Шәһри Казан

Владимир Путин: «Татарларны күрми калу мөмкин түгел»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин бөтен дөньядан җыелган журналистларның сорауларына җавап бирде.

Арада төрки матбугат чаралары вәкилләре дә бар иде, чикләүләр аларга кагылмый. 1400 каләм иясенең 32се генә Президентка шәхсән мөрәҗәгать итә алды. Татарстандагы «Бизнес-онлайн» электрон басмасының Мәскәүдәге хәбәрчесе дә татарларны соңгы арада аеруча борчыган ике сорау ирештерде.
- Әйдәгез, татарлар да сорау бирсен. Татарларны күрми калу мөмкин түгел, - дип елмайды Владимир Путин.
2016 елдан, Россия Президенты фәрманы нигезендә, Татарстан башлыгы Президент дип аталудан туктарга тиеш. Журналист федераль үзәк, ахыр чиктә, нәрсә эшләргә җыена икән, дип кызыксынды.

- Кем әйтмешли, хет чүлмәк, дип ата, әмма мичкә тыкма. Бу мәсьәлә кемнеңдер милли хисләренә тияр, дип уйламыйм. Хәтта чечен халкы: «Безнең илдә бер генә Президент булырга тиеш!» - дип карар кылды. Татарстан халкы ничек кенә хәл итсә дә, без моңа хөрмәт белән караячакбыз. Үзегез анда уйлашыгыз инде, яме? - диде Путин.


Исегезгә төшерәбез, Татарстан - бүген Россия төбәкләре арасында җитәкчесе Президент дип атала торган бердәнбер төбәк.
Икенче сорау Төркиягә кагылышлы. Татарстан белән Төркия арасында төзелеш, сәнәгать өлкәсендә күптән көчле багланышлар корылган. Казанда хәтта Төркия вәкиллеге эшләп килә. Җайга салынган мөнәсәбәтләр белән киләчәктә ни булып бетәр, дип кызыксынды Татарстан журналисты.

- Дәүләтара дәрәҗәдә Төркия җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне күрмим әле, ә гуманитар өлкәдә мөмкин. Әмма монда да кыенлыклар бар. Төркия җитәкчелеге өчен без керткән икътисади чикләүләр көтелмәгән булгандыр, дип уйлыйм. Әйтик, туризм өлкәсендә, - диде Россия Президенты.
Хәер, төркияле сораулар берничә журналист авызыннан яңгырады. Россия Президенты төрки телле халыклар турында да фикерен җиткерде.

- Безгә этник яктан якын булган халык белән элемтәләрне дәвам иттерергә кирәк, әлбәттә. Ә төрки телле халыклар - Россиянең бер өлеше, шуңа да бу очракта төрекләр һәм башка халыклар белән элек ничек эшләгән булсак, бүген һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек шул дәрәҗәдә дәвам итәчәк. Әмма хәзерге Төркия җитәкчелеге белән уртак тел табу кыен, тәҗрибә күрсәткәнчә, мөмкин дә түгел. Ул аркабызга пычак кадый, - диде Владимир Путин.

Реклама

Чит ил темасын дәвам иттереп, Мисыр турында да сүз чыкты. Путин сүзләренчә, ул тарафка очышларны туктату ил җитәкчелегенә ышанмау белән бәйле түгел.
- Бу сәяси карар түгел, әлеге адым безнең гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән аңлатыла. Хокук саклау органнары, махсус хезмәтләр, ни кызганыч, безгә дә, Мисырга да бүген янап торган террорчылык белән көрәшер хәлдә түгел.

Куркынычсызлык механизмнары эшләнеп беткәч үк, барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарырбыз, - дип ышандырды Путин Мисыр журналистын.
Пенсия яшен арттыру турындагы имеш-мимешләргә Россия башлыгы да нокта куя алмады. Дөрес, аны арттырырга мөмкиннәр, әмма кайчан икәнлеге билгесез. Путин сүзләренчә, россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 71 яшькә җиткән. Әмма пенсия системасына өлеш кертә торган эшләүчеләрнең саны илдә кими, ә пенсионерларның саны арта гына бара.

- Әгәр моны ничек бар, шулай калдырсак, бу нәрсәгә китерәчәк? Димәк, пенсия системасының кереме кими, дигән сүз. Дәүләткә йә пенсия күләмен киметергә, йә пенсия яшен арттырырга туры киләчәк. Моны кайчан эшләргәме? Бу сорауга җавабым юк әлегә, - диде ул.
Путин ышандырганча, торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен түләүләр киләсе елда әллә ни артмаячак. 2015 елда Россия халкы 8,7 процентка күбрәк түләсә, 2016 елда тарифлар дүрт процентка артачак. ТКХ өчен түләүләргә гаилә кеременең 22 һәм аннан да күбрәк процент акчасы киткән очракта, андыйларның субсидия алырга хокукы бар.

Йөк машиналары йөртүчеләренең төн йокыларын качырган «Платон» системасы турында да сүз кузгатылды. Путин сүзләренчә, системаны ремонтлауга һәм үстерүгә бюджеттан 10 миллиард сум бүлеп бирелә.
- «Платон» системасыннан кергән бөтен акча кемнеңдер кесәсенә түгел, соңгы тиененә кадәр Россия юл фондына күчеп, төбәкләрдә юллар салуга тотыла, - дип аңлатты ил башлыгы.

Бер каләм иясе шәхси сорау да бирде - Путинның кызлары белән кызыксынды. Әти кеше әйтүенчә, Катя белән Маша Россиядә яши һәм югары белемне дә шушында гына алганнар. Баксаң, алар өч - Европа һәм берничә Көнчыгыш телләрдә иркен аралаша икән.

- Мин кызларым белән горурланам, алар укуларын һәм эшләүләрен дәвам итә. Катя белән Маша чит телләрдә сөйләшеп кенә калмыйча, аларны эштә дә кулланалар. Алар бизнес һәм сәясәт белән шөгыльләнмиләр. Беркайчан да йолдызлы балалар булмадылар, үз тормышлары белән яшиләр, - диде Путин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: