Шәһри Казан

Вьетнам базары: бар иде, юк булды

«Яңа Тура»да - җиде миллион сумлык, Вьетнам базарында да берничә миллионлык товарым янды. Кредитларны вакытында каплый алмагач, фатирымны да саттым. Мин хәзер хәерче...», - дип, боларны сөйләгәндә күз яшьләрен тыярга тырышты эшкуар Рәмзия Гаязова.

«Мин хәзер хәерче»
Газетаның сишәмбе санында хәбәр иткәнебезчә, Вьетнам базарында янгын дүртләр тирәсендә башланды. Без икенче көнне иртән, базар урнашкан Журналистлар урамыннан барганда бөкегә эләктек. Берничә йөз метр ераклыктан куе төтен күренә иде әле. Базарга килеп керсәк, эшкуарлар складта янмый калган товарларын арба белән ташый. Бер вьетнам кыздан: «Бу товарны нишләтергә җыенасыз соң?» - дип сорагач, уңга-сулга карады да, авыр сулап: «Белмим», - диде. Тирә-якта утта тетелеп беткән кием-салым ауный. Ә бернисез калган эшкуарларның сагышлы карашы элек базар булганын белдерүче тимер өеменә төбәлгән...

Рәмзия Гаязова «Яңа Тура»да ачылган көннән (2012 елның көзендә) сата башлаган. Узган ел «анда чыккан янгында җиде миллион сумлык товары көлгә әйләнгән. Ярдәмгә өмет итеп, Татарстан хөкүмәтенә хат язган. Хөкүмәт исә Рәмзия ханым кредит алган банкларга хат язып, ярдәм күрсәтүләрен сораган. Ике банкның берсе кредитны бер елга кичектереп торган - әмма эшкуар ике миллион урынына алты миллион сум түләргә тиеш булган.

- Просрочкаларны түләр өчен, башка банклардан да кредит алдым, - диде Рәмзия Гаязова. - Үземне: «Хәзер сату башланыр да аз гына булса да акча керер», - дип юаттым. Янгыннан соң, сафка бастырылган «Яңа Тура»дан урын биргәч, товарны сатып, бурычларымны ябып бардым. Әмма җәй көне сату бөтенләй туктады. Аренда өчен түли алмагач, миңа урынны бушатырга куштылар. Аннан соң «Адмирал»га киттем. Урын өчен 250 мең сум түлисе иде. Бераздан аның башка кешегә сатылганы билгеле булды. Бүтән урынга күчеп, аренда өчен тагын вакытында түли алмагач, миннән аны да алдылар. Ике ай элек Вьетнам базарына килдем. Абыемнан бурычка акча алып, Пекиннан ике көн элек алып кайткан бөтен товарым шушында янып бетте.

Аның товары белән бергә сатудан кергән бер атналык акчасы да утта калган. «Яңа Тура»да да, монда да тиредән тегелгән затлы кием-салым саткан.
Мародерлык, ягъни әйберләрне урлау очраклары турында да сөйләде эшкуарлар.

- Бишенче павильонга кереп карасам, башкаларның киемнәре асты-өскә килгән, ә минем бернәрсәм да калмаган, янып бетә алмагандыр бит, - дип аптырады бер эшкуар ханым.

- Кичә юл буенда 15 мең сумлык пальтомның аунап ятканын күрдем. Димәк, кемдер аны күтәреп чыгарган бит, - диде Рәмзия ханым да.

Кем ялганлый, кем дөресен сөйли?
Эшкуар Сиратулла Гафаров янгында 5,5 миллион сумлык товарын (аяк киемнәре) югалткан. Биредә базар ачылганнан, ягъни 1998 елдан бирле сату итеп тамагын туйдырган. Хәзер тамак тую-туймау мәсьәләсе икеле. Әмма Сиратулла Гафаров белән базарның сак хезмәте җитәкчесе Айрат Рәхмәтуллинның миңа сөйләгәннәре көн белән төн сыман аерыла.

Сиратулла әфәндегә янгын турында Вьетнам базарының каршы ягында җиләк-җимеш сатучы энекәше шалтыратып әйткәч, эшкуар янгын сүндерү хезмәтенә 15.45 сәгатьтә шалтыраткан. Ә менә Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, ул «01» хезмәтен беренче мәртәбә 15.11дә, аннары 15.18дә җыйган. Рәсми мәгълүмат буенча, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына базарда янгын чыгу турында хәбәр 15.45тә килгән.

Сиратулла әйтүенчә, янгын башланганчы, сакчылар базарның бөтен капкаларын ябып куеп, халыкны кертмәгән. Эшкуарлар капка өстеннән үрмәләргә мәҗбүр булган. Рәхмәтуллинның миңа әйткән сүзе эшкуарныкы белән чагышмый: «Без, киресенчә, бөтен капкаларны ачып куйдык», - диде.
Ике миллион сумлык товардан колак каккан Али Шәрипов та, сакчылар капканы ябып куеп, безне кертмәделәр, ди.

Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, ут чыкканын күргәч, алар ут сүндергечләр белән янгынны туктатмакчы булган, әмма ул бик тиз таралган, сүндергечнең куәте аз булган. Янгын сүндерүчеләр «кызыл әтәч»нең муенын 21.10да гына бора алган. Сак хезмәте җитәкчесе әйтүенчә, базарда камералар булган, шуңа да кемнең нәрсә эшләп йөргәнен тикшерүчеләр видео аша карап белә алырлар, дип ышаныйк.

Кабат су мәсьәләсе
Базар белән идарә итүче «Витарус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Дао Тхи Кой сөйләвенчә, бер тулып узгач, Вьетнамның Россиядәге илчесе Казанда кайсы базар янганын сорап шалтыраткан. Сүз «Караваево» сәүдә комплексы турында барган. Шуннан соң мадам Кой үз базарының сак хезмәте җитәкчесенә: «Базарга берсен дә кертмәгез. Бөтен утларны сүндерегез», - дип, телефоннан боерык биргән. Сәгать өчтән соң хуҗа интернетка кереп караса, аның базарында янгын чыгу турында хәбәрләр белән «челтәр» инде мыжлый башлаган.

Шунысы гаҗәп: узган җәйдә базарда тугыз миллион сумга янгын сүндерү системасы куелган булган. Ай саен аңа хезмәт күрсәтүче оешмага 38 мең сум түләнеп барган. Янгынга бер көн кала оешма хезмәткәрләре нидер ремонтлап, карап йөргән... Тик янгын вакытында система эшләмәгән.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, базарның 4654 квадрат метр мәйданы (беренче павильонда 393 сәүдә урыны, икенчесендә - 160, бишенчесендә 400 сәүдә урыны) көлгә әйләнгән, өченче, дүртенче, алтынчы корпусларга ут барып җитәргә өлгермәгән. Әйтик, Казанда ике бүлмәле стандарт фатир 40 квадрат метр чамасы дисәк, базарның утта калган мәйданы 116 ике бүлмәле фатирга тиң.

Зур югалту әлеге дә баягы су җитмәү аркасында да килеп чыккан. Янгын сүндерүдә 200ләп кеше, 40 берәмлек техника катнаштырылган.

Дубль №3 булырмы?
Мадам Кой әйтүенчә, Вьетнам базарына килгән зыян товар белән бергә берничә миллиард сум белән исәпләнә. Әмма эшкуар ханым киләчәкне якты төсләрдә күрергә тырыша:

- Кыска гына арада корылма төзергә кирәк булса, без әзер павильон сатып алырбыз. Иске павильоннан калган әйберләрне чыгарып атарга да яңа павильон урнаштырырга кирәк. Иң мөһиме - акча, ә анысын без табарбыз, - диде.

Сүз уңаеннан, 2006 елда да Вьетнам базары янган иде инде.

Базар бинасына хуҗа булган «Татагропромстрой» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ирек Закиров әйтүенчә, бина иминиятләштерелгән булган, әмма күптән түгел аның срогы чыгып, озайтырга өлгермәгәннәр. Шуңа да эшкуарларга компенсация турында сүз дә була алмый.

«Ут төрткәннәр!»
Янгында 449 эшкуар зыян күргән. Әле күпме сатучы эшсез калган. Совет районы хакимияте Казанның өч базарында сәүдә урыннары тәкъдим итә. 10 квадрат метрлы 30 урынны - Халитов урамындагы базардан, бер квадрат метрның аренда бәясе 300 сум; 15-30 квадрат метрлы 50 урын «Родина» базарында бар; «Бик Зур» базарында 15 урын буш тора, бер квадрат метрның аренда бәясе - 1,6 мең сум. «Адмирал», «Алтын» кебек сәүдә йортлары да үксез хезмәттәшләренә ярдәм кулы сузарга әзер.

Янгын сүндерүчеләр, Вьетнам базарын ике очрак харап итәргә мөмкин, ди: беренчесе - электрүткәргечләрнең кыска ялганышы, икенчесе - ут белән саксыз эш итү. Әмма мин сөйләшкән эшкуарларның авызында бер генә сүз: «Ут төрткәннәр!»

- Вьетнам базарын махсус яндырганнар, - дип өздереп әйтәм. Кем яндырганмы? Кемнең базарлары буш, шулар эше генә бу! - диде Рәмзия Гаязова.

Татарстан базарларында янгыннар
2006 елның 8 апреле. Вьетнам базарында янгын. 2010 елның декабрендә Янгын сүндерү надзоры, суд карары нигезендә, базарны тагын бер айга ябып куя. Әмма Яңа ел алдыннан акча эшләргә бирмиләр дип, эшкуарлар Татарстанның Министрлар Кабинеты каршына пикетка чыга. Бугаз ертуның файдасы була - кайбер кагыйдә бозу очраклары калса да, аларны эш дәвамында бетерү шарты белән базарны ачалар.

2013 елның 13 мае. «01» хезмәтенә «Яңа Тура» технополисында янгын чыгу турында хәбәр килә. Гомуми 28 мең квадрат метр мәйданның 20 мең квадрат метры янып бетә.

2014 ел, 13 октябрь. Янгын аркасында «Караваево» сәүдә үзәгенең 2,4 мең квадрат метр мәйданына зыян килә.

Реклама

Линар Закиров һәм Альберт Каюмов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: