Шәһри Казан

Ветераннар «Балкыш»ы

Тиздән Татарстан Республикасында эшләп килүче ветераннарның үзешчән коллективлары арасында «Балкыш» («Сияние») дип исемләнгән фестиваль-конкурс узачак. Фестивальне уздыруның төп максаты - татар халкының милли сәнгатен баету һәм саклау, өлкән буын вәкилләренең мәдәниятебез һәм сәнгатебезне баетудагы өлешен күрсәтү, аларның хәлләрен белешү.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясенә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры, фестивальне оештыру комитеты әгъзасы Ирек Шәрипов: «Сайлап алу турлары август урталарыннан сентябрьнең башларына кадәр барачак. «Балкыш» фестивале - өлкән буын вәкилләренә үз талантларын күрсәтү, башкаларныкы белән танышу өчен менә дигән форсат», - дип белдерде. Ахырдан, сайлап алу турлары тәмамлангач, йомгаклау гала-концерты да узачак. Фестивальнең жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: