Шәһри Казан

Владимир Путин: Армияне яратсам да, авыл хуҗалыгы мөһимрәк

(Халыкара мөнәсәбәтләр, илгә тугрылык, геннар коды, шәхси тормышы хакында) Футбол матчы трансляциясе дә, мавыктыргыч сериал да, Кашпировскийның кайчандыр популяр булган сеансларына охшаш тапшыру да түгел, ә халыкны барыбер экраннар янына җыя. Нәрсә соң ул, дисезме? Путинның ел саен халык белән туры эфирда аралашуы!

Реклама

Владимир Владимирович безне «Туры линия»ләргә шулкадәр ияләштереп бетерде, баш герой ел саен бер үк булса да, сюжет линиясе бу юлы нәрсәгә корылыр икән, дип, очрашуларны гел көтеп алабыз. Путин ил халкы белән экраннар аша туры эфирда аралашу традициясен, Президент постына килгәннән соң, 2001 елда башлап җибәргән иде (2004 һәм 2012 елларда гына мондый очрашулар оештырылмады). Илбашы кәнәфиеннән Премьер-министр вазифасына күчкәч тә, ул елга бер тапкыр шушы формада аралашуын дәвам итте, янәдән Президент булганнан соң да, традицияләргә тугры калды. Очрашуларның вакыты гына хәзер кыштан язгы якка күчерелде.
Мондый «Туры линия»ләр халыкның җәмгыятьне борчыган көнүзәк проблемаларны Президентка ишеттерүе ягыннан бик файдалы. Шулай да күтәрелгән мәсьәләләр бу диалогның рейтингын билгеләүче бердәнбер фактор түгел. Путинның халык белән аралашуы күпмегә сузылыр, шул вакыт эчендә ул күпме сорауга җавап биреп өлгерер, яңа рекорд куелырмы, быелгы очрашу нинди канатлы гыйбарәләр белән истә калыр? Рейтинг уңышының төп сере менә шунда. Җор телле Президент туры эфирда аралашу вакытын моңарчы ел саен гел арттырып килде. 2001 елда теледиалог 2 сәгать 20 минут дәвам иткән иде, 2002 елда ул 18 минутка озаграк барды. 2007 елда 3 сәгать 6 минутка җитте. Үткән елгысы, 4 сәгать 47 минутка сузылып, яңа рекорд куйды.
Башка сәяси вазгыять шартларында узган быелгы 12 нче «Туры линия»нең максат-бурычлары бераз үзгәрәк иде. Күрше Украинада сәяси кризис, аның рус телле халык яшәгән көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә халык күтәрелешләре дәвам итә, Кырым белән Севастополь, аерым субъектлар булып, Россиягә кушылды, шулар фонында Россиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре тәмам какшады. Бу юлы «Туры линия»дә социаль темаларның түгел, ә сәясәтнең беренче планга чыгачагы алдан ук фаразланган иде. Шуңа күрә, быелгы очрашу узганнарындагы кебек илнең социаль-икътисади үсешенә кыскача анализдан түгел, ә геополитик вазгыятьне шәрехләүдән башланды. Рекорд артыннан куа торган чор булмаганга, Путин аралашуны 3 сәгать 54 минут белән генә чикләде. Аның төгәл ике сәгате Украина-Кырым мәсьәләләренә багышланган иде. Әмма гел җитди формада гына аралашса, Путин үзе буламыни инде ул?! Бу юлы да күңелне күтәрерлек җор телле җаваплары белән сөендерде. Монысы хакында бераз соңрак. Әүвәл Илбашының быелгы «Туры линия» барышында яңгыраткан иң мөһим фикерләрен барлап чыгыйк.
Кырым, кырым татарлары, россиялеләрнең шөбһәләре
«Россия Кырымны мәҗбүриләп кушмады. Куркыныч янавын яхшы аңлаган җирле халык Россиягә мөрәҗәгать итте. Кушылу турында карарны халык үзе референдумда хәл итте. Россия аның сүзенә колак салып, Кырым белән Севастопольне үз канаты астына алды. Безнең бурыч кырымлыларның иминлеген саклау, аларга ихтыярларын ирекле белдерергә ярдәм итү иде. Шуңа күрә, Кырымны саклаучы көчләр артында безнең хәрбиләр торды. Алар бик ышанычлы һәм профессиональ эш итте».
«Кырым татарлары - Сталин репрессияләре заманында зур зыян күреп, үз җирләреннән депортацияләнгән халык. Президент администрациясе, Хөкүмәттәге коллегаларыбыз белән бергә, кырымтатар халкын реабилитацияләү турында Президент Указын әзерләү белән мәшгульбез».
«Кырым белән Сочидагы туристлар категориясе төрле булырга тиеш. Бүген Кырымдагы инфраструктура керемнәре зур булмаган кешеләргә исәпләнгән. Аларның Сочидагы купшы кунакханәләрдә яшәрлек мөмкинлекләре булуы шикле».
«Кырым халкына ярдәм чаралары Хөкүмәтнең резерв фондыннан финанслана, ә гамәлдәге социаль программаларга кагылмый. Шуңа күрә, Россия бюджетына кертелгән бер генә социаль программа да кыскартылмаячак».
Кырымның илебез составына кире кайтуы ничек кенә куанычлы булмасын, ярымутрауны аякка бастыру чыгымнары гади россиялеләр тормышында тискәре чагылыш тапмасмы, дигән сорау тынгылык бирми иде. Путинның бу җавабын ишеткәч, беренче булып пенсионерлар һәм бюджет хезмәткәрләре җиңел сулап куйгандыр.
Украина, Янукович, халыкка тугрылык хакында
«Халыкара сәясәттә Россия белән Украинаны талаштыру, аеру омтылышы инде йөз еллар дәвам итә».
«Без барыбыз да билгеле бер эмоцияләр тәэсире астында. Әгәр бер-беребезне хөрмәт итәбез икән, үзара аңлашу ысулын да табарга тиешбез. Бер гаилә эчендә моңа ирешү дәүләт эчендәгегә караганда җиңелрәк. Дәүләтара мөнәсәбәтләр кысаларында да Украина белән аңлашу табарбыз дип ышанам».
«Украинаның көнчыгышында бүген Россиянең хәрби бүлекчәләре дә, махсус хезмәтләре дә, инструкторлары да юк. Аларның барысы да җирле гражданнар - бу җирләрнең чын хуҗалары, Украина хакимияте сөйләшүләрне алар белән алып барырга тиеш».
«Искә төшереп үтәм, Федерация Советы РФ Президентына Украинада Кораллы көчләрне файдалану хокукын бирде. Аннан файдаланырга туры килмәс, бүген Украинада барган кискен проблемаларны сәяси-дипломатик юл белән хәл итәрбез, дип бик өметләнәм».
«Украинаның гамәлдәге Конституциясе буенча, тулы юридик хокукка ия Президенты исән була торып, яңа Президент сайларга ярамый. Әгәр Украинада сайлауларның легитим узуын телиләр икән, Конституцияне үзгәртергә, федерализм турында уйланырга кирәк булачак. Украинада Президент сайлау кампаниясе хәзерге кебек кандидатларга һөҗүмнәр белән үрелеп барса, Россиянең бу сайлаулар нәтиҗәләрен танымавы да бар».
«Мин Янукович илдән качты дигән фикер белән килешмим. Оппозиция белән ике арада имзаланган килешү нигезендә, ул көч кулланмаска, ЭЭМ подразделениеләрен, шул исәптән «Беркут»ны да башкаладан чыгарырга тиеш иде. Әгәр таләп иткән булсалар, ул ай-ай ярымнан соң чираттан тыш Президент сайлаулары уздырырга да ризалашыр иде. Әмма Янукович гаскәрләрне башкаладан чыгаруга, оппозиция дәүләт перевороты ясады. Аңлатуынча, үз гражданнарына каршы көч куллану турында указ имзаларга аның кулы күтәрелмәгән».
«Беркут» сугышчысының, үз халкын язмыш кочагына калдырып киткән Янукович сатлыкҗанмы, дигән четерекле соравына Путинның рәсми җавабы иде бу. Әмма нәрсә уйлаганын турыдан-туры әйтеп бирсә, сәясәтче була димени инде ул?! Россия Президентының бераз соңрак яңгыраган фикерләрен ишеткән булса, «Беркут» вәкиле үз нәтиҗәсен чыгаргандыр: «Авыр вазгыять туганда, кеше һәрвакыт үз тормыш тәҗрибәсеннән һәм үз кыйммәтләреннән чыгып карарлар кабул итә. Минем беренче эш урыным СССРның Дәүләт иминлеге комитеты, тышкы разведка булды. Безне анда халкыңа һәм дәүләтеңә тугры хезмәт итәргә дип тәрбияләделәр».
Америка, Обама һәм Кытай белән мөнәсәбәтләр
Президентның быелгы теледиалогы Берлиннан «Валдай клубы» әгъзалары белән туры элемтә урнаштырылу ягыннан яңалык булды. Россия белән Америка арасында югалган ышанычны ничек кайтарырга - Путинга юлланган сорауларның асылында шул иде. Аның җавабы бер-береңнең фикерен тыңларга өйрәнү булды. Әмма кешелеклелек сыйфатлары дәүләтара мөнәсәбәтләрдән өстен булып калырга тиеш. «Суга бата башласагыз, Обама Сезне коткарырмы?» - дигән ярымшаян сорауга җавабында Путин моны ачык аңлатты: «Мин аны намуслы, кыю кеше дип уйлыйм, коткарыр иде».
Санкцияләр белән янаган Америка белән Европага Россия Президентының төп җавабы шулай да башкачарак формада әйтелде: «Россия - Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә. Бу сәяси өлкәгә дә, халыкара вазгыятьне бәяләүгә, дөньяда иминлекне тәэмин итүгә уртак алымнарыбызга да кагыла. Россия - Кытай мөнәсәбәтләре дөнья сәясәтендә мөһим фактор булачак һәм халыкара мөнәсәбәтләрнең заманча архитектурасына сизелерлек йогынты ясаячак».
«Тимер пәрдә», геннар коды һәм икмәк турында
«Тимер пәрдә» - советлар чорында уйлап табылган әйбер, без илебезне, халкыбызны, җәмгыятебезне беркемнән дә качырып ябып тотарга җыенмыйбыз».
«Илебез, тузан суырткыч кебек, төрле этнос, милләт вәкилләрен үзенә тартты. Шушы нигездә уртак мәдәни кодыбыз гына түгел, куәтле генетик кодыбыз да формалашты, йөзләрчә, меңнәрчә еллар дәвамында геннар алмашы барды. Геннар коды, бәлки, бүген безнең дөньядагы төп конкурентлык өстенлегебездер».
«Армияне яратсам да, тупларга караганда, авыл хуҗалыгының һәрвакыт мөһимрәк булуын таныйм. Аннан башка бернишләп булмый. Игенчеләр әйткәндәй, икмәк барысына да баш».
...һәм башлы-күзле булу хакында
«Әүвәл элекке хатыным Людмила Александровнаны кияүгә бирергә кирәк әле, аннан соң үзем турында уйлармын».
Бу быелгы «Туры линия»нең иң истә калган фразасы булгандыр, мөгаен. Озак еллар гомер иткән хәләл җефете белән узган ел аерылышканнан соң, Россия Президентының шәхси тормышы күз өстендәге кара кашка әйләнде. Килешмәгәнне, дәүләт башлыгы буйдак булып йөрмәс бит инде?!. Аны кем бәхетле итәр икән, беренче ледины кайчан күрербез, дигән сорау әбиләрне дә, бәбиләрне дә борчый бүген. Бактың исә, Илбашының бәхетле булу-булмавы әле һаман Людмила Александровна кулында икән. Моннан берничә ел элек туры элемтә вакытында Путинга: «Нәрсә ул бәхет?» - дигән сорау юллаганнар иде. Аның җавабы: «Мин бәхетне мәхәббәттә дип уйлыйм», - булды. Хәзер Ходайдан Людмила ханымның әйбәт кияү табып, тизрәк башлы-күзле булуын сорарга кирәк. Күңеле тыныч булса, Владимир Владимирович, мәхәббәтен, һичшиксез, табачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: