Шәһри Казан

Уза гомер “бөке”дә

Кар ява башлаганнан бирле, Казан халкы “бөке”дә утырып “рәхәтләнә”. Мондый күренешне күптән күргән юк иде, җәмәгать. Иртә дисеңме, көндез дисеңме, кичне әйтеп тә тормыйм. Казанның кайсы урамына кермә, бөтен җирдә машина. “Яндекс” порталы көн саен 10 баллы “бөке”ләр күрсәтә. 

Машина белән йөрүчеләр кичләрен эштән өйгә кайта алмыйча азаплана. Күз алдында китерегез: кичке сәгать алты, урам тулы машина, хәрәкәт бөтенләй бармый. Нишләргә? Кул ирексездән телефонга ябыша. Хәер, минем кебекләр буа буарлык. Бар да “бөке”не телефонда үткәрә. 

Беркөнне алып баручы Рөстәм Гайзуллинның “бөке”дә утырганда төшергән видеосы күзгә чалынды. “Сез “бөке”дә утырганда, вакытны ничек уздырасыз?” - дигән сорау биргән ул. Берсе “телефонны чистартам”, икенчесе “авыз тутырып җырлыйм” дигән. “Мин алдагы машинаның кузгалганын көтәм, хатын свитер бәйли”, - дип җавап язган берәү. Ай-һай, бу көннәрдә ун свитер бәйләрлек “бөке”ләр булды. Аллаһы ярдәменнән ташламасын!

Танышым Казанның “Салават күпере” комплексында яши. Ул да эштән кайтканда, чакрымнарга сузылган “бөке”дә утыруын сөйләде. “Күпләр эшләренә, укуларына икешәр сәгатькә соңга кала”, - ди ул. Иртән соңга калу бер, ә менә баланы алырга соңга калу – икенче мәсьәлә. Шулай да укытучылар һәм тәрбиячеләр дә вәзгыятьне аңлыйдыр, соңга калучы ата-аналарга каты бәрелмидер дип ышанасы килә...

Реклама

Халык, аты-юлы белән, юл хезмәткәрләрен сүгә. Имеш, юлларда - кар көртләре, алар эшләми, шуңа шәһәрдә - зур “бөке”ләр. Мин, киресенчә, аларны яклап чыгарга телим. Техникалар эшли, тәүлек буе эшли. Ләкин, җәмәгать, үзебездә дә гаеп бар бит. Нигә машина йөртүчеләр машиналарын юл кырыенда калдыра? Ничек итеп юлны чистартырга кирәк? Игътибарлырак булсак иде!..

Бу көннәрдә юл һәлакәтләре саны да артып китте. Бер үк вакытта шәһәрнең төрле урынында 10шар һәлакәт теркәлә. Сәбәбе – игътибарсызлык, кулдагы телефон, имин тизлек белән кирәкле дистанцияне сакламау. Ә бәлки машиналарны берничә көнгә генә ишегалдында калдырып җәяү яки метрода йөрер вакыт җиткәндер? Дәү әтием әйтмешли, “бер гаиләдә дүрт машина булсын да, “бөке”дә булмасын”. Үзе мәрхүм булса да, бу сүзләр бүген дә актуаль шул.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: