Шәһри Казан

Ватан азатлыгы хакына

Яшел Үзән шәһәре һәм районы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә. Серго исемендәге завод берүзе генә дә фронтка 62 миллион туп ядрәсе озата. Шәһәребездә тегелгән җылы киемнәр белән ике армия тулысынча киендерелә. Горький исемендәге завод 8 миллионга якын туп ядрәсен хәрбиләргә тапшыра. Дүрт ел эчендә...

Якташыбыз лейтенант Алексей Дуньшаков 1941 елның 22 июнь таңы мәхшәрен Кызыл байраклы 17 нче Брест чик буе отрядында каршы ала, шунда оборона тота. Бу хәлләр турында ул: «Дошман басып керер алдыннан чик буенда бик тынычсыз көннәр булды, төрле провокацияләр еш кабатланды. Мин җитәкчелек иткән комендант взводы көндезге унбергә шәһәр каберлеге тирәсендә оборона тотты. Аннары ике мәртәбә взводны фашистлар камап алырга ниятләде, кысылган боҗраны без сугыша-сугыша бәреп чыга алдык», - дип искә төшерә. Якташыбыз сугышны Берлинда төгәлли. 13 мәртәбә орден һәм медальләр белән бүләкләнә, соңыннан подполковник дәрәҗәсендә запаска чыгып, Яшел Үзән шәһәрендә яши.
Снайпер Борис Умов 33 фашистны юк итә.
1941 елның 7 ноябрендә якташыбыз лейтенант Михаил Никитин Мәскәүдәге хәрби парадта катнаша, башкалабызны дошманнан саклап калуда фидакарьлек күрсәтә.
Летчик Н.Панушкин үзенең очкычы белән Ленинградны (хәзер Санкт-Петербург) саклап дошманга каршы сугыша. М.Казаков, Ф.Павлов, В.Асямочкин дошман тылында яшертен хәрби хәрәкәттә була.
Бөек Ватан сугышы батырлары - Советлар Союзы Геройлары Иван Заикин, Николай Катин, Дмитрий Рогачев, Вәли Хаҗиевлар хөрмәтенә шәһәребез урамнары аларның исемен йөртә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, Советлар Союзы Герое Иван Норкин хөрмәтенә «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә истәлекле мемориаль такта куелган.
Шәһәребезнең Садовый бистәсендә туып-үскән Усман Гайнетдинов командалык иткән су асты көймәсе Тын океан флоты составында разведка алып бара, десант операциясен тәэмин итә, Владивосток шәһәрен япон корабларыннан саклый. Беренче ранглы капитан (полковник дәрәҗәсенә тигез) Гайнетдиновның хәрби каһарманлыклары Кызыл Байрак, өч Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күпсанлы медальләр белән билгеләнгән.
Автоматчы А.Титухин, табиб С.Неяскин һәм гвардия майоры Р.Юльменов Берлинга кадәр барып җитә.
Якташларыбыз Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Тархан һәм Спас районнары аша узган «Казан каймасы»н төзүдә, Идел аръягында окоплар казуда да катнаша. Биредә, 1941 елның 27 октябреннән башлап 1942 елның 11 февраленә кадәр, бик авыр шартларда, һәр көнне республикабызның 28 районыннан уртача 107 мең кеше окоп казуда катнаша. Ул еллар тарихка «окоп еллары» булып кереп калган.
Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан фронтка 34679 кеше мобилизацияләнгән, шуларның 16984е сугыштан әйләнеп кайта.
Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районында 452 Бөек Ватан сугышы ветераны, 5496 тыл хезмәткәре яши. Моннан тыш, яшүсмер килеш немец концлагере михнәтләрен башыннан кичергән 8 кеше һәм сугыш чорында блокададагы Ленинградта яшәгән 21 ветеран бар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: