан Уманиево авылы сагында торучы М.Баймурзаев взводыннан 24 августта 11 кеше кала. Алар арасында якташларыбыздан элеккеге Шөгер районыннан И.Юдин белән Алексеевск районыннан В.Корнев та була. Алар дошманның зур бер төркеменә каршы соңгы тамчы каннарына кадәр сугыша. Барысы да һәлак була, әмма дошманны уздырмыйлар: яу кырында җитмешләп немец солдаты ятып кала.
Сталинградны көнбатыш юнәлештән саклаучы көчләр арасында Юдино депосында төзелгән «Кызыл Татарстан» бронепоезды да була. А.Брыкалов һәм А.Акулин командалыгындагы бронепоезд тимер юл станцияләрен, корал һәм сугыш техникасы төялгән поездларны дошман самолетлары һәм танклары һөҗүменнән саклый, гитлерчыларга байтак кына зыян китерә.
Татарстанда туып үскән, Сталинград сугышында чыныгып, алга таба сугыш юлларын дәвам иткән 40 якташыбыз - Советлар Союзы Герое исеменә, унтугызы Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек булды.
44 нче истребитель-авиация полкы командиры Ф.Фәтхуллинга сугышның башында ук, 1941 елның 20 ноябрендә, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Казан аэроклубында тәрбияләнгән ике Советлар Союзы Герое полк командиры Фәрит Фәтхуллин һәм комиссар Борис Васильев Мәскәү тирәсендәге сугышлардан башлап Сталинградка кадәр сугышчан юл үтә. Аларның даны бөтен Сталинград фронтына тарала. Ни кызганыч, 1942 елның 19 августында каһарман очучы Ф.Фәтхуллин тигезсез һава сугышында һәлак була.
Фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә II дәрәҗә Суворов орденына лаек булган Кызыл Байраклы Татарстан Югары Советы исемендәге 202 нче авиация дивизиясе Сталинград тирәсендәге хәлиткеч сугышларда үзеннән лаеклы өлеш кертә. Әлеге дивизия самолетлары - ПЕ-2 бомбардировщиклары Татарстан хезмәт ияләре акчасына төзелә. Дивизия Сталинградтан Берлинга кадәр барып җитә. Соңгы сугышчан очышларын ул, Германия капитуляция ясаганнан соң, Прага тирәсендә дәвам итә.
Якташларыбыз Сталинград сугышының барлык гаскәри берәмлекләрендә дә геройларча сугыша, күбесе һәлак була. Архив материаллары, Татарстанның «Хәтер китабы»ндагы мәгълүматлар буенча, хәзерге Волгоград өлкәсе территориясендә якынча 22 мең солдат һәм офицер һәлак була, алган җәрәхәтләрдән үлә.
Татарстан сугыш чорында Сталинградка, аның сугышчыларына, шәһәрне саклаучыларга зур ярдәм итә, самолетлар, бронекатерлар, туп һ.б. корал белән булыша. Яшел Үзәндәге 34 нче (хәзерге Горький исемендәге завод) һәм Серго исемендәге заводлар сугыш чорында 70 млн га якын туп ядрәсен фронтка озата.
Әмма зур югалтуларга дучар булуга да карамастан, фашистлар Сталинград фронтына яңадан-яңа көчләрен ташлый. Нәтиҗәдә 1942 елның 13 сентябрендә иң кырый урамнарына бәреп керүгә ирешә. Шәһәрне дошман һөҗүменнән саклау эше генерал В.Чуйков җитәкчелегендәге 62 нче, генерал М.Шумилов командалык иткән 64 нче һәм контр-адмирал Д.Рогачев командалыгындагы Идел хәрби флотилияләренә йөкләтелә.
Сугыш чорында Яшел Үзән каласының Горький исемендәге суднолар төзү заводы Идел хәрби флотилиясенә 5 трамвай-баржа, 4 буксир, 13 диңгез «аучысы», 9 трал буксиры һ.б. техника озата. 62 нче армия составында алар 35 мең рейд оештыра. Бөек Ватан сугышы елларында Горький исемендәге заводта төзелгән 154 бронекатерның кырыгы Идел буе флотилиясендә Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. Сафтан чыккан бронекатерларны урынында ремонтлау өчен Яшел Үзәннән 20шәр кешелек ике бригада - барлыгы 40 кеше катнаша.
Ахыры бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: