Шәһри Казан

Уйнарга өйрәтергә җыеналар. Ел буе

“Замана баласы уйный белми бит хәзер...” Күп кенә олылар авызыннан еш кына шундый зар сүзләре ишетергә туры килә.

Андый зарланучылар арасында мин үзем дә бар. Чөнки без балачакта уйнап та карый идек.  Кышын чана-чаңгы шуган, тау башы язгы кояш карап кардан арчылу белән  шунда бөтен урам баласы бергә җыелып барып,  “Өзеш” ,“Буяу сатыш”, “Әбәк”,  “Качыш”, “Ватык телефон”, Ттәпән” уйный  идек.  Өйләргә дә караңгы төшкәч кенә, әниләр ачуланып эзләп чыккач кына кайта идек. Балачак шул уеннары белән күңелле, истәлекле дә  инде ул. Бала шул уен аша дөньяны танып белергә,  тормыш итәргә өйрәнә. Ә менә хәрәкәтле уеннарның файдасы тагы да зур. Юкка гына безнең акыллы халык: “Хәрәкәттә -  бәрәкәт” димәгән бит инде. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге заман балаларының шактый күбесенең  урыннары, уйлары, уеннары да  экран каршында гына. Ә аның файдасыннан зыяны күбрәк икәнен барыбыз да аңлый башлады инде.

Быелның 1 августынннан ”Uenfest “ фестивале да нәкъ  шушы максатны күздә тотып, замана балаларын уйнарга өйрәтмәкче. Уеннарның да тегенди-мондыйларын гына түгел, әби- бабайлары уйнап үскән халык уеннарын уйнатырга исәпләре.  Татар халык уеннарын гына  да түгел, башка халыкларның уеннарын да.

Уен уйнарга замана малай-кызларын  республиканың төрле театр артистлары, Казан  Мәдәният институты студентлары һәм башка танылган  кешеләр өйрәтәчәк. Алар  балалар белән уйнаган уеннарын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куячак. Беренче тәҗрибә бар да инде.

1 августтан башланган уен фестивале  ел буе дәвам итәчәк. Анда  республиканың 1000нән артык ишегалды катнашыр, араларында “Безнең ишегалды” программасы буенча  төзекләндерелгәннәре дә булыр дип өметләнәләр оештыручылар.  

Реклама

Ә инде киләсе елның 1 маеннан, ул вакытка коронавирус зәхмәте бетәр, иркен сулыш алырбыз Алла бирсә, дип ышаныйк. Фестивальнең конкурс өлеше старт алачак. Һәр ишегалды  командасы үзләре уйнаган  халык уеннарын видеога төшереп җибәрә ала. Аларны тәҗрибәле, мәртәбәле жюри карап, җиңүчеләрне  Казанга  чыкырып,  кыйммәтле бүләкләр бирәчәкләр.

Август башында башланып китәчәк  әлеге фестиваль турында  журналистларга матбугат конференциясеендә  Татарстан  Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпованың үзенең  үк килеп сөйләве бу проектның мөһимлеген тагын да ныграк ассызыклый.  

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 август 2020 - 07:07
    Без имени
    Уйларга өйрәтелмәгән баладан уйнау көтү бераз сәеррәк инде. Барысының башында укыту системасы ята. Уйларга, фикерләргә өйрәтергә кирәк башта баланы. Уйлый белсә, уйный да белә аннары. Бөтен нәрсә әзер бит аларга да, әзерләп тоттырыла. Инде уйнарга да өйрәтәчәкләр. Уйнарга түгел, уен өйрәтергә була. Без дә бит инде бала чакта кемнәндер өйрәнгән ул уеннарны.